Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә"

Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов көрәш ярышларында трибуналарны халык белән шыплап тутырып булуы, Сабантуйда машинаны лотереяга уйнату мәсьәләсенә берьяклы гына караш була алмавы, кайбер батырларның алдан үзара сөйләшеп, төп бүләкне бүлешүе, көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә һәм һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштыру кирәклеге турында “Татар-информ”га биргән әңгәмәсендә сөйләде.

news_top_970_100
Хәлил Шәйхетдинов: "Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә"

Ул шулай ук район күләмендә көрәшчеләрне дәрәҗәле эш урыннарына урнаштыру сәбәбен аңлатты һәм зур ярышларга үз батырларын чыгармаган район башлыкларын тәнкыйтьләде.

Хәлил Шәйхетдинов интервьюсындагы төп фикерләр:

1. “Җанатарлар ярышларга йөрсен өчен, көрәштән шоу ясарга кирәк”.

2. “Татар-башкорт милли көрәшен “көрәш” дип кенә реестрга кертү аны бөтен дөньяга таныту максатыннан эшләнде”.

3. “Сабантуйда көрәшчеләрнең төп бүләген – машинаны лотереяга уйнату дөресме?”

4. “Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә”.

5. “Хоккейчы һәм футболчыларга кебек көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә кирәк”.

6. “Көрәшчеләрне район күләмендә дәрәҗәле эш урыннарына урнаштыралар”.

7. “Һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштырып, шәһәр үзәгенә элеп куярга кирәк”.

8. “Көрәшчеләрен зур ярышларга чыгармаган район башлыкларын тәнкыйтьләп язарга кирәк”.

9. “Көрәш – очсыз спорт, 30 мең сумлык форма кирәкми”.

10. “Батыр образын бары тик журналист тудыра ала”.

“Җанатарлар ярышларга йөрсен өчен, көрәштән шоу ясарга кирәк”

– Республикада спорт төрләре рейтингында татар-башкорт милли көрәше ничәнче урында тора?

– Бишенче. Көрәшне ниндидер спорт төре буларак кына күрәсем килми, ул безнең сәнгатебез, мәдәниятебез. Татарстан республикасы дәрәҗәсендә милли көрәшне финанслау буенча ниндидер аерым программа нигезендә эш алып барылырга тиеш. Хоккейга акча жәлләмибез, тиешле финанслар бүлеп биреп, көрәшнең дә дәрәҗәсен арттырырга кирәк. Бу эшне даими рәвештә берәр иганәче башкара алыр, бәлки.

Аерым категория көрәшчеләр төрле ярышларда, Сабантуйларда, бәйгеләрдә катнашып, район данын яклыйлар. Ләкин теләүчеләр саны артырга тиеш. Моның өчен бер дигән мөмкинлекләр тудырылган. Бүген заман таләпләренә җавап бирә торган спорт залларыбыз бар, универсаль комплексларыбызда 500 дән артык келәмебез җәелгән. Бу эшне татар-башкорт милли көрәше федерациясе алып бара. Аның җитәкчесе – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул үзенең командасы белән бик зур эш башкара. Билгеле, һәр район җитәкчесе үз көрәшчесен, үз командасын, үз брендын булдырырга тиеш.

Көрәш буенча Татарстан беренчелеге нинди мәһабәт көрәш сараенда уза, ә трибуналарда һәр ярышка килә торган шул ук 250 кеше утыра. Без ул ярышның финалын күп оешмалар ул көнне ял итә дип шимбә көннәрендә уздыра башладык, күрше районнар башлыкларын да чакырып карадык, рекламны арттырдык. Ләкин нигәдер көрәшкә кеше килми.

Әгәр көрәш сараена ике мең ярым кеше кереп, ярышларны карап торса, тагын ике мең ярым кеше урын таба алмыйча, урамда йөрсә, көрәшне үстерү мәсьәләсендә күңелемә тынычлык табачакмын һәм сөенәчәкмен.

