Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хөкүмәт йорты түбәсенә кунучы каргалар белән көрәш өчен 43 миллион сарыф итәчәкләр

Каргалар зоопарктагы бегемот, жираф, аюларның азыгын урлап, Хөкүмәт йорты түбәсенә алып менеп китә икән.

news_top_970_100
Хөкүмәт йорты түбәсенә кунучы каргалар белән көрәш өчен 43 миллион сарыф итәчәкләр
Владимир Васильев

Мәскәүдә Россия Хөкүмәте бинасын каргалардан саклау өчен 2021 һәм 2022 елларда ел саен 21,3 миллион сум бүлеп бирәчәкләр. Шулай итеп, Хөкүмәт бинасы түбәсенә кунучы кошлар белән көрәш 42,6 миллион сумга төшәчәк. Бу турыда РБК хәбәр итте.

Каргалар белән көрәш чаралары аерым атап әйтелми. Россиядә Кошларны яклау союзының Новосибирск бүлеге рәисе Елена Шнайдер сүзләренчә, каргалар белән көрәшкә табигый ысуллар җәлеп итәргә кирәк. Моның өчен лачыннар һәм бөркетләр яхшы. 

«Әгәр алар бөркетчеләрне ялларга җыенсалар, бик яхшы булыр. Әгәр бу акчалар каргаларны кууның акыллы ысулына тотылса, кошларны үтерүгә сарыф ителмәсә, бу — акыллы карар», — ди белгеч.

Шнайдер сүзләренчә, кошларны бетерүнең кире эффект китереп чыгаруы ихтимал. Үтерелгән каргалар урынына кыргый табигатьтән яңалары киләчәк, ди ул.

Мәскәү халкы да каргалардан зарлана. Алар өс киемнәрен дә буярга, сандугачлар һәм үрдәкләрне ояларыннан куярга, йорт хайваннарына да һөҗүм итәргә мөмкин. Өстәвенә, төрле авырулар да ияртүләре ихтимал. 

«Орнитоз, сальмонеллез, кош гриппы китереп чыгара торган Ньюкасл авыруы — болар кеше өчен бик куркыныч. Орнитоз үлемгә китерергә мөмкин», — дип сөйләгән орнитолог Вадим Мишин РЕН ТВ каналына.

Хөкүмәт йорты бик биек булганга, аны каргалар яраткандыр, ди белгечләр. Шәһәр читендә чүплекләр күпләп ябылгач, алар азык эзләп бирегә килә. Якында гына зоопарк бар, каргалар читлектәге җәнлекләрнең азыгын урлый да, якындагы биек бина өстенә алып менеп китәләр, шунда ял итәләр, дип сөйли белгечләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100