Хәния Фәрхи истәлегенә багышланган концертны телевизордан кайчан күрсәтәчәкләр?
"Онытылыр димә" концертында татар эстрадасы йолдызлары Хәния Фәрхи репертуарыннан җырлар башкарды.

Быел май аенда филармония концертлар залында Хәния Фәрхи истәлегенә "Онытылыр димә" концерты узды. Татар эстрадасының якты йолдызлары Илсөя Бәдретдинова, Гөлдания Хәйруллина, ИлСаф, Алсу белән Азат Фазлыевлар, Филүс Каһиров, Зөһрә Шәрифуллина һ.б, шулай ук Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым бу концертта мәшһүр җырчының иң матур җырларын башкардылар.
Бу концертның видеоязмасы 28 июль көнне "ТНВ - Татарстан" телеканалыннан күрсәтеләчәк. Башлана 15 сәгать 15 минутта.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.