Хәнәфи (Кәрим Кара)
Гаделсезлекләр күп бу дөньяда. Исәпләп-чутлап кына очына чыкмалы түгел. Ярый инде кырыс тормыш шартлары. Анысына бәндә ничек тә яраклашырга тырыша. Менә кешеләрнең үзара аралашу гадәтләре бигрәк тә гаделсез күренә Хәнәфи өчен.
Егет инде армиядән хезмәт итеп кайтты, җир җимертеп эшләп йөри, ә менә кызлар мәсьәләсендә нык артта калды. Үзегез уйлап карагыз инде, шушы яшькә җитеп кызлар кулына кагылып караганы да юк. Аның яшьтәшләре өйләнеп аерылышырга өлгерделәр, ә Хәнәфи берәр гүзәл затка якынаега, сүз кушарга да курка.
Йотлыгып карый ул урам тутырып кез-кез атлаган озын аяклы, мул күкрәкле кызларга, авыр итеп сулаудан артыгын булдыра алмый. Шулай да чибәр, фәрештәгә тиң кызлар күктән төшкән төсле тоела егеткә. Ничек батырланып китеп сүз кушмак кирәк назлы җаннарга? Башта нәрсә дип әйтәсең дә, соңыннан ничек дәвам итәсең? Эштәге иптәшләр белән барысы да гади: кирпеч алып бир, измә китер, әбәдкә барабыз, дисең. Ә болар аңламый да торганнардыр әле андый гадәти сүзләрне. Ну барып «исәнмесез» дияргә хәленнән килер дә кебек, ә шуннан нәрсә? «Кит әле моннан, йөрмә аяк астында буталып», — дисәләр, оятыңнан җир тишегенә кереп китәрсең.
Әнә шул яктан тигезлек булмавы эчен пошыра Хәнәфинең. Кайдан килеп чыккандыр ул гел ир-атка каныгулар? Авыр эш булса, ир-ат эшләсен, акчаны ир-ат тапсын, өйне ир-ат салсын, агачны ир-ат утыртсын… Ярар, санаганнарын эшләргә дә булыр, күнеккән баш. Ә нигә ир-ат ике арада башлап йөрергә тиеш соң? Менә, мәсәлән, буй-сыны килешле, төскә-биткә чибәр генә кыз килеп бассын иде дә Хәнәфи каршына, елмая төшеп:
Мин сезнең белән танышырга телим. Исемегез ничек? Телефон номерыгызны бирмәссезме? — дип башлап китсен иде ике арадагы әңгәмәне. Кушкуллап риза мондый очракта Хәнәфи аралашырга гүзәл зат белән. Бергәләп кинога йөрерләр иде, кафеда утырырлар иде, шулай ялганыр иде танышлык җепләре. Ә юк, туры да карамыйлар чукынмышлар, кырын күз салалар да ирен читләре белән генә елмаеп, яннан үтеп китәләр.
Хөкүмәттә юк-бар фәрманнар чыгарып ятканчы, кушсыннар иде бар кызларга идарәне үз кулларына алырга. Мәсәлән, кичкырын телевизор каршында утыра Хәнәфи, ә ачык тәрәзә аша ачы сызгыру колакка ишетелә. Үрелеп караса, анда бер чибәркәй кул болгый, имеш, очрашырга чакыра. Бераз уйлап торыр иде әле ул: чыгаргамы, чыкмаскамы? Телевизордан да кызыклы программа бара. Яисә аллы-гөлле чәчәкләрдән гөлләмә кочаклап каршысына чыга аның дөнья чибәре, күңелем синдә генә ди, әйдә чәчләрне чәчкә ялгыйк, барып язылышыйк дип тезләнә каршына… Хех, хыялда гына шул андый хәлләр, кырыс чынбарлык үзеңә йөкли бу авыр йөкне. Ә яшь бара, көзгә егерме өч тула да аңа, картлыкка да ерак калмый…
Шулай да бер очрашу булды Хәнәфинең тормышында. Гадәти ял көне иде. Көн матур, кояш елмая урамда, каядыр ашыгасы түгел. Бригадирның ачулы йөзе күз алдыңда тормый. Егет яхшырак киемнәрен киеп, Мәскәү базарын урап кайтырга булды. Авылдан Салихҗан бабай алтылы чалгы алып кайтырга кушкан иде аңа.
