Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхи белән бер әңгәмәдән: "Яшисе дә яшисе әле, шулай да әкренләп сәхнәдән китү турында уйлый башларга вакыттыр"

Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхи белән төрле елларда матбугат битләрендә чыккан әңгәмәләрдән өзекләрне укучыларыбызга тәкъдим итәргә булдык.

news_top_970_100
Хәния Фәрхи белән бер әңгәмәдән: "Яшисе дә яшисе әле, шулай да әкренләп сәхнәдән китү турында уйлый башларга вакыттыр"

Хәния Фәрхи - татар эстрадасында псевдоним белән чыгыш ясаучы беренче җырчы

("Татар иле" газетасы, 1998 ел, ноябрь, әңгәмәдәш: Айсылу Кадыйрова)

- Хәния ханым, Фәрхи сезнең псевдониммы?

- Әйе. Каян килеп чыкканын беләсегез киләме? Әни әтигә яратып, үз итеп, гел Фәрхи дип дәшә иде. Аның тулы исеме - Фәрхерислам. Сүз уңаеннан, татар эстрадасында псевдоним белән чыгыш ясаучы җырчылардан беренче булдым шикелле.

Хәния Фәрхи татар җырчылары арасында беренчеләрдән булып сәхнәгә чалбар киеп чыккан

- Моннан тыш сез әле татар җырчылары арасында беренчеләрдән булып сәхнәгә чалбар киеп чыктыгыз шикелле, шулаймы?

- Әйе. Чалбарны мин тормышта да яратып киям. Исемдә әле: кайбер эстрада башлыклары моңа ризасызлак белдерделәр. Әмма мин шундый инде: тирә-юньдәгеләрне игътибар белән тыңлыйм, ләкин барыбер үземнекен эшлим. Нигә әле мин теләгән әйберемнән баш тартырга тиеш!

- Хәния ханым, ябыгырга уйлап караганыгыз булдымы?

- Бер тапкыр, үземне начар хис иткәндә, табиблар миңа диетага утырырга киңәш иттеләр. Атна буена ашамыйча, су гына эчеп яшәдем һәм 7 килограммга ябыктым. Хәзер исә үземнең тышкы кыяфәтемне үзгәртергә теләмим. Ничек бар - шулай.

"Татар башкаручыларыннан иң беренче булып клип төшерү бәхетенә ирештем"

- Сезнең иң зур хыялыгыз?

- Күп инде алар... Хәер, берсе тормышка ашты. Татар башкаручыларыннан иң беренче булып клип төшерү бәхетенә ирештем. Хәзер исә "Әлдермеш авылы турында"гы клибымны ОРТ программасыннан күрсәтү турында хыялланам. Беләм, моның өчен акыл җитмәслек акча кирәк!

"Җәмгыятьнең ниндидер нормалары күңелемә хуш килми икән, мин аларны үтәмим"

("Шәһри Казан" газетасы, 2009 ел, 17 апрель, әңгәмәдәш: Венера Беляева)

- Сез сәхнәдә инде 20 ел... Алҗымадыгызым әле?

- Арыдым. Без артистларның бер елы бишкә тора бит. Ил буйлап гастрольләрдә йөрү, теләмәсәң дә, һәрчак елмаю, гайбәтләргә игътибар итмәү өчен бик зур көч кирәк. Шулай булгач, мин сәхнәдә егерме ел гына түгел, йөз ел инде (көлә). Тик бу ахыр чик түгел әле.

- Сезнең дәрәҗәдәге кайбер йолдызлар журналистлардан шултиклем гарык ки, хәтта алар интервью бирми. Ә сез һәрвакыт ачык, самими.

- Ә мин бер минутлык уңышларга мөкиббән китмим. Ничә тамашачының мине басып алкышлавы нәрсә ул! Бу кичә булган хәл... Ә бүген мин әни, ир хатыны, хуҗабикә, өй мәшәкатьләренә чумарга, ике аш әзерләргә кирәк.

Фото: Регина Хәбибуллина

- Хәния ханым, сезнең тормыштан тәм таба белүегез сизелеп тора.

- Әйе, бу тормышта яхшы нәрсәләр бик аз, дип зарланучы кешеләрне җенем сөйми. Без, күзсезләр, тирә-юньдә шатлык-куанычның күпме булуын күрә белмибез! Әле мин безнең халыкның бер сәбәпсезгә хәсрәтләнеп, булмаган хәлләргә дә борчылуын аңладым.

- Дингә карашыгыз нинди?

