news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең каберенә таш куеласы көн билгеле булды

Бу хакта инстаграмда Айгөл Бариева хәбәр итә.

news_top
Хәния Фәрхинең каберенә таш куеласы көн билгеле булды
Җырчы Айгөл Бариева "Бу көнне бергә булыйк!" дип өнди.

27 июль көнне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы, мәрхүм җырчыбыз каберенә таш куелачагын хәбәр итә Айгөл. Исегезгә төшерәбез, Хәния Фәрхи Казанның яңа татар зиратында җирләнгән. Ташның макеты әзер икән, фотода шул макет:



Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар