Хәмдүнә Тимергалиевадан «Борайча ит» рецепты
Рецепт Инстаграмда «Татар эстрадасы» аккаунтында чыкты.
«Борайча ит» пешерү өчен кара җимеш, ит, бәрәңге, суган, кишер, татлы борыч, сыр, сыек май, тоз, борыч, тәмләткеч кирәк.
Эш барышы: итне агач чүкеч белән йомшартырга, тәмләткечләр сибәргә;
Майлы табага кара җимеш, йомшартылган ит, суган, уылган кишер, татлы борыч, бәрәңге, сырны катлам-катлам итеп куярга;
Йомшаграк булсын өчен шулпа өстәргә;
Каймакка тәмләткечләр салып соус ясап, шуны өстенә ягарга;
Фольга белән каплап, духовкада 45 минут пешерергә.