news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Хәле яхшыруга бара дигәндә генә». Актанышта туып-үскән билгеле адвокат Чаллыда үлгән

Марс Йосыповны бик яшь килеш пневмониядән үлгән улы янына җирләгәннәр.

news_top
«Хәле яхшыруга бара дигәндә генә». Актанышта туып-үскән билгеле адвокат Чаллыда үлгән

Бүген Чаллыда 5 нче номерлы адвокатлар коллегиясе хезмәткәрләре адвокат Марс Йосыпов белән хушлашты. Аңа 54 яшь иде. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Марс Йосыпов озак авырган, күптән түгел генә аны инфекцион хастаханәдән Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә (БСМП) күчергәннәр һәм реанимациягә салганнар. Инде эшләр яхшыруга бара дигәндә генә, Йосыповны кардиология бүлегенә күчергәннәр. Биредә аның хәле кисәк кенә начарлана. Узган төндә ул вафат була.

Марс Йосыпов Актаныш районында туган, Волгоград тикшерү мәктәбен тәмамлаган. Туксанынчы елларда Чаллыга килгән. Адвокатурага кадәр Тикшерү бүлегендә эшләгән, аннары Кама аръягы төбәк коллегиясен җитәкләгән.

Марс Йосыповны шәһәр зиратына, улы янына җирләгәннәр. Улы 2013 елда әле бик яшь килеш пневмониядән вафат булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар