Хәния Фәрхинең кечкенә кызы Алсу бәби көтә
“Баланың җенесен дә, исемен дә әйтмибез”, - дигән Алсу.
Хәния Фәрхи белән Габделхәй Биктаһировның кызлары Алсу бәби көтә. Бу хакта ул үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итте.
“Безнең кечкенә серебез инде кечкенә генә була алмый. Без тиздән әти-әни булачакбыз, Алла боерса! Дөресен генә әйткәндә, бу хакта сөйләү дулкынландыра да, әмма инде яшереп торып булмый. Күпләр сизенә дә башлады. Язылучыларым шундый игътибарлы инде минем. Безнең барысы да әйбәт, үсәбез, Аллага шөкер. Баланың җенесен һәм исемен әйтмибез! Тапкач та белерсез!” – дип язган Алсу.
- Алсу һәм Руслан Валиклар узган ел Уфадан Казанга, Хәния Фәрхинең өенә күченеп килде. Алсуның үзенең матурлык салоны бар.