Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи төркеме Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаша: «Тыныч йоклагыз, кызлар»

«Хәния Фәрхи. Мәңгелек хатирә» төркемен укучылар Хәмдүнә Тимергалиева белән бәхилләшә.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи төркеме Хәмдүнә Тимергалиева белән хушлаша: «Тыныч йоклагыз, кызлар»

Резида Фәйзуллина-Саттарова

Менә шулай көтмәгәндә,

Тыныч кына сүнә йолдызлар.

Сандугачка тиң идегез,

Тыныч йоклагыз, кызлар.

Сәхнә күрке сез идегез,

Менә-менә дигәннәр.

Анда да шул кирәк ахыры

Сездәйләре, уңган килгәннәр.

Татарымның йөзек кашы,

Татарымның үзгә моңнары.

Китсәгез дә мәңгелеккә

Онытмабыз сезнең җырларны.


Сәрия Нуриева:

Көзләр Сине нигә ашыктырды,

Дусларың әллә дәштеме...

Гомер, гомер әлләме, син,

Билгесезме яшьтәме...

Әрнүләрең басмый китеп барасың бит

Җан өшеткеч киче, таңнарым.

Син юк инде дигән сүздән менә

Сызлап-сызлап янды җаннарым.


Замира Бикбулатова:

Ике онотолмаҫлыҡ йондоҙ йәннәттә булһын урындарығыҙ!


Нурдидә Зиннәтова:

Легендар җырчыларыбыз, мәңге кайтмаска дип китәләр берәм-берәм, татар эстрадасын, җыр-моң сөючеләрне ятим итеп. Үзләреннән соң мәңге онытылмас җырлар калдырып…


Зөлфия Мөхәммәтшина:

Әй Аллам, безнең арадан бер-бер артлы безнең яраткан җырчыларыбызны алып китәсез. Халыкка бик авыр бит аларны югалту. Сиңа да әйбәт кешеләр кирәктер шул, урыннары җәннәттә булсын, караңгы каберләрен яктырт.


Лениза Шәехова:

Хуш Хәмдүнә апа, бәхил бул, урының җәннәттә булсын! Без синең җырларыңны тыңлап үскән балалар.

 

Рәйхана Сабирҗанова:

Халык яраткан, якын иткән җырчыларның соңгысы китте.

 

Гөлнар Мугинова: 

Бик бәхетле әрвах булып арабыздан китте Хәмдүнә апабыз. Бер кешене дә хафаларга салып, интектереп азапламады, үзе дә больница юлларын таптамады.

 

Гүзәлия Яруллина:

Бу хәлне ишеткәч, еладым. Былтыр мин 18 больницага хәлеңне белергә дип яныңа да килдем бит. Концертыңа чакыра иңең.

 

Марат Фәсхетдинов:

Хәмдүнә апа ахирәт дусты янына мәңгелеккә китте бит. Ике легенда җырчыбыз. Бер-берсен хөрмәт итеп, сәхнәләрдә балкып, янып яшәделәр. Сират күперләрен бергә үтсеннәр. Авыл булды 2020 ел.

 

Сания Гатауллина:

Бөек җырчылар китә, ышануы бик авыр. Берәүдән дә сорамыйлар шул кайчан анда барасын.

 

Халида Салихова:

Шундай матур кҽшҽләр китә؛ барыбыҙҙа шунда китәбҽҙ, ؛ бик яратҡан йырсыларыбыҙ китә؛ урындары ож мах та ғына булһын!


Зөлфия Салаватуллина:

Үзе әйткәнчә, Аллаһ Тәгалә тарафыннан җибәрелгән чын, халыкчан җырчылар иде шул алар.


Сергей Домрачев:

Ике йолдыз китте. Җырлары калды.


Фирүзә Ибәтуллина:

Бер ата элек Кояшым чәй өстәле әзерләп, елмаеп төшкә керде. Күрәсең, ул сине көткәндер. Әмма Хәмдүнә апа, сиңа да анда бару бик иртә иде әле.


Фаиль Сулякаев:

Кызганычка каршы, арабыздан тагы бер бөек җырчыбыз китеп барды. Син мәңгегә безнең күңелләрдә сакланып калачаксың.


Әнисә Сәлахова:

Илфак Шиһапов, Хәния, Әлфия апа, Илһам абый, Исламия апа, Рафаэль абый, Роберт абый, Гөлнара Зиннәтуллина, менә Хәмдүнә апа... Эстрада бушап калды. Китәләр...

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100