Мин Кыргызстанда узучы Бөтендөнья күчмә халыклар уеннарында булдым. Көрәш залына бер сәгать алдан килдем, ике мең кешелек бинада урын юк иде, урамда тагын бер-ике мең кеше йөри. Башка илдән, бүтән төбәктән килгән вәкил буларак та залга керә алмадым. Кыргыз бабайлары калпакларын киеп, таякларына таянып, көрәш узачак залга өчәр сәгать алдан килеп, урын алганнар. Анда кафе бар иде, көрәшне шул кафеның тәрәзәсе аша, челтәр аша карап утырдым.

Бәлки безнең үзебезгә үзгәрергә кирәктер. Бу юнәлештә эшли дә башладык. Былтыр Татарстан районнары батырларын Казанның “Пирамида” комплексына җыеп, “Манзара” премиясенә татарча көрәш буенча ярышлар уздырдык. Әлеге чара үзе бер зур шоу булды.

Батырлар бәйгесен быел да үткәрергә ниятлибез. Ярыш карарага килгән кешеләргә кызык булсын өчен, бәлки көрәштән шоу ясап, бераз кагыйдәләрен үзгәртербез һәм вакытын кыскартырбыз.

Көрәшчеләргә җиңү кирәк, ә тамашачы тиз вакыт эчендә җиңүчене билгелисе килә. Әгәр көрәшчеләр бер-берсен кыска вакыт эчендә җиңә алса, ярыш тиз узачак, аны трансляцияләргә дә мөмкин булыр иде. Япон көрәшчеләре – сумоистлар бер-берсен яшен тизлегендә җиңә, ә бездә сөлге тотмый йөриләр. Бәлки замана таләпләренә туры китереп, кагыйдәләрен дә үзгәртергә кирәктер. Шул ук вакытта меңләгән еллык тарихы булган көрәш традицияләрен дә югалтырга ярамый. Бу мәсьәлә күпкырлы.

“Татар-башкорт милли көрәшен “көрәш” дип кенә реестрга кертү аны бөтен дөньяга таныту максатыннан эшләнде”

Мәскәүгә баргач, миннән: “Хәлил Хәмитович, татар-башкорт милли көрәшен Бөтенроссия спорт төрләре реестрына кертү юлында йөрисез. Көрәшнең исеме үзгәрәчәк бит: “татар көрәше” түгел, “көрәш” дип кенә аталачак. Сездән соң килгән буыннар Сезне көрәшне бетерүдә, аның исемен югалтуында гаепләмәсме?” – дип сораганнар иде. Мин: “Татар көрәше буларак реестрга керсә, ул башка регионнарга кызыклы булмаячак, чөнки чуашларның, мариларның, удмуртларның, якутларның үзләренең көрәше бар. Ә без милли көрәшебезне Россиянең башка регионнарына таралуын телибез”, –дип җавап бирдем.

Бүген беркем дә япон көрәш төрләре сумо һәм дзюдоны “япон сумосы”, “япон дзюдосы” дип йөртми. Аларның Япониядә барлыкка килгәне һәркемгә мәгълүм. Татар көрәшен дә шул рәвешле дөньякүләм дәрәҗәдә танытасыбыз килсә, кагыйдәләргә үзгәрешләр кертергә, исемен дә “көрәш” дип кенә калдырырга кирәк, дигән фикердә калам. Бәлки яңа буын көрәшчеләре мине ялгыш эшләгән дип гаепләр. Тик замана үзгәрешләр таләп итә.

Бабаларыбыз баш аркылы көрәшкән дип, бүген дә алай гына көрәшеп ята алмыйбыз, чөнки халыкка кызык түгел. Билгеле, бүләкләре дә башка төрле, зур булырга тиеш.

