Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең гитарачысы Марсель Шәмсетдинов "Соңгы сөю" җырын башкара

"Бәйрәм" төркеменең музыкаль җитәкчесе, гитарачы Марсель Шәмсетдинов Хәния Фәрхи белән 12 ел диярлек эшләгән. Ул Хәния Фәрхинең иң популяр җырларының берсе "Соңгы сөю" җырын башка яңгырашта уйнап, социаль челтәргә урнаштырган.

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең гитарачысы Марсель Шәмсетдинов "Соңгы сөю" җырын башкара

Соңгы сөю

Урал Рәшитов көе, Тәслимә Хәләф сүзләре

Гомерем буе көттем бу сөюне
Язмышымнан сорап, тилмереп.
Сары көздә сабыр гына көттем
Язлар килсә - көттем тилереп.

Соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

Юлларыңа гөлләр сибеп көттем
Җитәрсең дип бөтен гомергә.
Ай нурыннан тукып япма тектем
Бәхет пар алмамны төрергә.

Соңгы ялкын, соңгы сөюдер бу?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкын, соңгы ашкыну да,
Җан әрнемәс иде бу кадәр.
Соңгы балкыш, соңгы тилерүме?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.

Чәчәкләрдән бишек үреп көттем
Тибрәлергә бергә гомергә.
Китәм димә, әйтмә, китмә, китмә.
Андый яра салма багергә..

Соңгы сөюдер бу, соңгы ялкын?
Кабатланмас сихри иртәләр.
Соңгы ташкындыр бу, соңгы ялкын?
Җан әрнемәс иде бу кадәр.








Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100