- Ышаным көчле. Мин, әлбәттә, шәригатьнең бөтен кануннарын да әлегә үти алмыйм. Тик бераздан моңа килермен дип уйлыйм. Беләсеңме нәрсәне сиздем: ихлас күңелдән Аллаһтан нәрсә дә булса сорыйм икән, ул аны миңа бирә! Ходайдан башка беркемнән дә курыкмыйм. Аның кагыйдәләре буенча гына яшәргә тырышам. Җәмгыятьнең ниндидер нормалары күңелемә хуш килми икән, мин аларны үтәмим. Аларны кешеләр уйлап тапкан бит, ә адәм баласы - Хак Тәгалә түгел, ул ялгышырга да мөмкин.

"Мине яшь чагымда ике тапкыр урлый яздылар"

- Мондый кагыйдәләр сезгә каян килгән?

- Алар миндә балачактан. Безнең авылда бөтенесе шундый иде. Мин Башкортстанның ерак һәм кыргый Салаевка авылында дөньяга килгәнмен. Анда халык табигатьнең үзе кебек ягымлы һәм бер үк вакытта рәхимсез дә иде. Аның һәрчак үз әхлагы булды. Һәр йортта мылтык тоттылар. Кәләшләрне урлыйлар иде.

- Сезне дә урладылармы?

- Ничек кенә әле! Ике тапкыр! Беренчесе болай булды: мин, 18 яшьлек студент кыз, Мәскәүдән авылга каникулларга кайттым. Кичен кызлар белән биюгә чыктым. Ә анда мине үзебезнең авыл егетләре эләктереп алды да, "уазик"ка төрткәләр кертте. Абыйларым абайлап алды - машинаны куып җитеп, юлына аркылы төштеләр һәм мылтыклар белән янап, мине "тоткынлык"тан коткардылар. Икенче мәртәбә абыйны армиягә озатканда урлый яздылар.

- Чит йортның бусагасы аша алып кергән булсалар, ул кешегә кияүгә чыккан булыр идегезме?

- Юк, әлбәттә. Мин ул вакытта башкала кызы идем инде. Моның кадими гадәт икәнен яхшы аңладым.

 "Җыр - Ходайдан бирелгән байлык"

("Ватаным Татарстан" газетасы, 1994 ел, 23 декабрь, әңгәмәдәш: Хәмзә Бәдретдинов)

- Җыр синең өчен нинди төшенчә?

- Ул - кеше җаны, Ходайдан бирелгән байлык, халык хәзинәсе.

- Сәхнәгә - тамашачы каршына чыгу кыенмы?

- Сәхнәгә чыгу уен гына түгел. Чөнки гел дулкынлану халәтен кичерәсең. Синең бөтен дөньяң, барлык булганлыгың халык хөкеменә чыга. Холкыңны, ихласлыгыңны, күңелеңне кешеләрдән яшереп булмый.

 ("Идел" журналы, 1994 ел, февраль, әңгәмәдәш: Нәбирә Бикчурова)

- Синең өчен җыр нәрсә ул?

- Җыр - Ходайдан миңа бирелгән иң зур байлык. Бүтән җырчылар ничек уйлыйдыр, белмим, ә минем һәр җырымда җаным яши. Кешеләргә йөрәгемне өзгәләгән, күңелемнән ташып чыккан сүзләремне тел белән аңлатмыйм, җыр аша җиткерергә тырышам.

 "Мәхәббәт өчен газаплану - үзе бер бәхет"

("Татарстан хәбәрләре" газетасы, 1994, 15 апрель, әңгәмәдәш: Гөлназ Шәйхи)

- Хәния, синең җырларыңны, тыңлаган саен, син үткән тормышыңнан үкенәсең сыман тоела миңа. Син моның белән килешәсеңме?

- Юк, үкенмим, беркайчан да. Кайгыларым да, шатлыкларым да барысы да минеке. Берсен дә кешегә бирәсем килми.

- Тормышта алдыңа нинди максат куйган идең һәм шуңа ирештем, дип уйлыйсыңмы?

- Алай максатым юк иде югын. Шундый югарылыкка күтәрелә алганмын икән, җырларымны тамашачым кабул итә алган икән, хәзер инде шушы биеклектән төшмәү минем максат. Тормышымның шундый борылыш алуы өчен язмышыма, халкыма рәхмәт.

("Мәгърифәт", газетасы, 1993 ел, 4 декабрь, әңгәмәдәш: Рифат Фәттахов.)

- Шәхсән мин үзем Сезне бәхетсез мәхәббәт җырчысы дип кабул итәм. Сез моның белән килешәсезме?

- Сәхнәгә күтәрерлек мәхәббәт булгач, моңландырырлык мәхәббәт булгач - үзе бер бәхет бит инде ул.

- Бәлки мәхәббәт бөтенләй юктыр?

- Бар ул мәхәббәт, бар! Дөньяны шул хис кенә тота да инде. Мәхәббәт өчен газаплану - үзе бер бәхет.

