Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева Чулпан Йосыпованың туенда: «Мин сәнгатьтә шулхәтле ялгыз булдым»

Хәмдүнә Тимергалиева Чулпан Йосыпованың ире Фиданга бик мәгънәле сүзләр әйтеп калдырган.Туйлары көнне үзләрен Хәмдүнә Тимергалиева котлаган видеоны җырчы инстаграмга урнаштырган.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева Чулпан Йосыпованың туенда: «Мин сәнгатьтә шулхәтле ялгыз булдым»
Салават Камалетдинов

Чулпан Йосыпова Хәмдүнә Тимергалиеваны туйларында соңгы тапкыр күргән булган. «Фиданыма шундый сүзләр әйтеп калдырды. УЛ минем иҗатымда зур роль уйнаган кеше дә әле», — дигән җырчы.

«Фидан, шулхәтле нык кеше бул. Бу минем сиңа теләгем. Чулпан халыкка җырларга тиеш. Син аңа ныклы терәк бул. Чөнки ул тумыштан җырчы. Халыкка җырлат син аны. Безнең татар халкы — искиткеч матур халык. Мин үзем Башкортстаннан килгән кеше буларак, татар халкының нинди икәнен үз җилкәмдә беләм. Чөнки мин сәнгатьтә шул хәтле ялгыз булдым. Туганым Илһаметдин килгәч кенә азрак тын алдым. Шулхәтле авыр ялгызлык кичердем сәнгатьтә.

Ялгыз итмә, көнләшеп җанына тимә, зинһар. Иң начар нәрсә ул көнләшү. Кайсыбер ир-ат хатының күңеленә тияр өчен юри көнләшә, үзәгенә үтә. Андый булма. Чулпанның җаны җырлап туган. Син аңа ирек бир. Тормыш җиле минем үземне шулхәтле какты. Чулпанның сәхнәдә бәхете булсын. Мин дә иргә чыктым. Әмма бер түбә астында ир белән хатын булып яшәү, әле ул парлы булуы дигән сүз түгел. Җырлап, матур итеп яшәгез», — дигән Хәмдүнә Тимергалиева.

«Хәмдүнә апаның һәр сүзе алтын», «Ничек йөрәккә үтәрлек итеп әйтте», — дип, Чулпанның инстадуслары да Хәмдүнә Тимергалиеваның зирәклегенә сокланган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100