Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә Илсөя Бәдретдинова нинди җыр башкарачагы билгеле булды

Казанда Татар филармониясендә Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" дип аталган концерт була.

news_top_970_100
Хәния Фәрхине искә алу кичәсендә Илсөя Бәдретдинова нинди җыр башкарачагы билгеле булды
"Әзерлек полным ходом бара! Килгән хәрбер тамашачыга бүләк булып китап бара! Бу көнне бергә булып, Татарстанның Халык артисты Хәния Фәрхинең туган көнендә, легендабызны, примадоннабызны искә алыйк!" дип язып куйган инстаграмда Хәния Фәрхинең администраторы булып эшләгән Раил Нуриев.

Раил урнаштырган видеода Илсөя Бәдретдинованың концертка әзерлек мизгеле төшерелгән. Ул "Онытылыр димә" җырын башкара.


  • Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхи тууына 58 ел тулды. Татар эстрадасы йолдызы 2017 елның 27 июлендә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткач, йөрәк өянәгеннән вафат булды. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы 29 июльдә Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Ул көнне театр бинасы хушлашырга килгән кешеләрнең барысын да сыйдыра алмады. Хәния Фәрхи Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100