Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәләл кашлар, ак керфекләр - матурлык индустриясе ниләр белән гаҗәпләндерә?

Матурлык индустриясе зур адымнар белән алга атлый. Бу өлкәдә һәрдаим ниндидер яңалык барлыкка килә, тенденцияләр үзгәреш кичерә. Бүген нинди каш һәм керфекләр модада икәнен шул өлкәдәге осталардан сораштык.

news_top_970_100
Хәләл кашлар, ак керфекләр - матурлык индустриясе ниләр белән гаҗәпләндерә?
https://pixabay.com/ru

Каш-керфек ясаучыларның күбесе яшь студент кызлар яисә декрет ялындагы әниләр дигән фикергә килдем үзләре белән сөйләшкәннән соң. Бу өлкәдә эшләү өчен БДИны да югары балларга бирергә кирәкми, югары белем алу турындагы диплом да мәҗбүри түгел икән. Үзең теләгән бер матурлык юнәлешен сайлап аласың да, иң күп дигәндә 1-2 айлык курсларда укып, сертификат алып эшли башлыйсың. Кемгә матур каш, керфек кирәк дип, социаль челтәрләрнең берсендә аккаунт ачып җибәрү үзең турында белгертү дә, реклама да булып тора.

Бер көнне бер танышым: «Кич белән керфек ясаттым. Юкка барганмын, мастер бу вакытта инде арыган була. Бик үк матур булмады әле бу, ошап бетмәде миңа. Икенче юлы алданрак - иртәнге сәгатьләргә язылып куярга кирәк», — ди. Күрәсең, керфек ябыштыруның да үз серләре бар.

«Әти-әнидән акча сорамыйм»

Гөльяр Камалова, 22 яшь, студент: «Башта уку белән керфек ясау эшен бергә алып бару кыенрак иде. Хәзер ияләштем инде. Соңгы елларда әти-әнидән акча сораганым юк. Эшләгәнем үземә җитә. Паралардан кайткач, көненә 2-3 кеше кабул итеп өлгерәм. Һәрберсенә якынча 2-3 сәгать вакыт кирәк. Башта миңа килгәч, әлбәттә, кешенең нәрсә теләгәнен ачыклыйбыз, аннары аның йөз төзелешенә, күзләренә карап, үз киңәшләремне бирәм.

Бер-ике ел элек бик озын, күләмле керфекләр сайлыйлар иде. Хәзер исә классик керфекләргә, табигый булып күренгәннәргә өстенлек бирәләр. Мәктәп укучылары да, олыраклар да килә. Классик керфекләрне эшләтү 1000 сум тора. M, L бөгелешле керфекләр өчен өстәмә түләргә кирәк булачак. Эшли башлаган чакта ук миннән канәгать калмаган берничә кыз булды. Аларга икенче килгәндә ташлама тәкъдим иттем. Хәзер андыйлар юк».

Альбина Нургалиева, 28 яшь, белеме буенча фармацевт, психолог. «Инде ике ел керфек ясау белән шөгыльләнәм. Балам кечкенә, балалар бакчасына йөри. График аркасында үз һөнәрем буенча эшли алмыйм. Керфек үстерүгә укыдым. Аның тәртибе шундый: кешенең керфегенең һәрберсенә өстәмә тагын бер ясалма керфек ябыштырыла. Әгәр дә 2D дип аталган күләмдәге керфек сайлана икән, бу вакытта кешенең һәр керфегенә ике ясалма бөртек ябыштырыла дигән сүз. Һәм алга таба да шулай дәвам итә ала — 20Dга кадәр. Алары инде Голливуд йолдызларыныкы кебек була. Үземнең иң куе дигәне 5D ясаганым булды. Берара күз читендәге керфекләрне салават күпере төсләрендә ясау да модада булып алды. Мондыйларны күбрәк бәйрәмнәргә, туйларга ясаталар. Мәсәлән, бер кызның туй күлмәгендә шәмәхә төстә ниндидер бизәкләр бар иде, аның күз кырыена шәмәхә керфекләр куйдым. Хәзерге вакытта омбре модада, мәсәлән, яшел күзле кызның керфекләре кара, ә очларын яшел итеп ясап була. Яңа елга күп кеше очларын ак итеп эшләтте.

Кешенең үз керфегенең уртача озынлыгы — 8-10 мм. Ясалма керфекнең уртачасы — 11 мм. Берсендә 15 ммлыны да ясаганым булды, бу бик озын инде, кашларга кадәр. Хәзер «лисичка» бик популяр. Бүген кызлар күбрәк табигыйлеккә игътибар итә башладылар.

Иң авыры - күз кырыендагы кыска, 3-4 ммлы керфекләр белән эшләү. Эшләү вакыты керфекнең нинди куелыктагысын сайлануга бәйле: 1,5 — 2 сәгать чамасы. Мин 3 сәгать итеп калдырам, чөнки төрле очраклар була. Көнгә 2-3 кеше кабул итеп өлгерәм, бәйрәм алдыннан 4 тә булды. Керфекнең куелыгы арткан саен бәя дә күтәрелә. Кемнәрдер керфекнең бөгелешенә карап та бәяне күтәрә.

