Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең кырыгы: иҗатташ дуслары, якыннары, җырчыны искә алып, Коръән укытты

Бүген танылган җырчы, халыкның яраткан моңлы сандугачы Хәния Фәрхи-Биктаһирова арабыздан киткәнгә 40 көн тулды. Мәрхүмәне бүген якыннары, туганнары, дуслары искә алып, аның рухына Коръән мәҗлесе уздырды. Кунаклар арасында Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Нәфкать Нигъмәтуллин, Радик Юльякшин, Раяз Фасыйхов, тормыш иптәше Гүзәл белән Илназ Баһ һәм башкалар бар иде.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең кырыгы: иҗатташ дуслары, якыннары, җырчыны искә алып, Коръән укытты

Хәния Фәрхи Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат булган иде. 28 июльдә Тәтешле районында да хушлашу чарасы оештырылды. 29 июльдә исә Казандагы Татар зиратында җирләнде...

Кадим Нуруллин: "Алыштыргысыз кешеләр дә була"


Алыштыргысыз кешеләр юк диләр, әмма һәр кеше ул индивид һәм Җир шарындагы 7 миллиард кешенең берсе дә берсен-берсе кабатламый, ди Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония директоры Кадим Нуруллин.

"Бер гаиләдә дә, әти-әни бер үк булуга карамастан, төрле балалар туа. Хәния Фәрхинең арабыздан китүе — ул искиткеч югалту. Аның язмышын кемдер инде кабатлый алмас, һәркемнең үз язмышы. Хәния Фәрхи атлы йолдыз яшь артистларның, кешеләрнең юлын яктыртачак. Аны халык яратты һәм бу хәзер дә күп нәрсәдә чагыла", - ди Кадим әфәнде. 

Мисал итеп ул Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертларга билетлар сатылып бетү сәбәпле, һәм тамашачыларның ихтыяҗын канәгатьләндерү өчен концерт көннәре арттырылуны китерде. Шулай итеп, тамашачылар яраткан җырчысы истәлегенә куелачак концертларны 24,25 сентябрьләрдә генә түгел, 23 сентябрьдә дә тамаша кыла алачак.

Кадим Нуруллин Хәния Фәрхигә кабер ташы җырчының туган көнендә куелачагын да әйтеп узды.

Мәгълүм булганча, быел май аенда 57 яшен тутырган җырчы туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, 27 июль көнне йөрәк өянәгеннән вафат була. Туган көнен бәйрәм итеп, 57 көн узгач арабыздан китте җырчы. Концерт та аның вафатына 57 көн узганнан соң оештырыла.

Җырчыга һәйкәл кую яисә аның исемен мәңгеләштерү өчен башка чаралар кылу әлегә планда юк, ди Кадыйм әфәнде. Əмма моның киләчәктә мөмкин эш икәнен дә билгеләп үтте.

Миләүшә Айтуганова: "Хәния елмаеп төшкә керә"


Бу кырык көн эчендә Хәния елмаеп төшемә керде, ди "Татаркино" директоры һәм Казан халыкара мөселман киносы фестивале җитәкчесе Миләүшә Айтуганова. Казанда хәзер халыкара фестиваль баруга да карамастан, Хәния Фәрхинең кырыгына багышланган чараны калдыра алмадым, диде ул. 

"Хәния халыкка биргән җыр-моң — ул инде хәзер халык мирасы. Ул җырларның киләчәге гомерлек. Миңа калса, иң мөһиме - кешенең үзеннән соң нәрсә калдыруы. Хәния дә шундый мирас калдырды һәм җырларында үзе дә күз алдына да китерә алмаслык озак яшәячәк", - дигән фикердә Миләүшә Айтуганова.

Аның фикеренчә, миллилек Хәния Фәрхинең эчке халәтендә булган. Шуңа да ул сайлаган җырлар мизгел эчендә популярлык казангандыр, ди Миләүшә ханым.

"Бу кырык көн эчендә төшемә дә керде. Елмаеп, шул хәтле матур сөйләшә ул", диде Айтуганова ""Татар-информ" хәбәрчесенә.

Хәмдүнә Тимергалиева: “Аллаһы Тәгалә аны җырчы итеп җибәргән”


Хәмдүнә Тимергалиева һәм Хәния Фәрхи тулай торакта яшәгәндә таныша. Шул чорда җырчы Хәмдүнә ханымга К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары белән бергә кунакка килгән була.

“Сөйләшеп утырганда, Хәния бездән берәрегездә “хромка” бармы дип сорады. Шунда аңа “хромка” гармуны табып китерделәр һәм ул шуны уйнап, “Мәк чәчәге”н җырлады. Беренче танышуыбыз шулай булды”, - дип танышу мизгелләрен искә алды Хәмдүнә Тимергалиева.

“Аллаһы Тәгалә аны җырчы итеп, халык өчен җибәргән. Халык күңелен җырларга. Фәрештә итеп җибәргән. Икенче төрле итеп әйтсәк, ул сәхнәбезнең алиһәсе иде. Чын мәгънәсендә халык җырчысы. Андый җырчылар, әйтергә кирәк, алар аз. Хәния шуларның берсе иде. Бу барыбыз өчен дә, җир йөзендәге бөтен мөселман халкы өчен югалту булды. Йөрәкләрне урыныннан кузгатып китте, әрнетеп китте. Әле ул җырларга да, җырларга тиеш иде”, - диде Хәмдүнә Тимергалиева.


Элвин Грей: Хәния апа белән уртак планнар күп иде

Хәния Фәрхине искә алырга башкорт, татар эстрадасы йолдызы Радик Юльякшин - Элвин Грей да килгән иде.


Ансар хәзрәт Мифтахов: Барыбызга да бик авыр”

Коръән мәҗлесендә Хәния Фәрхи рухына доганы “Мәрҗәни” мәчете имам хатыйбы Ансар хәзрәт Мифтахов укыды. Дога кылганнан соң залда Хәния ханымның җырлары акрын гына яңгырап торды. Барысына да бик авыр, югалту ачысын тату бик әрнүле иде. Мәҗлестә чыгыш ясаган һәркем Хәния Фәрхигә соклануын, аның китүенә ышанмавын, моның бик зур югалту икәнен кабат-кабат әйтте. Танылган җырчы Салават исә, сүз алудан бөтенләй баш тартты.

Бу мизгелләрдә аеруча да Хәния Фәрхинең кызлары һәм тормыш иптәше Габделхәй әфәндегә авыр булгандыр. Аның күзеннән яшь бөртекләре кипмәде диярлек. Журналистлар аның белән сөйләшергә омтылгач та: “Миңа бик авыр, гафу, сөйләшә алмыйм”, - диде ул. Һәрвакыт кояш кебек балкып торган йолдызның кинәт атылуы авыр халәт шул. Әмма Хәния Фәрхи кебек йолдызны тамашачысы әле озак дәверләр онытмас. Аның җырларын җырлар, дистәләрчә еллардан соң да яңгыратыр...

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин. Хәния Фәрхинең биографиясе - тормышындагы 14 факт һәм җырлары.





































Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100