Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

“Хәләл” стандартлары комитетының рейды: "Хәләл" билгесен кем куптарып атарга хокуклы?

Эшмәкәрләр Мөселманнар Диния Нәзарәтенең “Хәләл” стандартлары комитетының рейды белән канәгатьсезлеген белдерде. Бу хакта алар “Татар-информ”га хәбәр итте.

news_top_970_100
“Хәләл” стандартлары комитетының рейды: "Хәләл" билгесен кем куптарып атарга хокуклы?
8 октябрь көнне Татарстан Мөселманнары Диния нәзарәте Казан туклану нокталарында рейд уздыруы турында хәбәр итте. Сайттан билгеле булганча, “Хәләл” комитеты хезмәткәрләре Вахитов һәм Идел буе районнарындагы туклану нокталарында булып, “Хәләл” сертификатларын кулланылуын тикшергән. 

Диния нәзарәте сайты язуынча, рейд вакытында "Хәләл" стандарты сертификатларының булмавы, яки срогы чыгу очраклары ачыкланган. "Халыктан булган аерым дәгъвалар расланды", диелә.

Комитет хезмәткәрләре иң башта Спартак урамы, 2 йорттагы "Омар Хайям" кафесын тикшергән. Кафе "Хәләл" комитетында сертификация үтмәгән булса да, анда комитетның билгесен кулланылган. Комитет белгечләре "Хәләл" билгесен рөхсәтсез куллануның нәтиҗәләрен аңлаткан һәм "Хәләл" логотибы төшерелгән наклейканы "алып атуны контрольдә тоткан". Фотодан күренгәнчә, билгене "Хәләл" комитеты хезмәткәре үзе алган. 

Икенче эш итеп "Гранат" кафесын тикшергәннәр. "Кафеда "хәләл кафе" атамасы булса да, кафе "Хәләл" комитетына документлар күрсәтә алмаган. Кафе администрациясе хәләл ит сатып алуын әйтү белән генә чикләнгән. Комитет хезмәткәрләре "Хәләл" брендын намуссыз куллану очрагының нәрсәгә китерүе хакында җиткергәннәр һәм сертификация үткәрергә тәкъдим иткәннәр. 

Киләсе тикшерү "Сити Центр" үзәгендә булган. Мөфтият оешмасы сертификация бирмәгән булса да, "Вкус востока" элмә тактасында "Хәләл" комитетының билгесен куллана. Контролерлар соравы буенча бина эчендәге билгеләрне кафе хезмәткәре алган. 

Meat point кафесында да шул ук күренеш - хәләл язуы бар, ә сертификация срогы 31 августта ук чыккан. Комитет хезмәткәрләре сертификация үтәргә тәкъдим иткән.


Фотолардан күренгәнчә, “Хәләл” хезмәткәре законсыз рәвештә кулланылган “Хәләл” билгесен үз куллары белән ертып алган. 

“Алар үзләре “Хәләл” этикеткасын ертырга тиеш түгелдер, килергә, сөйләшергә тиешләр дип уйлыйм. Сез моны алмасагыз, шундый җәза каралган дип әйтергә тиеш. Башта безгә билгене алыгыз дияргә, аннары без баш тартсак үзләре алырга дип уйлыйм. Гомумән алганда, сертификат наклейкасын алар түгел, без алырга тиеш”, -диде “Омар Хайям” кафесы хуҗасы Илнар.

Илнар әйтүенчә, “Хәләл” билгесе иске җитәкчедән калган. Күптән түгел кафеның хуҗасы үзгәргән, әмма аларда элек ябыштырылган наклейкалар калган. “Мин үзем анда түгел идем. Мин бу сорауларда компетент түгел, әгәр компетент булсам, үз сүземне әйтер идем”, - диде ул.

Илнар "Хәләл" комитеты вәкилләре белән киңәшеп алачагын әйтте. Берникадәр вакыттан соң кабат сөйләшкәндә Илнар фикерләрен үзгәртте. Бу безнең гаеп, “Хәләл” стандарты вәкилләренең ул билгеләрне алырга хакы бар, диде ул.