Күп кеше миңа “без көрәшне белмичә калдык”, диләр. Шуңа күрә төрле социаль челтәрләрдә үзебезнең төркемнәрне булдырдык. Ветеран көрәшчеләр турында язабыз, кайда һәм кайчан ярышлар булачагын тиз арада шуннан беләбез. Балтач егете Рөстәм Зарипов “Көрәш җанатарлары” төркемен булдырды, Сабантуйдан трансляция алып бара. Федераль Сабантуйдан иртәрәк кайтып китәргә туры килү сәбәпле үзем дә финал ярышларын шул рәвешле карадым, бик уңайлы. Бәлки, бу юнәлешкә дә күбрәк игътибар бирергә кирәктер. Иганәчеләр җәлеп итеп, тамашачылар арасында лотереялар уздырырга була. Без актив егетләр таптык, эшлекле төркем оештырып, планнар билгеләдек. Медиаресурсларны да актив файдаланырга кирәк.

“Сабантуйда көрәшчеләрнең төп бүләген – машинаны лотереяга уйнату дөресме?”

Татар көрәше матбугат чараларында да аз яктыртыла. Соңгы берничә елда ниндидер журналистның миңа килеп, “көрәш буенча нинди ярыш була, программалары нинди, нинди этәргеч ясала” дип сораганын белмим.

“Федераль Сабантуйда көрәшчеләрнең төп бүләген – машинаны лотереяга уйнату дөресме, кирәкме, шулай булырга тиешме”, дип фикеремне сорап шалтыраттылар, әлбәттә. Сөендем дә, көендем дә. Шунысы куандырды: бу хәл журналистларда көрәшкә кызыксыну уятты.

Үз авырлыгында җиңү яулаган көрәшчеләр арасында төп бүләкне лотереяга уйнату мәсьәләсенә төрле күзлектән карарга кирәк.

Абсолют батыр исемен яулаган ир-егет лотерея уйнатуга риза булмый, әлбәттә. 100-130 килограммлы көчле көрәшче, әйтик, Раил Нургалиев урынында булсам, мин: “Егетләр, дөрес түгел, мин иң көчлесе, минем батыр каласым килә”, –дип әйтер идем. Ә Раилнең Сабантуйларда җиңгән машиналарын санап бетергесез.

Әгәр Россиянең татарча көрәш федерациясе президенты Җәүдәт Миңнәхмәтов урынында булсам, мин: “Раилнең батыр икәнен болай да беләбез, хәзер яңа батыр кирәк. Мәсәлән, Төмәндә көрәш үссен өчен, Төмән көрәшчесенең Сабантуйда җиңгән машинага утырып кайтып китүе кирәк. Шулай булса, ул төбәктә дә татар көрәшенә кызыксыну туачак һәм Төмән егетләре көрәш белән шөгыльләнә башлаячак”, – дияр идем.

Тамашачы, журналистлар 130 килограммлы батырны 80 килограммлы көрәшче җиңүен тели. Аларга шул кызык, аларга шоу кирәк.

Республикада спорт өчен җаваплы җитәкче буларак Татарстан егетләренең җиңүенә күңелем куана. Ләкин мин оештыручы түгел, бүләкне дә мин куймаган. Бүләкләү бурычы нинди булуын да аңлау мөһим. Көрәшне үстерү, аңа кызыксыну тусын өчен үзгәрешләр булуы шарт.

Тамашачы да гел бер батырдан туя. Аның яңа батырлар, яңа исемнәр күрәсе килә. Ә абсолют батыр елдан-ел беренчелекне яуларга омтыла. “Әлегә көчем дә, кодрәтем дә, куәтем дә бар, биш-ун еллап батыр булып йөрергә телим”, – ди ул. Мин үзем көрәшкән кеше, аңлыйм.

Баш батыр булган көрәшчене биш ел ярышларга кертмәү тәкъдиме дә булды. Минемчә, бу бик үк дөрес түгел, көрәшченең гомере уза бит. Сүз федераль Сабан туе турында гына бара.

Әйткәнемчә, бөтенесенә дә ошарлык уртак кыйбла табып булмый. Аның кагыйдәләре дә, регламенты да эшләнмәгән . Ә шартлары бик күп: нинди бәйге, турнирның иганәче кем, кайсы көрәшчеләр катнаша һәм башкалар.

Үземдә дә бертөрле генә җавап юк. Кырт кистереп әйтү кыен, барыбер канәгатьсезлек белдерүчеләр булачак.

“Көрәшчеләр ярышта кем җиңүе турында алдан ук сөйләшеп, төп бүләкне үзара бүлешә”

Соңгы вакытларда бик начар, тискәре күренеш барлыкка килде. Зур бүләк куйгач, көрәшчеләр җиңү турында бер-берсе белән алдан ук сөйләшеп куялар. Районында батыр каласы килгән көрәшче көндәшенә: “Мин районда батыр калыйм инде. Җиңү яулап, машина алам да, аның күпмедер акчасын сиңа бирәм”, - ди. Келәмгә чыгып көрәшсә, ул көндәшен җиңгән дә булыр иде, бәлки. Я куркып, я эссе, авыр көн дип, яки башка Сабантуйга барасы булуын сәбәп итеп, отыла да, көндәшеннән башка Сабантуйда җиңүдән баш тартуын сорый.

Тамашачының көрәшчеләр кара канга батканчы, билләрендә сөлгеләре өзелгәнче көрәшкәнен күрәсе килә. Ә көрәшчеләрнең имгәнәсе, артык көчәнәсе килми. Бу үзара сөйләшүләр көрәшчене боза, тамашачының һәм оештыручыларның гайрәтен чигерә.

Мин моны Арча районында сиздем. Урта Бирәзә авылында Рамил һәм Эмиль Гариповлар бәйге оештырган иде. Көрәшне туктатып, батырларны җыеп: “Егетләр, әгәр бер-берегезгә бирешәсез икән яки үзара сөйләшүегезне сизсәк, машинаны авылда яшәүче герой-пенсионерга бирәбез”, – дидек. Егетләр шуннан соң гына ныгытып көрәштеләр.

Әгәр болай итмәсәң, алар бер-берсе белән кем-кемне җиңәсен алдан сөйләшеп, киңәшләшеп куя да, Сабантуйны бер сәгать дигәндә тәмамлыйлар. Ә болар бик озак көрәште. Соңгы елларда тамашачы беренче тапкыр Сабантуйның баш батыры билгеле булмыйча таралышмады. Көн эссе булуга карамастан, меңгә якын кеше көрәш барышын азакка кадәр күзәтте. Мин көрәш гадел булса, абсолют батыр исеме билгеле түгел икән, тамашачы кызыксынып караячагына тагын бер тапкыр инандым.

– Көрәшчеләр үзара килешеп, батыр исемен бүлешә, дип әйттегез. Минем фикеремчә, моның сәбәбе – җәмәгатьчелекнең, шул исәптән журналистларның да күзәтүе булмау һәм шушы җәнҗаллы очраклар турында язмау. Мәсәлән, башка спорт төрләрендә үзара килешү сизелә икән, журналистлар бу мәсьәләне күтәреп чыга, “килешү булды” дип язалар. Дөнья чемпионатларында да андый гаугалар булганы бар. Журналистлар бу низагны яктырта, һәм судьялар андый очракны башка булдырмаска тырыша. Сез килешәсезме?

– Килешәм. Журналистлар бу мәсьәләне күтәрергә, ә спортчылар үзләренең халык күзәтүе астында булуын аңларга тиеш. “Кыен хәлдә калабыз, дөрес эшләмибез”, дип уйларга тиешләр. Моның буенча төрле фикерләр булды: машина бирмичә, бүләкне акчалата бирә башладылар. Мәсәлән, Мамадыш районының Җөри авылында Кичке Сабан туен Егоровлар династиясе үткәрә, һәм анда бүләкне акчалата бирәләр. Бу очракта үзара килешеп, төп бүләкне бүлешү тагын да җиңеләя: машина сатасы юк, шул суммадан күпмедер өлеш кенә чыгарасы.

Мин үзем беркайчан да андый килешүләрдә катнашмадым. Төрле очраклар булды. Минем туганнан туган энем Азат Шәйхетдинов та беркайчан да ярышта юри бирешмәде. Иң көчле икәнсең, чыгасың да җиңәсең. Җиңелсәң җиңеләсең инде. Ялган батыр булып йөрү беркемне дә бизәми. Сүзе бүген чыкмаса, соңыннан чыгачак. Вөҗдан, күңел газабы бар бит.Бәлки бүгенге көндә күп әйберләр акчага кайтып каладыр, коммерцияләшә, һәм вөҗдан, гаделлек кебек төшенчәләр икенче планга күчкәндер.

“Хоккейчы һәм футболчыларга кебек көрәшчеләргә дә зур акчалар түләргә кирәк”

Элекке көрәшчеләр: “Безнең заманда баш батырга иң зур бүләк кызыл башлы сөлге һәм тәкә була иде. Тәкәдән бигрәк “авыл батыры” дигән дәрәҗәле исеме бар иде”, - диләр. Аннары телевизор, суыткычлар, хәзер машина бирә башладылар.

Бәлки без зур бүләкләр биреп, көрәштә батыр калу дәрәҗәсен төшерәбездер, дигән фикер дә борчый. Икенче яктан, имгәнү куркынычы бар.

Көрәш – ул зур хезмәт. Кайбер көрәшчеләр беркайда да эшләми, ел дәвамында профессиональ рәвештә бары тик көрәш белән генә шөгыльләнә. Алар өчен көрәш – табыш, алар шулай гаиләсен туендыра. Аларны шундый юл сайлаганы өчен гаепләп булмый. Ә бүген профессиональ дәрәҗәдә көрәшү, дөнья күләмендә җиңү яулау өчен атнага өч тапкыр гына түгел, көненә ике-өч тапкыр шөгыльләнергә кирәк.

Ни өчен аның хезмәте югары бәяләнмәскә тиеш? Көрәш – ул халкыбызны, татарлыгыбызны, республикабызны дөньякүләм таныта торган спорт төре. Аңа караш та икенче төрле булырга тиеш, дигән фикердә мин. Бу мәсьәләне башка спорт төрләрендә кебек зур акчалар түләү хәл итә алыр иде. Футболчыларга, хоккейчыларга, баскетболчыларга нинди зур акчалар түләнә? “Милли көрәшебез дә бик популяр, кызыклы. Күпме көч түгәбез, ә ни өчен безнең бүләк кечкенә булырга тиеш?”, – ди көрәшчеләр.

Бәлки призны бүлеп бирергәдер? Мәсәлән, шул ук футбол чемпионатында акча җиңүчеләр арасында бүленә: беренче урын яулаганнарга призның зур өлеше, икенче һәм өченче урыннарга азрак проценты бирелә. Андый бонус системасын кертү белән мин ризалашыр идем. Ләкин призның бәясен, күләмен арттырсак та, көрәшчеләрнең үзера килешеп, төп бүләкне бүлү проблемасы югалмас, дип уйлыйм. Бу батырларның гаделлегенә бәйле.

“Көрәшчеләрне район күләмендә дәрәҗәле эш урыннарына урнаштыралар”

Милли көрәш мәктәп программасына кертелсә дә, каршы килмим. Югары үсешкә ирешкән районнарда спортчыларга бөтенләй башка мөнәсәбәт: күнекмәләр оештыралар, өстәмә түләүләр каралган, формасын да бирәләр. Көрәшчеләрне район күләмендә дәрәҗәле эш урыннарына урнаштыралар.

Теләче районы башлыгы булганда Рөстәм Кәлимуллин безне студент килеш эшкә алып, төрле җаваплы вазифалар йөкләде. Без, көрәшчеләр, беребез дә Рөстәм Галиулловичны да, районны да уңайсыз хәлгә куймадык, тиешенчә тырышып эшләдек. Һәрберебез үз өлкәбездә республика күләмендә лидер булдык. Мин Теләчедә спорт комитеты рәисе идем, шул ук вакытта тренер булып эшләдем, көрәшче дә идем. Үзәк стадионда үтә торган фестивальләрдә кечкенә генә Теләче районы көрәш, футбол, хоккей буенча җиңү яулый иде.

Шуны әйтәсем килә: кайсы гына эшкә куелса да, көрәшчеләр үз хезмәтен намуслы башкара. Көрәштә җиңүгә омтылган кебек, эштә дә югары дәрәҗәләр яуларга тырыша. Данлыклы, көчле көрәшчеләр тормышта да үз урыннарын табуына игътибар иттем. Алар кайгыртучан әти дә, яхшы абый, иптәш тә, җаваплы җитәкче дә. Көрәшнең даими үсешен тәэмин итә алсак, республикада, районнарда җаваплы эшләрдә эшли алырдай шәхесләр дә әзерләр идек, дип уйлыйм. Көрәш – ул киңкырлы төшенчә.

“Һәр районда баш батырның сурәтен баннерга урнаштырып, шәһәр үзәгенә элеп куярга кирәк”

– Мәгълүмат чаралары көрәшне тиешенчә яктыртмый, дип әйттегез. Бүгенге шартларда бу өлкәдә ниләр эшләргә мөмкин, нәрсә эшләнми, дип саныйсыз?

– Милли көрәш буенча Татарстан чемпионатында 400 дән артык көрәшче катнаша, барлыгы 45 команда. Һәрбер көрәшче – үз районының батыры (үз авырлыгында). Ул чемпионатка килгәнче, туган районында ким дигәндә 5-6 көрәшчене җиңгән була. Әгәр бу көрәшчеләрнең җәмгыятьтә тоткан урынын бәяләп, дәрәҗәләрен күтәреп, аларны чын пәһлеван, батыр, баһадир буларак даими рәвештә мәгълүмат чараларында чагылдыра башласак, көрәш белән шөгыльләнергә теләүче балалар, ярышларны яратып тамаша кылучы халык саны да артыр иде.

Мин үз тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: батыр калу егет өчен зур горурлык. 10 нчы сыйныфны тәмамлаган чорда авылым Сабан туе мәйданында җиңү яуладым. Сабантуй кичендә узган дискотекага керү белән борыннар чөелде: гел башка кеше килгән, имеш. Икенче көнне иртәрәк тордым: урамнан узып баруларым да, чишмәгә суга төшүләрем дә үзгә. Гомумән, мин башкача атлыйм, күз карашым да башка, авылда иң танылган кеше, имеш. Бәлки авылдашларның мөнәсәбәте үзгәрмәгәндер дә, ләкин карашлары икенче төсле – миңа авыл батырына караган кебек тоелды.

Батыр калу өчен көрәшче вакытында тукланырга тиеш, хәмер эчеп, тәмәке тартып йөри алмый, күнекмәләрне дә калдырырга ярамый. Максат куеп, ел дәвамында үзен әзерләсә, батыр калачак. Бу кешедән зур ихтыяр көче таләп итә.

Район журналисты шушы образны, батырны танытса, район газетасына язып чыкса, тәкә күтәртеп төшкән фотосын куйса, аның көндәлек тормышын, башкарган эшләрен, гаиләдә нинди булуын яктыртса, халыкның бу көрәшчегә кызыксынуы артыр иде. Аннары шул халык бу батырның көрәшүен карар өчен ярышларга килер иде.

Бүген Раил Нургалиев турында кайда язганыбыз бар? “Федераль Сабантуйда Раил Нургалиев батыр калды” дип язмалар чыкты. Ә ул ничә тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады! Ник күкрәгенә таккан тасмалары белән протреты яки көндәшен биленнән күтәреп салуны чагылдырган сурәте шәһәр баннерларында юк? Нигә аның туган районы Теләчедә өе янында “Безнең Раилебез батыр калды” дигән баннер куелмаган? Аннан кемгә начар була. Кешедән герой ясау безнең көчтән килә торан эш. Социаль челтәрләребез, мәйданчыкларыбыз бар, ә батырлар турында язмыйлар. Җилкәсенә тәкә салган, откан яңа машинасы янында фотога төшкән баш батырның баннерын Нишләп район үзәгенә куймаска?

– Бу журналистлар эшли торган эш түгел бит.

– Район журналистлары көрәш һәм батырлар турында күбрәк язарга, сөйләргә тиеш. Бүгенге көндә телевизордан футбол, хоккей, баскетбол яңалыклары күрсәтәләр. Ә көрәш чемпионаты турында бик сирәк сөйлиләр.

“Көрәшчеләрен зур ярышларга чыгармаган район башлыкларын тәнкыйтьләп язарга кирәк”

Журналистларга һәм көрәшчеләргә ярдәмләшеп эшләргә кирәк. Тәнкыйть мәкаләләрен дә байтак язып булыр иде.

Ни өчен бүген Әгерҗе районы көрәшчеләре ярышларда катнашмый? Шәхсән үзем бу хакта район башлыгы белән ике-өч тапкыр сөйләштем. Анда сәләтле, тырыш тренерлар, көрәшчеләр бар. Республика җитәкчелеге биредә спорт комплесы төзегән, келәме дә бар, барлык шартлар тудырылган. Ни сәбәпле бу район командасы Татарстан чемпионатына килмәде? Ни өчен Казан шәһәренә килеп, көрәштә катнашу мөмкинлеге булдырылмады: финанслар, транспорт бирелмәде? Ир-егетләр ел дәвамында бу ярышка әзерләнгәннәр бит. Журналистлар район хакимиятеннән, спорт идарәсе җитәкчесеннән, шул районның теренерыннан, ел буе республика беренчелегенә әзерләнгән көрәшчедән сорау алып, камерага фикерен әйттерергә тиеш.

Югары Ослан районы Казанга терәлеп тора, ә көрәшне үстерү буенча эш анда бик сүлпән бара. Апас районында бер генә тренер эшли иде, ул мәктәптә физкультура дәресләре укыта да, аннан соң көрәш белән шөгыльләнә иде. Шуңа карамастан, Апас районы көрәш буенча алдынгылар рәтендә булды, ә бүген анда ни өчен эш сүлпәнәйде?

Бу мәсьәләне бергәләшеп яктырырга кирәк: елга бер тапкыр түгел, ә квартал саен, ай саен яңартылып торырга тиеш. Массмедиа хезмәткәрләренә рәхмәтлемен. Соңгы вакытта “Татмедиа” белән бергәләп эшлибез, журналистлар өчен пресс-турлар уздыра башладык.

Ярышлар уза торган районнарга иртән үк чыгып китәбез. Мәсәлән, Зәй районында узган чаңгы ярышын хәбәрчеләр ис-акыллары китеп карады. Ә Зәйнең чаңгы базасы Россия күләмендә иң яхшылардан санала. Барып карамаган булгач, күбесе бу хакта белмәгән дә. Ул районда спорт мәктәпләре, тренерлар эшли, чаңгычылар гына түгел, гомумән спортчылар күп. Анда төрле ярышлар уза. Шуны яктырту җитми.

Биектау районы җитәкчелеге бүгенге көндә һәрбер спортчының, команданың кайчан һәм күмпе тапкыр туп керткәнен белеп тора. Хәтта 10 яшьлек баланың да кайсы көндәш командага алка керткәнен, кайсы көрәшченең нинди ярышларда катнашканын, районда яшәүче фигуралы шуучының башка регионда җиңеп кайтканын белеп тора. Аларга мактау хатлары, букетлар, бүләкләр бирә.

Район башлыгының меңләгән мәшәкате бар: аңа 38 программаны тормышка ашырырга, спорт комплексы, башлангыч мәктәп төзергә, булган мәктәбен дә төзекләндерергә, юллар салырга, медицина өлкәсендә дә җавап тотарга кирәк. Шуңа карамастан, хакимият башлыгы спортны соңгы планга куймый, шәхсән үзе һәрдаим контрольдә тота.

