Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ"га бирде

Бүген 12.14 минутта, вафатына ике сәгать кала, Хәния Фәрхи "Татар-информ" хәбәрчесе белән сөйләште.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи соңгы интервьюсын "Татар-информ"га бирде
Башкортстанның иң уңышлы хатын-кызлары исемлегенә керүен Хәния Фәрхигә шушы сөйләшүләрнең берсе вакытында әйттек. Ул моңа бик куанды, "гастрольләрдә йөреп, дөнья хәбәрләрен белми дә йөрим", - диде ул.

Шунда ук борчулары белән дә уртаклашты. "Мәскәүдәге апам сукырайды, янына барасым бар", - диде ул. Шулай ук башка якын кешеләренең дә сәламәтлек белән проблемалары булуын әйтте. "Әллә мин картаям, әллә аларның сәламәтлекләре начарайды, бөтенесенең дә я теге, я бу борчуы бар", - диде ул.

Былтыр аның Мәскәүдә яшәүче туганнан туган энесе вафат була. (Профессиясе буенча - хәрби кеше). Быел март аенда тагын бер туганнан туганы үлә. Җырчының якыннары туганнарының үлемен Хәния Фәрхи бик авыр кичерде дип сөйлиләр.

Хәния Фәрхи күптән "Татар-информ"га интервью бирергә вәгъдә биргән иде, әмма графигы тыгыз булу сәбәпле, очрашу берничә тапкыр кичектерелде. 

Хәния Фәрхи Башкорстаннан кайткач, интервью бирергә теләге булуын әйткән иде. Шул сәбәпле, очрашу көнен билгеләргә теләп, бүген көндезге 12 дә үзенә шалтыраттым. Башта элемтәгә чыга алмый азапландым. Әле ул шалтырата, әле мин. Соңыннан, үзе шалтыратты һәм һәрвакыттагыча ягымлы тавышы белән эндәшеп, сүз башлады.

- Хәерле көннәр, Башкортстанда идек әле без.

- Хәния апа, кайчан Казанга килергә соң исәп? Сезнең белән әңгәмә корып аласы килгән иде.

 - Их, минем туган ягыма килсәгез иде сез. Монда шундый матур, искиткеч гаҗәеп тәбигать. Сүз белән генә аңлата торган да түгел. Шушындый матур табигать кочагына чыгып утырып сөйләшәсе иде дә бит, вакыт кыса. Алла бирса, бүген озакламый юлга чыгарбыз, дип тора идек. Иртәгә туйга барасы бар. Бу атна мәшәкатьлерәк әле...

- Башкортстанда булгач, бертуганнарыгызның фотосурәтләрен алып килегез әле. Бу әңгәмәне сезнең туганнарга багышлыйсы килгән иде.

- Яхшы, алдан әйтүегез әйбәт булды. Менә янымда Фирүзә утыра. Барлык фотолар да аның кулында. Соңрак Фирүзәнең контактларын җибәрермен, ул да журналист кеше. Аның белән хәбәрләшерсез, - диде җырчы.

Соңгы сүзе итеп Хәния апа үзенең теләкләрен җиткерде:

- Бик бәхетле булыгыз, сеңлем. Балагызны да тигезлектә үстерегез. Бәхетле бала булсын, амин – дип, киләсе атнага өендә күрешергә вәгъдәләшеп саубуллаштык Татарстанның халык артисты Хәния ханым белән.

Бүген, 27 июль көнне, Хәния Фәрхи, йөрәге тотып, вафат булды.

Элвин Грейның Хәния Фәрхи турында әйткән сүзләрен Интертат газетасында укырга мөмкин.

Хәния Фәрхи белән хушлашу 29 июльдә булачак, дип хәбәр итә "Татар-информ" агентлыгы. Җырчы Казанда җирләнәчәк. 

Хәния Фәрхи турында истәлекләрне Интертат газетасында укырга мөмкин. Intertat.tatar электрон газетасында Хәния Фәрхинең иң популяр җырлары белән танышырга була. 


Хәния Фәрхинең биографиясе .

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100