"Гранат" кафесы хуҗасы үзен гаепсез дип саный. 

“Беренче тапкыр документларсыз килде. Документыгызны күрсәтегез дидем, оныттык, диләр. Мин нигә документларымны күрсәтергә тиеш? Бәлки алар урамнан кергәндер? Икенче тапкыр мин югында килгәннәр. Без ризыкларны “Хәләл” сертификаты булган урыннардан гына алабыз. Аларның хәләл билгесен алырга хакы юк. Үз куллары белән элгән урында гына алсыннар”, - диде “Гранат” кафесы хуҗасы Дания Абдуразакова.



Сайтта “Meat point” кафесы телгә алына. Кафе җитәкчеләренең берсе Сергей әйтүенчә, аларда тикшерү узмаган, чөнки аның фикеренчә, тикшерүдән соң акт төзелә. Җитәкчеләрнең тагын берсе – Руслан Наумов сайтта язылганнар белән килешүен белдереп, “барлык мәсьәләләр эш тәртибендә хәл ителә”, - дип белдерде.



“Хәләл” стандартлары билгесе өч тигез хокуктагы кулланучыныкы – ТР Мөселманнары Диния нәзарәте, “Хәләл” стандартлары комитеты, “Тест-Татарстан” республика сертификация методик үзәге ябык акционерлык җәмгыяте. “Хәләл” билгесе үз теләге белән узган сертификация узган кулланучыларга бирелә. Дини билге булу сәбәпле, аңа патент алу мөмкин түгел дип аңлатты “Тест-Татарстан” үзәге директоры урынбасары Сергей Гогин.

Сергей Гогин “Тест-Татарстан”ның бу билгене тигез хокуклы кулланучы булуын искәртте. Әмма ул “Хәләл” стандартлары комитетының бу рейды турында хәбәрдар булмаган. “Мин рейд хакында яңалыкларда күрдем, әмма үзем анда булмагач, комментарий бирә алмыйм”, - диде ул. Сергей Гогин әйтүенчә, “Хәләл” билгесен законсыз рәвештә куллану очраклары бар. Әмма әлегә бер генә очрак буенча да дәүләт органнары аша җәза бирдерү очрагы булмаган.

“Мин рейд ничек дөрес узарга тиешлеген белмим. Мин рейдларга йөрү өчен тикшерү органы түгел. Без күргән очракта “Хәләл” билгесен алып куюларын сорарга тиештер мөгаен. Мин үзем мондый хәлгә юлыккан очракта, “Бу билгене ал”, - дип әйтәм ул. “Хәләл” хезмәткәрләре үз куллары белән “Хәләл” билгесен ертырга хокуклымы?” – дигән сорауга ул “Мин юрист түгел, мин белмим”, - дип җавап бирде.


"Хәләл" комитеты вәкилләре шушы рәвешчә рейд уздырырга һәм үз куллары белән "Хәләл" билгесен куптарырга хаклымы? Бу сорауны без юрист, "Проверенный бизнес" интернет ресурсы баш редакторы Сергей Кощеевка юлладык.

"Әгәр кемдер килеп, чит объекттагы наклейкаларны куптара икән, бу вәкаләтләрне арттыру (самоуправство) яки хәтта хулиганлык булырга мөмкин. Эшмәкәр үзенең хокуклары бозылу очрагы буенча прокуратурага яки эчке эшләр министрлыгына гариза белән мөрәҗәгать итә ала", - диде Сергей Кощеев. 

"Ул рейд түгел, контроль"

"Ул рейд түгел", - диде Мөселманнар диния нәзарәтенең "Хәләл" стандарты комитеты җитәкчесе Ирек Җиһаншин.


- Рейд узды дип мәгълүмат чыкты бит?

- Аны ялгыш шулай дип чыгаралар. Ул рейд түгел, ә предприятиеләргә бару, хәләлме юкмы икәнен карау.

- Ә кемнәр чыкты соң анда? Хәләл стандарты хезмәткәрләреме? Әллә Диния нәзарәтеме?

