Хәмдүнә Тимергалиева үләр алдыннан, Хәния Фәрхинең сеңлесе төш күргән
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина төш күргән.
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина төш күрүе турында инстаграмда язды.
«Ул китте», — дигән хәбәргә, югыйсә, мин ышанырга тиеш кебек. Тормыш юлымда иң кадерле, газизләремне аз югалтмадым. «Хәмдүнә апа китте», — дигән сүзгә ышанасы килми бит. Син бит безнең кыз, сөекле Башкортстан, Борай кызы. Аллаһның рәхмәте белән бул. Татар-башкорт халкы синдәй моңнар илчесе булган былбылын онытмас», — дип яза ул.
Фирүзә ханым төшен искә ала. «Бер атна элек Кояшымның елмая-елмая чәй өстәлен әзерләгәнен күрдем. Күрәсең, алар синең килүеңә шаттыр. Әмма калганнарга бик авырдыр. Урыннарың җәннәттә, җаннарың тыныч булсын, Хәмдүнә апа», — дип яза Фирүзә Ибәтуллина.