Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиева: “Безнең коллегалар арасында Фәлән булса, мин ул концертка килмим” дип, сортларга бүлү бар

Сәхнә ветераны, соңгы елларда яшьләрчә проектларда катнашучы Хәмдүнә Тимергалиеваның “Мин хәзер яшьләрне “крышевать” итәм дигән сүзе бар.

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиева: “Безнең коллегалар арасында Фәлән булса, мин ул концертка килмим” дип, сортларга бүлү бар
Чыннан да, халык артисты яшьләрне үз канатына алырга уйлый булса кирәк. Яшь башкаручыларны яклап ул мондый сүзләр әйтте.

“Безнең коллегалар арасында “Ул булса, мин килмим” дип шартлар куеп, җырчыларны сортларга бүлү күренеше бар. Бу дөрес нәрсә түгел. Һәрбер кешенең сәхнәдә үз урыны, үз йөзе, үз төсе бар. Эстрадага бүген килеп кергән җырчылар аз гына дулкынлана, яшьлекләре дә бар. Камилләшеп тә бетмәгәнгәрдер. Әмма алар әле җырчы түгел дигән сүз түгел.

Җырны гомер буе җырлап өйрәнәсең. 49 ел җырладым, 70кә җитәм, әле һаман өйрәнәм. Җырлау ул көнендә генә бирелә торган әйбер түгел. Гомер буе җырларга, гомер буе өйрәнергә кирәк. Безнең профессия шундый. Яшьләрне тегеләй болай дип әйтү һич дөрес түгел. Бер кеше дә 7 класс бетереп тумаган, бөтенебез дә яшьтән әкрен-әкрен камилләшеп, халык арасына кергән кешеләр. Минем яшьләргә әйтәсе сүзем шул: җил-яңгырдан, “җырлый белүчеләр”дән курыкмыйча җырларга да җырларга! - ди Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100