"Менә бу Хәния җырлаган татар җыры" дип әйтерлек җырлар калдырасым килә"

("Кызыл таң" газетасы, 1997 ел, 29 май, әңгәмәдәш: Фәрит Фаткуллин)

- Кешеләр бер-берсен радио аша котлаганда еш кына сез башкарган җырларны сорыйлар. Халыкның сезнең җырларны соравы үз тормышыгызны җырга салып җырлаганыгыз өчен якын итүе турында сөйли.

- Әйе, мин сәхнәдән беркайчан да алдамыйча үз тормышымны җырлыйм. Нәкъ язучылар шикелле: нигез итеп тормышымда булган вакыйгаларны алам да, әдәби әсәр кебек иҗат итеп, тамашачыма тәкъдим итәм. Җырларымда кичерешләрем, хисләрем үземнеке, ләкин мин аларны яңа төсмерләргә баетып һәм тагын да тирәнрәк итеп бирергә тырышам.

- Милли эстрадабызда нәрсәләр борчый Сезне?

- Эстрадабыз кайчак Европа милләтләре һәм рус милләте катнашмасын хәтерләтеп куя. Милли аһәң җуела, Европачага, русчага ияреп китү сизелә. Без бит әнә төрекчә яки һиндча җырлый башласалар, бу мотлак шул халыклар җыры дип шунда ук әйтеп бирә алабыз. Татар җыр-көйләре беренче авазлардан ук "мин - татарныкы" дип кычкырып торырга тиеш. Илһам Шакиров башкаруындагы "Ай былбылым"ны шундый җырлар исәбенә кертәм. Җир шарының теләсә кайсы почмагында ишетелгәндә, "Менә бу Хәния җырлаган татар җыры" дип әйтерлек җырлар калдырасым килә.

"Җырларымны яратып, сәхнәгә чәчәк күтәреп менгән балалар күңелемне нечкәртә"

("Ватаным Татарстан" газетасы, 2005 ел, 6 март, әңгәмәдәш: Асия Юнысова)

- Хәния ханым, сезнең һәр җырыгызның популяр булып китүенең аерым гына сере юктыр да кебек. Һәрхәлдә мин ул серне Сезнең шәхестән һәм репертуар сайлый белүегездән эзлим.

- Кайсы җырның таралып китәсен үзем дә аңламый калам. Әйтик, "Кышкы чия" дигән җырны теләр-теләмәс кенә алган кебек идем. Ә менә үземә үлчәп теккән күлмәк кебек репертуарыма керде дә утырды. Яратып җырлый. "Соңгы сөю", "Балаларгы фатиха", "Әлдермештән кайтам әле" җырлары белән дә шулай булды. Соңгы вакытта Шәриф Биккол сүзләренә Илгиз Закиров язган "Күз нурым" җырын бик яратам.

- Хәния Фәрхинең аягына резин кәлүш киеп ишегалдында чабулап йөрүен яисә бәрәңге бакчасында чүп утавын Биектау районының Көек авылында күрәләр бугай анысы. Алай да ялның ниндие әйбәт:

- Сочиларга барганым бар. Ләкин яратмыйм. Аннан миңа кояш ярамый. Шул Габделхәйләрнең авылындагы ялдан да рәхәте юк. Мин анда рәхәтләнеп килен булып йөрим. Габделхәйнең биш сеңлесе туган апа дип өзелеп торалар. Гөмбәгә, җиләккә йөрибез. Мунча себеркесе бәйлибез. Үз авылым ерак, сирәк кайтыла. Ул якларга концерт белән барыла инде.

- Тормышта нине яратасың?

- Җырларымны яратып, сәхнәгә чәчәк күтәреп менгән балалар күңелемне нечкәртә. Иремне, кызларым Алия белән Алсуны, әти-әниемне, туган халкымны яратам. Минем картадан югалган туган авылымда Батырлар заты дигән нәсел тамырларым калды. Мин шул авылның нигезен дә яратам. Мин шулар өчен җырлыйм. Тамашачым өчен җырлыйм. Алар исә җырларым арасыннан үзләренә яраклысын сайлап алсыннар.

"Миндә берничә Хәния яши"

("Ватаным Татарстан" газетасы, 2007 ел, 3 март, әңгәмәдәш: Гөлназ Шәйхи)

- Кайчандыр "Бәхеткә түзеп кара", - дип җырлаган Хәния бүген эстрадада, гаиләдә бәхетлеме?

- Миндә берничә Хәния яши. Кайчакларда шуларны бергә куша алмыйча, чәбәләнеп алам. Ә тулаем алганда, Аллага шөкер, бәхетлемен. Концертларыма зал тутырып тамашачым килә, гаиләм нык, балаларым исән-сау. Авырлыклар күреп үскәннән соң шушы тормышта яшәвемнән, корган гаиләмнән бик канәгатьмен. Яшисе дә яшисе әле, шулай да әкренләп сәхнәдән китү турында уйлый башларга вакыттыр.

"Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым"

("Татарстан яшьләре" газетасы, 1999 ел, 2 декабрь, әңгәмәдәш: Ләйлә Дәүләтова)

- Сәхнәдә нинди - тормышта шундый инде мин, - дип сөйләп китте үзе ясаган кофесы кебек тәмләп кенә. - Бүгенге мин - тамашачы үзе тәрбияләгән Хәния.

- Халык күңеленә сагышлырак, лирик җырлар белән кердегез. Бу табигатегездәнме?

- Дөрестер. Елый-елый җырлаган чакларым күп булды. Унҗиде яшьтән үк туган Башкортстанымны ташлап, Мәскәү уртасына эләгә, дүрт ел Тинчурин театрында эшләгәннән соң яраткан эшемне калдырырга туры килү; яшь балам белән гаиләмнән аерылырга мәҗбүр булу... Инде акрын гына аякка басып, сәхнәгә беренче адымнарымны атлауга - ике абыемның бер-бер артлы фаҗигале үлемнәре... Кайгыларымны җырларыма салып, юаныч ала идем.

- Әлеге бәхетсезлекләр бүгенге Хәния биеклегенә менү өчен, комачауламадымы?

- Киресенчә. Мин, язмыш сынауларын җиңеп, тагын да биегрәк баскычка менәргә омтылдым. Сабырлыгым да бардыр.

"Мин кайберәүләр кебек гел эш артыннан чабып үземне бетермим"

("Шәһри Казан" газетасы, 2011 ел, 6 гыйнвар, әңгәмәдәш: Зөһрә Садыйкова)

- Ерак юлдан кайтып кергәч, иң беренче эш итеп нәрсә эшлисез:

- Мин кайберәүләр кебек гел эш артыннан чабып үземне бетермим. Иң беренче чемоданнарымны бушатам, уңайлы кием киям, саунага кереп, үләннәр, майлар белән ванна керәм. Мунча, ванна, бассейн бик яратам. Карга сикерәм. Ә менә spa-салоннарга сирәк йөрим, чөнки үземне физик яктан начар дип әйтмәс идем. Мине йокысызлык кына бетерә. Ул шунда ук биткә чыга. Матурлык салоннарына чәч буятырга, кистерергә, педикюр, маникюр ясатырга йөрим. Җитди ашыгыч эшләрем булмаса, бер көн үземне өйгә багышлыйм. Кешедә үз-үзен карау культурасы булырга тиеш. Үз-үземә: "Хәния, син молодец! Ике атна эшләп кайттың, хәзер синең ял итәргә тулы хокукың бар", - дим. Шул төрлелеге белән минем тормышым кызык та.

"Коллективымны таркатырга кулым күтәрелми"

- Үзегезнең дә матурлык салоны ачарга планлаштыруыгызны беләбез. Ул эшләрне ахырына кадәр җикердегезме әле:

- Юк әлегә. Планым да бар, бу мәсьәлә буенча эшлибез. Ул гади генә гүзәллек салоны түгел, ә Хәния Фәрхи клубы булачак. Тик әлегә барысын да параллель алып барырга авыр. Юбилеемны үткәрәм дә, сәхнәгә бик кирәк булганда гына чыгармын, дигән кем бар иде. Әмма алай булмый икән. Халык тагын да күбрәк йөри башлады. Коллективымны таркатырга да кулым күтәрелми. Студиям дә гөрләп эшли. Мин гүзәллек салоннарына өлгерәм әле.

"Миңа бер җылы сүз җитә"

("Сөембикә" журналы, 2009 ел, апрель, әңгәмәдәш: Гөлназ Шәйхи)

- Һәр эшкә алынганда илһам кирәк. Ә синең илһам чыганагың кем яки нәрсә?

- Гастрольләр, андагы очрашулар, дуслар... Монысы бер. Икенчедән, минем тормышым шактый катлаулы уза. Югалтуларым да күп. Шул кайгылардан араланырга иҗатым көч бирә һәм яңадан-яңа җырлар да туа. Адәм баласына язмыш сынауларны әзерләп кенә тора бит ул. Менә шунда егылып калмыйча, алга атларга - үзеңдә көч табарга кирәк. Миңа андый чакларда бер җылы сүз җитә. Илһам чыганагымның иң зурысы, әлбәттә, гаиләм, балаларым.

Хәния Фәрхинең кызы Алия белән интервью.

Хәния Фәрхинең әнисе Фәния апа белән интервью.

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә ханым белән интервью. Хәния Фәрхинең каберенә музейга йөргән кебек йөриләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100