news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең Бауман урамындагы “йолдыз”ын чистартканнар

Казанның Бауман урамында танылган артистларга ачылган йолдызлар арасында бер Хәния Фәрхинекен генә кар капламаган, кемдер чистартып куйган.

news_top
Хәния Фәрхинең Бауман урамындагы “йолдыз”ын чистартканнар

Бу хакта җырчының бертуган сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина үзенең “Инстаграм”ында хәбәр итә.

“Иң кадерле урыннарымның берсе – Бауман урамы. Бар тирә-якта кар, хәтта кар өемнәре. Бары тик күктәге йолдызлардан аермалы буларак, шушы изге урында бер генә йолдыз – Кояшымның йолдызы гына балкып тора. Рәхмәт сезгә, изге кеше, мең рәхмәт! Кар каплаган, күрмичә китәрмен дип курыккан идем. Шушы буладыр ул кар өстендә йолдыз кабызу. Апаууу, яраталар сине, бәгърем, иншалла, яраталар. Ә бит бары синең йолдызың гына ачык!” дип язган Фирүзә ханым. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар