Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: “Марат Шәйбәков – минем кияү”

Хәмдүнә Тимергалиева: “Марат Шәйбәков – минем кияү”

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: “Марат Шәйбәков – минем кияү”

Күптән түгел үктән ТМТВ бәйрәмендә “Бәхетле” төркеме солистлары үзләренең чыгышларын көткән арада Хәмдүнә апа Тимергалиева белән аралашып алганнар. Әлеге аралашуны алар Instagram челтәре “сториз”ына урнаштырганнар иде. Әлеге видеотасмада Хәмдүнә апа Марат Шәйбәковны үзенең кияве дип атый. “Марат минем “племянница”ның ире”, - ди ул. 

Без ачыклык кертергә булдык.

Марат Шәйбаковка шалтыраткач, безгә аның хатыны җавап бирде.

“Әйе, Марат Хәмдүнә апаның кияве була инде. Хәзер аңлатып карыйм: минем әбием белән Хәмдүнә апаның әнисе бертуган. Без яхшы мөнәсәбәтләрдә”, - дип сөйләде Маратның хатыны Ләйсән.

Сүз уңаеннан, “Хәмдүнә Тимергалиева татар эстрадасында бренд, легенда, Марат исә әле танылып кына килә. Хәмдүнә апага ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә уйламыймы?” – дип сорадым.

Ләйсән: “Юк, Марат үз тырышлыгы белән сәхнәгә үрмәли. Хәмдүнә апа белән дә алай еш аралашабыз, димәс идем. Очрашканда, әлбәттә, сөйләшеп утыра алабыз”, - диде.

Марат Шәйбәков Уфада яши. Җырчы кыз һәм ул үстерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100