Керфекләрне тагын бер матурайту ысулы — ламинирование. Гади генә итеп әйткәндә, керфекләрне бөдрәләтү һәм буяу. Анысы 1,5-2 айга җитә. Керфекләрнең очлары ук буяла, шуңа күрә алар озынаеп киткән кебек, бик матур булып торалар», — дип аңлатты барысы турында да Альбина.

Каш ясауның хәләл ысулы

Кашларны исә төрле ысуллар белән тәртипкә китерергә була икән. Кемдер артыкларны пинцет белән йолкып ташлый, җеп белән эшләүчеләр дә бар. Алай гына да түгел, кашларны матурлауның хәләл ысулы да билгеле.

Рамилә Хәмидуллинага 22 яшь, аның инде үзенең матурлык салоны бар һәм үзе хәзер каш ясау буенча курслар да алып бара. «Мин каш ясау белән 16 яшемнән бирле шөгыльләнәм, - диде ул. - Ул вакытта әле Түбән Камада тора идем. 10 сыйныфта визаж курсларына бардым да миңа бу эш ошап китте. Башта иптәш кызларыма каш ясый идем. Акчага түгел, ул вакытта хобби кебек иде. Әкренләп өйдә кешеләрне кабул итә башладым. Аннан Казанга килдем, укырга кердем. Белемем буенча мин биотехнолог. Ул вакытта югары белем алу миңа бик мөһимдер кебек тоелды. Хәзер аңа вакытымны әрәм итмәс идем. Бәлки, алга таба кирәк тә булыр, кем белә инде аны. Бер үк вакытта укыдым да, каш та ясый идем. 18 яшемдә үземнең салонымны ачып җибәрдем.

Минемчә, теләге, максаты булган һәр кеше каш ясарга өйрәнә ала. Кемнәрдер ярты ел эчендә дә зур уңышларга ирешә. Акча ягыннан чыгып караганда, төгәл сумманы атау кыен. Каш ясаучы мастер бер көн эчендә 3 мең дә, 100 мең сум да эшли ала. Кешенең ничек эшләвеннән тора. Көненә 400 мең эшләүчеләрне дә беләм.

Мин инде өч ел дәвамында каш ясарга өйрәнергә теләгән кызларны укытам. Укыту белән генә дә яшәргә була. Ул миңа яхшы гына керем китерә. Күптәнге клиентларымны ташлыйсым килми, аннары каш ясау миңа үземә дә ошый, ләззәт китерә. Ул эшемне дә ташламыйм. Кешеләр минем яныма килеп, бәхетле килеш китәләр икән, икеләтә шатланасың.

Ике ел ярым элек минем янга бер мөслимә кыз килде. Матур каш ясатасы килгән иде аның. Башта буядык, аннары әзрәк йолкып, дөрес формага кертергә кирәк булгач, ул миңа ислам динендә йолкырга ярамаганлыкны әйтте. Башка берәр юл уйлап табуымны сорады. Шунда без аңа йолкымыйча, калган төкләрне төзсезләндердек кенә. Шуннан соң мин бу ысулны тирәнрәк итеп өйрәнә башладым. Хәзер инде каш ясауның хәләл ысулына өйрәтәм. Бүгенге көндә бу ысул бик киң таралган һәм популяр. Һәм нәкъ менә бу юнәлешне өйрәнергә теләүчеләр саны күп. Курсларыбызда төрле шәһәрләрдән һәм чит илләрдән килгән катнашучылар да бар. Хәләл каш ясау ысулын диндә булган кызлар гына сорамый. Казанда хәләл каш ясау миннән башлады.

Өйдә дә, салонда да бер үк төрле матур каш ясап була. Аерма бары тик сервис — хезмәт күрсәтүдә генә булачак. Хәзер күп кешегә яхшы сервис мөһим була башлады. Каш ясаучылар адым саен. Әлбәттә, өй шартларында каш ясату арзанрак — уртача 400-600 сум. Салонда кыйммәтрәк — 1000 сумнан башлана. Салонның кайсы районда урнашуы, машина куяр өчен урыны бармы-юкмы, биредә чәй, каһвә биреләме — болар барысы да бәягә йогынты ясый. Бәлки, берәр төрле ташламалар системасы бардыр.

Мин перманент, микроблейдинг һәм татуаж ясарга да укыдым. Ләкин бу ысуллар белән ясалган бер генә дә камил, матур эш күргәнем булмады. Мин бу ысуллар белән берничә кешегә генә эшләдем дә туктадым. Хәзер кешеләргә күбрәк табигыйлек кирәк. Үзләренең булган кашларын матурлатып җибәрер өчен килә күбесе. Мин ул ысулларга каршы. Үземә килгән кызларга да киңәш итмим аларны. Алар бит барысы да тәннең өске катламына билгеле бер төстәге пигментлар кертү белән бәйле.

Минем салонда берничә дәрәҗәдәге мастер эшли. Бәяләре белем дәрәҗәләренә, осталыкларына карап куелган — 1000-1800 сумга кадәр.

Башта әти-әниләрем минем шөгылемә ышанмыйча гына караганнар иде. Тора-бара тормыш шартларым яхшыга таба баруын күргәч, аларның да фикерләре үзгәрде».

«Каш ясаучы шәфкать туташыннан күбрәк акча эшли»

Резидә дә каш ясый. Элек ул шәфкать туташы булган. Декрет ялында каш ясауны үзләштереп, шул өлкәдә эшләп киткән. «2016 елдан бирле каш ясау белән шөгыльләнәм. Үз һөнәремә рәхәтләнеп кире әйләнеп кайтыр идем дә, мөмкинлегем юк. Анда бит кизү торырга кирәк, график. Хәзерге вакытта өч кечкенә балам бар, шуңа күрә әлегә кешеләрне өйдә кабул итәм.

Бу эш белән дә акча эшләп була. Иртәдән кичкә кадәр эшләсәң, шәфкать туташы хезмәт хакыннан күбрәк тә алырга була. Моның өчен интернетта үзеңнең аккаунтыңны дөрес итеп алып барырга, кешене җәлеп итәргә кирәк. Иң мөһиме — үз эшеңнең профессионалы булу. Бүгенге көндә дә укудан туктап тормыйм, әле хәзер дә укыйм: төрле марафоннарда катнашам, вебинарлар карыйм. Матурлык индустриясе бер урында гына тормый бит. Көн саен ниндидер яңалык чыгып тора, яңа буяулар барлыкка килә. Хәзерге вакытта озак вакытка кашларны өскәрәк, матур итеп тарап кую бик популяр.

Беренче клиентларым иптәш кызларым булды, аннары «сарафан радиосы» үз эшен эшләде. Авитога да белдерүләр биреп карадым. Һәр мастерның үз клиенты табыла ул. Без каш ясаучы кызлар белән очрашкалап, чәйләр эчеп, бөтен яңалыклар, лайфхаклар, серләребез белән бүлешәбез. Алай бер-беребез белән конкурент дип тә әйтмәс идем.

Мин кешенең табигый сыйфатларына игътибар итәм. Кашны үстерү буенча киңәшләр бирәм. Кына, махсус буяулар белән буйыйм һәм формасын ясыйм. Кайбер кызларның кашлары болай да бик матур, хәтта буямаска да киңәш иткәнем булды. Бәясе - 500 сум. Моңа кашны буяу һәм форма ясау керә.

Миңа төрле кешеләр килә, хәтта араларында мәктәп укучылары да бар. Аларга, әлбәттә, әниләре рөхсәте кирәк. Башта әниләре белән килеп карап китәләр, аннары үзләре генә дә киләләр. Пенсия яшендәге ханымнар да йөри, күбрәк урта яшьтәге кызлар - 25-35 яшьтәгеләр.

Үзем медицина өлкәсендә эшләгәч, мин әлбәттә, бар әйбернең дә стериль булуына нык игътибар итәм», — диде Резидә.

«Матур каш йөзне ачып җибәрә»

Каш һәм керфекләрен матурлаткан кызлар белән дә сөйләшеп алдык. «Мин кашларымны хәләл ысул белән ясатам. Бик матур була ул, йөзләрем ачылып китә. Артык төкләрне төссезләндерәләр һәм матурлап тарап куялар. Авырттырмый да, якынча бер айга җитә. Миңа бик ошады, моңарчы мастер өендә ясый иде. Хәзер үзенең кабинетын ачты. Бәяләре төрлечә бугай. Мин ул вакытта 500 сум түләдем, хәзер арткандыр инде», — диде Регина.

Венера исемле кыз да үз фикерен әйтте.

«Кашларымны салонда эшләттем: микроблейдинг ясаттым. Бик матур итеп эшләп бирделәр, 3800 сум тора иде ул вакытта. Аны да белеп эшләргә кирәк шул. Мин бу останың эшләрен бер ел чамасы карап бардым, аннары гына бардым аның янына. Алайса йөзеңә бөтенләй туры килмәгән кашлар да ясап җибәрергә мөмкиннәр.

Керфекләрне элек гел бер остада ясата идем. Җайлы инде үзе, сүз дә юк. Керфекләр матур, озын, шулай өч атна рәхәтләнеп йөрергә була. Аннары башка җирдә ясатканым булды, тик ошамады. Керфекләрем ябыша башлады. Болай карап торышка бик матур иде үзе. Җилеме начар булгандырмы, ябыша, авырттыра, кычыттыра башлады. Яхшы оста тапсаң, бер кыенлыгы да юк, киресенчә, рәхәт кенә», — ди Венера.

Керфек үстерү турында үткәргән сораштыруларда 70 кешенең 19ы ясалма керфеккә өстенлек бирде. Шуларның 17се бу юлны бик җиңел, бизәнүгә вакыт сарыф ителмәвен өстенлек дип аңлатты. Дүрт кыз исә бер тапкыр эшләп караган да, хәзер туктый алмый икән.

Монда инде «Кашың кара, күзең кара, үз җаеңны үзең кара», — дип, һәркемгә үзенә ошаганын сайларга кушасы гына кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100