Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева Хәния Фәрхи белән ничек танышкан булган?

2017 елның сентябрендә Хәния Фәрхине искә алу чарасында Хәмдүнә Тимергалиева ничек танышулары хакында сөйләгән иде.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева Хәния Фәрхи белән ничек танышкан булган?
Салават Камалетдинов

«Аллаһ Тәгалә аны җырчы итеп җибәргән. Халык күңеле өчен фәрештә итеп җибәргән. Ул сәхнәбезнең алиһәсе иде. Чын мәгънәсендә халык җырчысы. Ходай Тәгалә тарафыннан җибәрелгән җырчылар аз. Хәния шуларның берсе иде, - дип сөйли Хәмдүнә Тимергалиева.

- Моннан бик күп еллар элек Хәнияне тулай торакта торган вакытта иң беренче тапкыр күрдем. Ул безгә Кәрим Тинчурин театры артистлары белән бергә кунакка килде. Шул вакытта сөйләшеп утырганда әйтә, егетләр-кызлар, берәрегездә хромка бармы, ди. Хромка гармунын табып китерделәр. Алып уйнап җибәреп, «Мәк чәчәге» җырын җырлады. Беренче танышуыбыз шулай булды.

Шул көннән башлап, ул хромка уйнап җырлый, мин баянда уйнап җырлыйм. Шул көннән без һәрдаим аралашып яшәдек.

Чын мәгънәсендә халкыбызның җырчысы. Кызганыч безнең арадан китүе. Ул бик зур югалту. Ул милләтебез өчен югалту. Җир йөзендәге бөтен мөселман халкы өчен югалту булды бу. Йөрәкләрне урыныннан кузгатып, әрнетеп китте. Әле ул җырларга да җырларга тиеш иде. Гомере кыска булган».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100