Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кырыгына флешмоб: җырчының тамашачылары Казан үзәгендә "Әлдермешкә кайтам әле" хитын башкарды

Танылган җырчы Хәния Фәрхи вафатына бүген кырык көн.Яраткан җырчысын тамашачысы онытмый. Бүген дә, Хәния Фәрхине искә алып, тамашачылары флешмоб оештырды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршында дистәләгән кеше "Əлдермешкә кайтам әле" җырын башкарды.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең кырыгына флешмоб: җырчының тамашачылары Казан үзәгендә "Әлдермешкә кайтам әле" хитын башкарды
 Артистның "Вконтакте" социаль челтәрендәге рәсми төркемендә дә халык саны көннән-көн арта бара. Аның җырларын тыңлыйлар, балалары, тормыш иптәше Габделхәй әфәнде хәлләрен белешеп торалар. Социаль челтәрдә җырчының кырыгына "Әлдермешкә кайтам әле" җырын күмәкләп башкару планлаштырылган иде.


Əмма тамашачылар моның белән генә тукталып калмыйча, берничә җырны кабат-кабат җырлады. 

Хәния Фәрхинең хиты булган "Əлдермеш"тән тыш, Камал театры каршына җыелучылар "Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә", "Җырлап яшик" кебек җырларны да берничә тапкыр башкарды. Башта алар Хәния исемен гәүдәләндерү өчен "Х" хәрефе итеп тезелеп басты. Аннан исә "Х" һәм "Ф" хәрефе булып басып җырлады.

 Кич шактый салкынча иде. Кабан күле янында әче җил иссә дә, чарада катнашырга теләүчеләр кимемәде, арта гына барды.



Урта яшьтәге апа-абыйлар, яшь балаларын җитәкләгән әти-әниләр, яшьләр, әби-бабайлар- барчасы бергә Хәния ханымны искә алырга килгән. Җырчының дуслары, кызлары Алия белән Алсу да биредә иде. Габделхәй әфәнде исә, күзенә тулган яшьләрен сөртеп, барысын да читтән генә күзәтеп торды... 

 


   "Без бүген яраткан җырчыбызны искә алырга дип килдек. Аның бер концертын да калдырмыйча йөри идек. Кешелекле, уңган-булган, бөтен җире "ялт" итеп тора иде. Үзе кешелекле, гел кояш иде. Хәния вафатыннан соң бер атна еладык. Бер алдаусыз, Ходай алдында әйтәм. Ул бер генә, андый җырчылар башка юк. Хәния кебек җырчылар башка булмаячак", диде "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә флешмобта катнашырга килгән Миңзыйфа  ханым Йосыпова. 

"Аның өендә нәрсә булган - анысы безгә кагылмый. Ул тегеләй эшләгән, болай иткән дип язалар. Алай эшләү бер дә кирәкми. Ул сәхнә кешесе, аның сәхнәдә нинди булуы мөһим", - диде ул.
 

Ринат Ганиев Тольятти шәһәреннән үк килгән.

"Без Хәния белән егерме елдан артык дуслар булып яшәдек. Без аларга килеп, алар безгә килеп яши идек. Бу безнең өчен бик зур югалту булды. Мин аны җирләргә дә килдем, үз кулларым белән кабергә салдым. Авыр булды, тик күңелем аның өчен тыныч. Дусларны югалту бик авыр. Аның кебек җырчы татар эстрадасында башка юк. Ул бик гади кеше иде. Мәңге мәкерле уе булмады, бер вакытта да гайбәт сөйләмәде. Дөрестән дә халык артисты иде. Беркемне сатып алмады, барысына да үз көче белән иреште", - диде ул "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына.  

 
 Флешмоб "Казан кичләре" җырын башкару белән тәмамланды.

















Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100