- Диния нәзарәте түгел. Диния нәзарәтенең хәләл комитеты бар. Без һәр көнне чыгабыз. Ул рейд түгел. Бары тик оешмалар белән элемтә кору. Кем хәләл эшли, дөрестән дә хәләл булсын дип, алар белән эшләү.

- Монда рейд дип язылган иде, шуңа күрә сорыйм.

- Аны шулай диләр инде. Бу контроль дип әйтәм.

- Ирек хәзрәт, тагын бер сорау бар. Фотода сезнең хезмәткәрләр кафедагы хәләл билгесен куптарып ала.

- Алмыйлар алар. Мәсәлән, кеше кафены ала сатып ала. Кафеда шул логотиплар бар. Ул кеше хәтта аңламый да, торамы-тора ди, мин кафе итеп кулланам, ди. Һәм безнең хезмәткәрләр килә дә әйтә - шулай-шулай, әгәр дә хәләл икән, сезнең кәгазьләр булырга тиеш ди. Ул әйтә, юк минем бернинди дә кәгазь юк. Ә менә сезнең анда хәләл логотип тора. Ә ул минеке түгел, ул миннән алдарак, миңа саткан кешедән калды дип әйтә. Хәләл түгел икән, аны алырга кирәк. Алыгыз дип үзләре әйтә. Бу рейд түгел. Роспотребнадзор рейд ясый ала. Без хәләл комитеты гына.

- Сезнең хезмәткәрләрнең бу билгене кеше кафесында үз куллары белән куптарып алуы ни дәрәҗәдә дөрес?

- Әгәр хуҗасы әйтә икән, алыгыз, бу хәләл түгел дип әйтә икән, алалар инде.

- Бәлки ул кешеләр үз куллары белән куптарырга тиештер?

- Бу бит мародерство түгел. Ул үзе ул оешманың хуҗасы үзе әйтә, ярар алай булгач, алыгыз дип әйтәләр. Тешләрен кысып алырга кирәкме әллә рәсемдә матур күренсен дип? Вандализм кебек, башларын кара битлек кидерергәме? 

- Сезнең хезмәткәр бит суд приставы түгел. Суд карары юк. Сезнең хезмәткәрләр үз куллары белән алгач, ул башка төрлерәк.

- Суд приставы түгел. Шундый әйберләр бар, дингә кагылган. Кеше әйтә икән кошерный дип, ул аны расларга тиеш. Әгәр әйтә икән хәләл дип - хәләлне расларга тиеш. Ул расламый хәләлне, юк минем монда хәләл юк. Ә нигә ул билге монда эленеп тора? Алыгыз дип үзләре әйтәләр.

Хәләл төшенчәсе ул дәүләти түгел. Безнең Россия Федерациясендә закон буенча дин дәүләттән читләштерелгән. Хәләл сүзе дини эчтәлеккә ия. Мөселманнарның Диния нәзарәте хәләл таләпләренә контроль, раслау һәм хисапка куюны уздыра торган органы бар. Ул Хәләл стандартлары комитеты.

Ул бит анда Россия флагын да, башка әйберне дә алып атмый, ә хәләл дип язылган этикетканы ала. Һәм бина администраторыннанмы, җитәкчесеннәнме моңа рөхсәт бар.

- Ә бу рейдларда "Тест Татарстана" катнашамы?


- Ә "Тест Татарстана" ни өчен катнашсын?

- Аларның да бу билгегә хокукы бар бит. Хокуклары булгач, алар да катнашырга тиеш түгелме дип сорыйм.

- Алар хәләл дигән сүзгә хокуклы түгел бит.  Бу билгенең хокук иясе Татарстанның мөселманнар Диния нәзарәте. Икенчесе Хәләл стандартлары комитеты. Өченчесе ЗАО "Тест Татарстана". ЗОА "Тест Татарстана" - алар мөселманнар да түгел, аларның хәләл сүзенә нинди катнашы бар?

- Нишләп алайса "Хәләл" билгесенә хокуклары бар соң аларның?

- Анысын белмим. Анысы миңа мәгълүм түгел.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100