Казанның Бауман урамындагы Йолдызлар аллеясеннән Хәния Фәрхи йолдызын умырып алганнар, дип язган идек.
Казанның эчке эшләр министрлыгы идарәсе матбугат хезмәтендә ватылган йолдызны реставрациягә бирүләре турында хәбәр иттеләр.
"Ватык йолдызны реставрациягә махсус компания алып китте. Бер-ике көннән аны урынына кайтарачаклар", - диделәр "Татар-информ"га.
Полициягә бу гамәлдә вандаллык юк дип ышандырдылар. Мөгаен, Хәния Фәрхи йолдызы махсус техника белән кар чистартканда ватылгандыр, дигәннәр матбугат хезмәтендә.