Хәмдүнә Тимергалиева: Сәхнәдә үләрмен инде
Хәмдүнә Тимергалиева быелгы ТМТВ премиясен тапшыру тантанасында “Татар эстрадасына керткән өлеше өчен” ТМТВның махсус бүләгенә лаек булды.
Бүләген алгач, соңгы арада хезмәттәшлек итә торган “Барс-медиа” ширкәтенә кат-кат рәхмәт сүзләре җиткерде ул. Чыннан да, “барслар” белән хезмәттәшлек итә башлагач, Хәмдүнә Тимергалиева яшәрде, популярлашты һәм блогер ХәмдНюша га да әйләнеп куйды.
- Яшь вакытта ничек тә барасың ул. Бу яшькә җиткәч, арттан этеп торучы бигрәк тә кирәк. Яшь вакытта ничек тә бара, олыгайгач ярдәм кирәк”, – диде ул.
Алып баручылар: “Хәмдүнә апа, сәхнә гомер буе синеке булды, ул бүген дә синеке!” дигәч, Хәмдүнә Тимергалиева: “Әлфия апа әйткәндәй, сәхнәдә үләрмен инде”, – диде.