“Көрәш – очсыз спорт, 30 мең сумлык форма кирәкми”

– Көрәш белән ничә кеше шөгыльләнә?

– Бүген көрәш белән 30 меңгә якын кеше шөгыльләнә. Бу санны арттыру мөминлеге бар, чөнки көрәш – иң очсыз спорт төрләренең берсе. Киеме гади: өскә – трико, аякка – борцовка, сөлге табуы да җиңел. Ә хоккей белән шөгыльләнер өчен 30 мең сумлык форма кирәк, ярышларга йөрү дә байтак чыгымнар таләп итә. Көрәшче батыр калып, таныла да ала, ул ягы бар әле.

Көрәш – бик авыр спорт төре. Әгәр спортзалга келәм җәеп, аның янына футбол һәм баскетбол тубы куясың икән, бала керә дә тупны боҗрага ыргыта я тибеп уйный башлый, берәүнең дә бүген келәмгә кереп, сөлге тотып, тирләп көрәшәсе килми, ул авыр хезмәт.

Шул авыр хезмәтне күбрәк яктыртсак иде. Журналистларыбызны гаепләп әйтүем түгел, тирәнтен яктырта алмыйбыз. Безгә уртак бәйгеләр үткәрергә кирәк: көрәш турында иң яхшы язучы мәгълүмат чыганагын, иң яхшы яктыртучы телеканалны билгеләргәдер. Шунысы борчый: бүген беркем дә бушка эшләми. “Батырлар” дигән тапшыру бар иде, эфир бәясе кыйммәт булу сәбәпле ул тапшыру да туктатылды.

“Батыр образын бары тик журналист тудыра ала”

Әгәр үзем шалтыратып чакырмасам, бүген татар көрәшенә үз белдеге белән бер журналист та килми. Футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты матчларын яктыртырга 25 камера, 30 журналист килгән иде. Ярышлар узганнан соң, «Хезмәт резервлары» стадионына килдем. Бу футбол кырында чемпионаттан соң кемнәр шөгыльләнәчәк? Ә безнең татар көрәшебез футбол ярышыннан ни белән ким? Бусын инде безгә бергәләп уйларга кирәк.

Рәхмәт, соңгы вакытларда матбугат конференцияләре оештырыла. Көрәш турында язучы аерым шәхесләр бар, мәсәлән, “Идел” журналы баш мөхәррире Радик Сабиров. Ул комментатор да әле. “Ватаным Татарстан” газетасына Илназ Фәзуллин яза. “Татарстан Яшьләре” һәм “Ватаным Татарстан” бүләкләренә көрәш буенча ярышлар үткәрәбез, бу мәгълүмат чаралары берничә ел безнең партнерларыбыз булып санала.

Көрәшче образын бары тик журналист тудыра ала. Мин Раил Нургалиевны ничек кенә мактасам да, моны тиеш дип кабул итәләр. Ә район хәбәрчесе көрәшчене зурлап язып чыкса, башкача була.

“Ватаным Татарстан” газетасында басылып чыккан көрәшчеләрнең җиңүләре турында язмаларны, медальләр таккан фотоларны күрү миңа да республика күләмендә узучы көрәш ярышларында катнашырга этәргеч булды. 1991 елда җиңү яулавым турында мәкалә һәм фотографиям бысылып чыккан “Ватаным Татарстан” газетасының саны сандыгымда саклана. Мин ул язманы балаларыма, оныкларыма күрсәтә алам бит. Шундый язмаларны көрәшченең әти-әнисе, туганнары да саклый. Чабаксарда яшәүче апам минем турында “Татарстан яшьләре”ндә басылып чыкан фотографияле язманы альбомында саклаган һәм очрашуга үзе белән алып килгән иде. “Без язабыз, ләкин кем укый аны” дип әйтә торгандыр журналистлар. Укыла да, саклана да ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100