Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: Өйдә тузан җыеп утырыр хәлем юк әле

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева аны “ХәмдНюша” блогы өчен тәнкыйтьләүчеләргә төпле сүзен әйтте.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: Өйдә тузан җыеп утырыр хәлем юк әле

Исегезгә төшерәбез, Хәмдүнә Тимергалиева "ХәмдНюша" видеоблогында фонограммага җырлаучылардан көлә. Аны "син бит инде видеоблог алып бару яшеннән узган" дип тәнкыйтьлиләр икән.

“Тәнкыйтьләсәләр дә, олы кеше дип, өйдә тузан җыеп утырыр хәлем юк әле. Фикерләү дәрәҗәсе, грамотасы булган кешеләр бу блогның асылын дөрес итеп аңларга тиеш", - диде Хәмдүнә апа.

"Бу бит ямьсез күренеш түгел. Блогым фонограммага авыз ачучы коллегалар белән көрәш дигән шигарь астында үтә. Аннан соң, олы кеше дип, мин әле карт түгел, яшь. Пессимизмга бирелеп, дөнья ыгы-зыгысына “Ай Алла, шулай булды, ул бетте, бу бетте” дип яши торган кеше түгел мин. Мин гомер буе халык белән бергә булган кеше. Мин өйдә утыра алмыйм. Сәхнәгә чыккач, япь-яшь артистлардан да үземне яшьрәк дип тоям. Күңел үсә, яшисе килә, иҗатка этәргеч алам. Концерттатан да мин Каф тавын җимерерлек булып кайтам. Рәхәт. Ә инде тәнкыйть сүзләре әйтүчеләргә сүзем шул: минем җилкә каешланган, атом бомбасы төшеп ярылса да, бернәрсәгә исем китми", - диде ХәмдНюша. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100