Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлвә

Хәлвә яратасызмы? Чынлыкта, бу тәмле ризыкны әзерләве бик җиңел икән бит!

news_top_970_100
Хәлвә
Хәлвә өчен: 350 г чистартылган көнбагыш, 1,5 стакан он, 1 стакан шикәр комы, 0,5 стакан су, 150 мл үсемлек мае.

Әзерләү тәртибе:

Көнбагышны кыздырырга, иттаркыч аша чыгарырга яки вакларга.

Онны алтынсу төскә кергәнче коры табада кыздырырга.

Көнбагыш белән кызган онны кушып болгатырга.

Судан һәм шикәрдән 10 минут дәвамында сироп кайнатырга. Масса артык сыек та, куе да булырга тиеш түгел.

Көнбагыш, кызган он, сироп һәм үсемлек маен бергә миксер ярдәмендә болгатырга.

Салкын үсемлек мае белән сироп шунда ук бер массага әйләнә.

Бер төрле кушылма барлыкка килгәч, төрле җимешләр һәм чикләвекләр өсти аласыз. Аннары хәлвәне целлофан пакет җәелгән табага салырга һәм тыгызлап тигезләргә һәм суытырга.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100