ХәмдНЮША фонограммаларга каршы көрәш башлаган?
Хәмдүнә Тимергалиеваның чираттагы видеблогы чыкты: ХәмдНЮША бу чыгарылышта Ксения Собчак урынына президентлыкка кандидат булырга теләвен әйтә һәм фонограмма белән мавыккан җырчыларга каршы көрәш башлый.
Хәмдүнә Тимергалиева беренче видеочыгарылышның күп лайклар җыюы белән мактана. Хәмдүнә апа заманча сөйләшә: “Әлбәттә, хейтерларсыз булмады”, - ди ул. Бәлки, әле яшьләр дә белми торгандыр – хейтер (күралмау) дип уңышка ирешкән кешеләргә начар комментарийлар язып утыручыларны атыйлар.
ХәмдНЮША укучыларга “милли киемнәрдәге Хәмдүнә Тимергалиева кирәкме, әллә заманчасымы? – дип сорый.
ХәмдНЮША укучыларга “милли киемнәрдәге Хәмдүнә Тимергалиева кирәкме, әллә заманчасымы? – дип сорый.