news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кызы Алсу баласын күрсәтте 

Алсу һәм Руслан Валикларның кызларына өч ай булган.

news_top
Хәния Фәрхинең кызы Алсу баласын күрсәтте 
Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу Инстаграм битенә кечкенә кызчыгының фотосын элгән. Раинага бүген өч ай. "Тәмле кызыбызга өч ай. Минем тормышымдагы иң рәхәт өч ай. Сәламәт булып үс, кызым. Без әтиең белән сине бик яратабыз!"- дип язган Алсу фото астына. 

Инстадуслары нәни кызчыкка сәламәтлек, авырмыйча үсүен теләгән. Бер ханым: " Әниең ашап бетерер иде бу кызны, Әминәне дә бик ярата иде", - дип язган.

Раина - Хәния Фәрхинең дүртенче оныгы. Олы кызы Алиянең өч баласы бар. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар