Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхине җирләргә өлкән һәм яшь буын җырчылар килде

Хәния Фәрхинең иҗат юлында иң зур урын тоткан кешесе, илһамландыручысы, терәге Габделхәй абый да бу кайгыны сурәтләргә сүзләр тапмады. "Сөйләшә алмыйм, гафу", - диде ул.

news_top_970_100
Хәния Фәрхине җирләргә өлкән һәм яшь буын җырчылар килде

Бүген татар халкы үзенең тагын бер мәшһүр җырчысын, Хәния Фәрхине, соңгы юлга озатты. Татар эстрадасының йолдызын Яңа Татар бистәсе зиратында җирләделәр. Җырчының төгәл урыны билгеле булуга ук, бер төркем халык шул якка агылды. Яңа Татар бистәсе зираты күптәннән ябык икәнен беләбез. Монда танылган кешеләрне генә җирлиләр. Әле кайчан гына Әлфия Авзалованы җирләгән тамашачы, бүген дә кабат шул урында очрашты.

Хәния Фәрхинең кабере ачык урында урнашкан. Моны соңгы юлга озатырга килүчеләр дә азсызыклады. 2 аллея Габдулла Тукай җирләнгән 18 аллеягә шактый якын урнашкан.
  
Җырчыны соңгы юлга озатырга йөзләгән тамашачысы килгән иде. Зиратка җыелган кешеләр җырчының җәсәден алып килүчеләрне алкышлар белән каршы алды.

Хәния Фәрхинең кызы Алия: "Әни бүген гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә", - диде.

Рамил хәзрәт Миңгәрәев Коръән аятен укыганнан соң, Хәния Фәрхинең кабере чәчәкләр һәм күз яше белән тулды. Кабере янында хушлашу 20 минутка кадәр сузылды.

Хәния апаның иҗат юлында иң зур урын тоткан кешесе, илһамландыручысы, терәге, ире Габделхәй абый да бу кайгына сурәтләргә сүзләр тапмады. "Сөйләшә алмыйм, гафу", - диде ул, "Татар-информ" хәбәрчесенә.

Яңа Татар бистәсе зиратына Хәния апа белән шәхсән таныш булган кешеләр күп килде. Мәсәлән, Марат Фәсхетдиновны Хәния апа яратып кына "повар Марат" диеп йөртә торган булган. "Аның иҗатын без яратабыз, онытмабыз", - ди Марат.

"Күңелләр ышанмады башта. Җырларын тыңлап, бүген дә елап алдык. Бик яшьли китте. Берничә ел рәттән теплоходларда йөргән идек. Шундый күңелле булган иде. Концертларын бик яратып карый иде", - диделәр Мәдинә һәм Мәүлия апа.

Яңа Татар бистәсе зиратында җырчының эстрада хезмәттәшләре дә күп иде. Алар арасында: Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Венера Ганиева, Фирдүс Тямаев, Рифат Зарипов, Илназ Баһ һ.б. булды. Фирдүс Тямаев Хәния Фәрхинең үзенең киңәшләре белән иҗат юлында да күп булышуын әйтте. "Бу татар халкы өчен зур югалту. Без аның җырлары белән үстек,тәрбияләндек. Минем карьерамда да киңәшләре белән зур роль уйнады. Мин генә түгел, минем гаиләм дә аңа чиксез рәхмәтле",- диде Фирдүс Тямаев.

Зиратка хушлашырга дип, Башкортстаннан җырчының якташлары килгән иде."Бу татар халкы өчен дә, башкорт халкы өчен дә зур югалты. Без, якташлары, бу кайгылы хәбәрне аеруча авыр кабул иттек. Җырларын тыңлап, яратып үстек. Концертларына барсак көч, дәрт алып кайта идек", - дип сөйләде якташы Зөлфия Гафиятуллина.

Хәния Фәрхи туган ягында вафат булып, Казанда җирләнергә теләгән иде. Бүген җырчының васыяте кабул булды.

Фоторепортажны сылтама аша карарга мөмкин.

Татар эстрадасының йолдызы 27 июльдә туган ягы - Башкортстанның Тәтешле районына әнисе янына кунакка кайткачйөрәк өянәгеннән вафат булды. Аңа быел май аенда 57 яшь тулган иде. Татарстанда җырчы белән хушлашу чарасы Казанның Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры бинасында узды. Театр бинасы бөтен килгән кешене дә сыйдыра алмады. Җырчының кызы Алия, әнисен соңгы юлга озатырга килгән кешеләргә рәхмәтен җиткерде.

Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100