Хәния Фәрхинең кызы Алия: Әнинең җырларын җырлагыз, әнине шулай яшәтерсез!
Хәния Фәрхинең кырыгы уңаеннан, җырчының иҗатын яратучылар Камал театры янында флешмоб үткәрде. Чарада җырчының кызы Алия дә катнашты.
![Хәния Фәрхинең кызы Алия: Әнинең җырларын җырлагыз, әнине шулай яшәтерсез!](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2017/9/8/dbdcc5bc51b1726710654735320b58220a7b0ab052e59c4d98a0cf8e83be.jpg)
Флешмобка килүчеләр "Х", "Ф" хәрефләре рәвешендә тезелеп, җырчының хитларын - "Әлдермешкә кайтам әле", "Казан кичләре" җырын башкардылар.Хәния Фәрхинең кызы Алия тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, флешмобны хуплавын белдерде.
"Аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен шуны әйтәм - әнине яраткан кешеләрнең аны бүген шулай искә аласы килде. Икенче шәһәрләрдә дә шулай иттеләр һәм без шуңа ярдәмгә килдек", - диде Алия.
"Аңлашылмаучанлыклар булмасын өчен шуны әйтәм - әнине яраткан кешеләрнең аны бүген шулай искә аласы килде. Икенче шәһәрләрдә дә шулай иттеләр һәм без шуңа ярдәмгә килдек", - диде Алия.
![](/resize/750/images/uploads/news/2019/11/17/ce5ee5603f4f9cbddcb4c3b25a63a3fc1f894413a3cb007fc681985476c7.jpg)