Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәния Фәрхи истәлегенә». Вадим Захаров «Арала бу газаптан» җырын башкара

«Бу җыр Хәния апаның якты истәлегенә багышлана», - дип язган Вадим Захаров.

news_top_970_100
«Хәния Фәрхи истәлегенә». Вадим Захаров «Арала бу газаптан» җырын башкара


Хәбәрдән аңлашылганча, Вадим Захаров бу җырны җырларга үз вакытында Хәния Фәрхидән рөхсәт-фатиха да алган булган.


Бу җырның көе һәм сүзләре авторы да Хәния Фәрхи үзе.

Арала бу газаптан

Назлы карашларың беләм,
Зинһар, сөеп карама.
Бара алмыйм яннарыңа —
Упкын бар бит арада.

Нигә элек күрмәдем?
Белмәдем бит белмәдем —
Бу дөньяда син барын
Ягымлы, назлы ярым.

Синең сөю миңа газап,
Үзең дә бит беләсең.
Аерылып китү белән,
Килә сине күрәсем.

Нигә элек күрмәдем?
Белмәдем бит белмәдем —
Бу дөньяда син барын
Ягымлы, назлы ярым.

Кавышырга мөмкин түгел,
Җан әрни ялгызлыктан,
Йә оныттыр, чарасын тап,
Арала бу газаптан.

Нигә элек күрмәдем?
Белмәдем бит белмәдем —
Бу дөньяда син барын
Ягымлы, назлы ярым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100