Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи кызы Алсуның төшенә кергән

Халкыбызның яраткан җырчысы Хәния Фәрхинең вакытсыз арабыздан китүенә әле дә йөрәкләр әрни. Күптән түгел ул иренең төшенә керсә, бу арада төпчек кызы Алсу әнисен төшендә күргән.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи кызы Алсуның төшенә кергән
“Әни... Әнием... Икенче төн инде төшемә керәсең... Шул ук төш... Син миңа җитмисең... Син минем иң якын кешем! Эх, әнием... Сагынам...” – дип язган Алсу.

Алсуны белгән һәм беләмәгән кешеләр җырчының кызына төрле юату сүзләре белдергән:

“Сиңа әни, безгә – яраткан җырчы. Аның кебек башка берәү дә җырламаячак”.

“Сабырлык сиңа, балакаем”.

“Без дә бик юксынабыз. Җырын ишеткән саен күзләрдә яшь”.

“Минем төшемә 10-15 тапкыр керде Хәния. Бүген каенана да төшемә керде, диде. Башына кара яулык бәйләгән иде, ник төсле түгел яулыгың дигәч, яратам мин кара төсне, дип әйтте ди. Алсу, гомер үткән саен йөрәк ярсый әле ул... белгәнеңне укы!”

“Ходай сабырлык бирсен Ходаем. Бигрәк үзәкләрне өзеп сагындыра бит. Минем дә әнием яшьли вафат булды”.

“Мин бүген үзем дә көне буе Хәния апаның җырларын тыңладым. Бик кызганыч. Күз яшьсез искә алып булмый. Шундый матур, талантлы кеше җир астында ятсын инде”.

“Бик аңлыйм сезне. Миңа да бүген әнием төшкә керде. Ничек яшәргә дә белмим”.

“Алсу, акыллым. Әниең сәдака (хәер) көтә, шуңа төшеңә керә. Мәчеткә барып хәер бир. Аннан соң ул риза булып тынычлап калыр. Шулай эшлә, акыллым”.

“Сагынасыңдыр, Алсу. Без чит кеше булып та, исебездән чыкмый. Кичә мин дә Инстаграмдагы битенә кереп, төнге 1гә кадәр фото-видеоларын карап яттым. Ә сез – балалары, бер минутка да исегездән чыкмый торгандыр”.

“Мәчеткә барыгыз, сәдака бирегез. Бәлки әниегез тыныч түгелдер. Зиратка барып караргадыр бәлки?” дигәнгә Алсу: “Кызганычка каршы, зиратка барырга мөмкинлек юк әлегә”, - дип язган. Билгеле булганча, Хәния Фәрхи Казанда җирләнде, ә кызы Алсу Уфада яши.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100