Бүлмәләренең стенасына эленгән көзге каршына барып баскач, Хәнәфи риза булып калды күргәннәреннән. Ачык йөзле, зәңгәр күзле, бик тә матур күлмәк киеп куйган егет карый иде көзгедән. Тагын нәрсә кирәктер бу кызларга, ә? Өстендәге күлмәге бигрәк тә нур өстенә нур өстәп тора иде. Ике ай элек Анталиядәге ялыннан абыйсы бүләк итеп алып кайткан иде егеткә. Тегә беләләр шул чит илдә. Мондый затлы күлмәк бар Казанга берәү, көндез шәм яндырып эзләсәң дә таба алмассың.
Ә базар гөрли иде, ул халык, ул халык, ерып чыкмалы түгел. Әллә барысы да алтылы чалгы эзлиләрме икән?
Хәнәфи ашыкмый иде, тезелеп киткән киштәләр буйлап китте. Бик тәмле исләр тараткан шашлык пешергән грузин кырында бераз басып торды. Бу нигъмәтне сатып алырга акчасы чамалы иде, шуңа күрә палатка астында сатылган пәрәмәчләрнең берсе белән тамак туйдырды. Шашлык ук булмаса да, тамак ачканда пәрәмәч тә харап тәмле була.
Менә шул урында бер мизгелгә тукталып торыйк. Чөнки майланган иреннәрен сөрткәләп, чүп савытына ашыккан Хәнәфи дә шып тукталып калды.
Сезнең белән шулай булганы бармы? Ваемсыз гына басып торасың, я атлыйсың илке-салкы һәм кинәт… Бар тән киеренкеләнә, уйлар тынычсызлана, кемнеңдер игътибарлы карашын тойгандай буласың. Әлбәттә, каз муеныңны сузып тирә-якка күз йөгертәсең. Әнә теге кабердән чыккан кортка сиңа кадалган икән, үзе мыдыр-мыдыр нидер пышылдый, әллә сихерли торгандыр. Тизрәк китү ягын карыйсың бу урыннан.
Хәнәфи белән дә шундый хәл булды. Җилкәсе белән тойды ул үзенә төбәлгән карашны. Ялт борылып караса, бер чибәркәй авыр керфекләрен тирбәтеп, төпсез кара күзләрен нәкъ аңа төбәгән. Мондый игътибарга өйрәнмәгән Хәнәфи кисәк кенә башын башка тарафка борды. Кырыкмаса кырык уйлар үттеләр башыннан. Кем икән ул кызыкай? Күргән-белгәнгә охшамаган. Берәр хокук сакчысы карап торса аңларга булыр иде, кирәкмәгән кылыгын күреп я шелтә белдерергә, я штрафка тартырга җыенадыр. Ир-атка да исең китмәс, алар очраган берсеннән тәмәке сорыйлар, болай сәбәпсез дә бәйләнергә мөмкиннәр.
Бу очракта бит бер матуркай кызыксынган аның белән. Ни сәбәп булды икән? Ошатып калганмы Хәнәфине? Бәлки үзе уйлап кына чыгарадыр әле, башка чатка юл тотсын…
Хәнәфи кызу-кызу атлап каймак-сөт сатылган киштәләр янына барып басты. Ни гаҗәп, теге кыз аның артыннан бер тотам калмый килә, имеш. Аркалары тирләп чыкты Хәнәфинең, күз алларында ниндидер боҗралар биеште. Мондый хәл булганы юк иде аның тормышында. Килеп сүз куша башласа нишләргә? Ә болай кызый ярыйсы, бар әсбаплары урынында, чәчләре дә озын икән, таралып биленә җитеп торалар. Танышырга тәкъдим ясаса җебеп тормаска кирәк, кызлар кыю егетләрне ярата. Соңгы акчаны исраф итеп шашлык белән сыйларгамы икән үзен? Авылдагылар ошатырлармы? Әнисе бик пырдамсыз инде Хәнәфинең, аңа яраулары…
Шулчак теге кызый кез-кез басып Хәнәфигә якынлады, энҗедәй ак тешләрен күрсәтеп елмайгандай итте:
Гафу итегез, — диде ул, сайрар кошларың читтә торсын бу тавыш яңгыраганда.
— Ничава, ничава, - дигән булды Хәнәфи үзен кулга алырга тырышып. Күкрәк турысында нидер дөберди иде аның зур тизлектә.
— Бу күлмәгегезне кайдан алган идегез? Мин күптәнән инде иремә шундый күлмәк эзли идем…
Хәнәфинең өстенә бер чиләк салкын су тондырдылармыни! Кояш та сүрәнләнеп калгандай булды, бар татлы хыяллар эреп югалдылар.
— Абый алды аны, - диде дә борылып китте дә барды Хәнәфи.
Кәефе кырылган иде егетнең. Ну бит әле алда чутсыз көннәр бар, урам тулы чибәр кызлар. Бер килеп очратыр әле үзенә язганын ул да. Һичшиксез, очратыр.