Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" фестиваленең урыны һәм вакыты билгеле булды

Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" татар һәм башкорт җырчылары төбәкара бәйгесе 18 майда танылган җырчының туган ягында Югары Тәтешле авылында булачак.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" фестиваленең урыны һәм вакыты билгеле булды
Мәрхүмә Хәния Фәрхи истәлегенә бәйге проектын җырчының туган сеңлесе, Тәтешледә яшәүче Фирүзә Ибәтуллина тәкъдим итте, дип "Татар-информ" хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты, танылган җырчы Хәния Фәрхи 2017 елның 27 июлендә, Башкортстанда, әнисендә кунакта вакытта вафат булды. Юлда барганда аны йөрәге тоткан, дип хәбәр итте артистның баянчысы Илнур Саттаров. 

Башкортстан Республикасы башлыгы мәдәният өлкәсендә грантлар бирү турында исемлекне раслаган. Исемлектә  Хәния Фәрхи исемендәге "Онытылыр димә" татар һәм башкорт җырларын башкаручыларның төбәкара бәйге дә бар. Бу проект өчен 270 мең сум бүлеп бирелгән, дип яза "Башинформ".

Тәтешле районы Мәдәният идарәсе "Онытылыр димә" бәйгесендә катнашу өчен гаризалар кабул итә башлады. Гаризалар турында тулырак мәгълүмат биредә.

Бәйге 18 майда танылган җырчының туган ягында Югары Тәтешле авылында булачак.



Катнашу өчен 1 майга кадәр видеоматериалларга сылтама һәм гаризаны түбәндәге адреска җибәрергә кирәк: tat-ok@i nbox.ru, kult-tat@ rambler.ru.

Элемтә өчен телефон: (8 34778) 2-14-24, 2-15-96 (Тәтешле районы Мәдәният идарәсе).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100