news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхине алкышлар белән озаттылар (видео)

Бүген Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәния Фәрхине соңгы юлга озаттылар. Матәм чарасы тәмамлануга карамастан, Галиәсгар Камал исемендәге театрга килүчеләр таралмый.

news_top
Хәния Фәрхине алкышлар белән озаттылар (видео)
Хәния Фәрхине Камал театрыннан алкышлар белән озаттылар.

Хәния Фәрхинең кызы Алия җырчыны соңгы юлга озатырга килгән кешеләрнең барчасына да рәхмәтен белдерде.

"Әнием исеменнән барыгызга рәхмәт җиткерәм", – диде ул Камал театрындагы хушлашу чарасында

"Мин тугач, әни гастрольләргә чыгып китә иде. Йөрәге ничек түзгәндер. Әни гомер буе түземле булды. Мине дә түземле булырга өйрәтте. Мин аны көннәр, атналар, айлар буе да көтә идем. Бүген әни шул гастрольләрнең берсенә генә китте. Ләкин мәңгегә...." – диде ул.




Хәния Фәрхинең биографиясе һәм җырлары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар