Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кызы Алия әнисен төштә күргән: «Бакчасында җиләкләр пешеп утыра»

Татарстанның халык артисты, татар эстрадасы примадоннасы Хәния Фәрхигә быел алтмыш бер яшь тулган булыр иде. Җырчы якыннарының төшләренә еш керәме? «Татар-информ» хәбәрчесе бу хакта җырчының кызы Алия Гәрәева белән сөйләште.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең кызы Алия әнисен төштә күргән: «Бакчасында җиләкләр пешеп утыра»
"Татар-информ" архивы

— Әнине искә алу концертларын халык соравы буенча куябыз. Бу концертлар узган ел куелырга тиеш иде, ләкин, пандемия булу сәбәпле, икенче елга күчерелде. Шулай итеп, Казанда узган ел булды, быел Самарада 30 майда Металлурглар мәдәният йортында, Уфада 31 майда Яшьлек мәдәният йортында узачак, Алла боерса.

...Әни төшкә еш керә. Әле менә бүген генә минем, Алсуның, Галиянең төшенә кергән. Әни берьюлы барлык якыннарыбызның төшенә керә. Беребез әнине төштә күрсә, икенчебез дә көн аралаш күрәбез. Ул хәл бер үк вакытта була.

Әни төшкә гел яхшы булып керә. Ул төштә шундый яшь, матур. Гел концертка җыена, үзе сөенгән була. Менә әле соңгы төштә, имеш, мин әнигә кунакка барам. Үзенең матур өе бар икән. Бакчасында кып-кызыл төрле-төрле җиләкләр пешеп утыра икән. Төшемдә шуңа шаккаттым.

«Әле карлар да эреп бетмәгән, ә синең бакчаңда җиләкләр үсә», — дим әнигә төштә. «Минем бакчамда җиләкләр ел дәвамында үсеп утыра», — дип җавап бирде әни. Әнинең рухына догалар укып торабыз», — дип сөйләде Алия Гәрәева.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100