news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи вафат: җырчыны юлда йөрәге тоткан

Хәния Фәрхинең үлемен баянчысы Илнур Саттаров раслады.

news_top
Хәния Фәрхи вафат: җырчыны юлда йөрәге тоткан
Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Хәния Фәрхи бүген, 27 июльдә, Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта үлгән. Юлда барганда аны йөрәге тоткан, дип хәбәр итә артистның баянчысы Илнур Саттаров. Хәзерге вакытта ул сырхауханәдә.

Хәния Фәрхи бүген сәгать 12дә "Интертат" газетасы өчен "Татар-информ" хәбәрчесенә интервью биргән иде. Ул Башкортстанда әнисендә кунакта булуын, журналист Фирүзә белән сөйләшеп утыруын әйтте. "Интервью аласыбыз килә", - дигәч, Башкортстанга чакырды: "Безнең монда гаҗәеп матур, күреп китәрсез", - диде. Килә алмасыбызны белгәч, үзенең Татарстанга юлга чыгасын әйтте...

Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар