Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәерлесен насыйп ит (Ләйсән Мусина)

Галия Сафина мәктәптә инглиз теле укыта. Яшь, өметле мөгаллимә. Факультатив итеп кытай телен дә алып бара. Бишенче «В» ларның сыйныф җитәкчесе дә. Мәктәптә икенче елын гына эшли.

news_top_970_100

Мәктәпкә эшкә килергә атлыгып тормаса да, дүрт ел институт тәмамлаганым әрәм булмасын, эшләп карыйм, дип кайтты ул район мәктәбенә. Аңа карата хезмәттәшләренең, мәктәп директорының да хөрмәте зур, чөнки үз фәнен бик яхшы укыта Галия Хәлилевна. Нинди бәйге, конкурс булса да аны гына җибәрергә торалар. Бүген дә «Яшьлегем-хөрлегем» эшләүче яшьләр фестиваленә концерт номеры әзерләп, мәш килеп укытып, тормыш тәгәрмәчендә тиендәй «тәгәрәп» йөргән көннәре…

***

Чәршәмбе көн. Башка көннәрдән әллә ни аермалы берни юк бүген дә. Дәресләр иртәнге сигездә башланды. Биш сәгать инглиз теле, аннары бер сәгать алтынчыларга кытай теле укытты Галия. Кытай теле дигәннән, аны үткәрергә бөтенләй яратмый. Фәнен ярата, тик менә «факультатив» дигән исем бирелгәнгә күрә балаларның бер дә исләре китми. Шуңа күңеле төшә кызның. Дәрес дип аталучы фәннәрдә ичмасам билге өчен дип булса да тыңлап, кушканны эшли укучылар.Тик менә кытай теле дәресендә хәлләр мөшкел. Җитмәсә, дәресләрдән соң, балалар тәмам хәлдән тайгач бит ул факультативлар.

***

«Факультатив» үткәреп чыкты да, ухылдап эш өстәленә ауды кыз. Лимон кебек сыкканнар диярсең, бер дә хәле юк. Күзләрен йомып яткан килеш, яңа укытып чыккан кытай теле дәресен янә күз алдына китерде.

…Алмаз, гадәттәгечә, иң арткы партада ашханәдән алып чыккан ипи кисәге кимереп утырды. Түп-түгәрәк зәңгәр күзле, сары чәчле бу малайга сүз әйтмәде инде Галия. «И бала, бала. Тамагын ачмыни соң шулхәтле. Ипинең дә каты, „кибән“ башы бугай, йомшагы юк идеме икәнни», — дип кенә уйлап куйды. Балачакта гел ашап торасы килә шул. Сөйләшеп алсаң гына да ашыйсы килә башлый. Ә болар идәннән түшәмгә тузан күтәрерлек итеп котырышалар. Ничек ашыйсы килмәсен, ди. Шуңа күрә дәрес булмаса, ашауларына каты бәрелми укытучы кыз балаларның. Җитмәсә, Алмаз кебек «тәти» малайларга ничек сүз әйтәсең? Программаны үзләштереп бара, укытучыга каршы дәшми. Беренче партада утыручы Тимур белән чагыштырырлык та түгел. Бу тыңлаусыз малайга түзәр чамасы калмады укытучының, дәрес саен яңа «шөгыль» аның. Йә симәнке чиртә, йә ручка эченә кәгазь бөтәрләп тыгып иптәшләренә шуны өреп утыра, йә калганнарны сөйләштерә. Кайбер көннәрне парта астыннан чыгарып булмый үзен.

Бүген тагын да «мавыктыргыч» шөгыль тапкан. Галия тактага кытай иероглифлары язган арада телефонын алып «Контр Страйк» уйный башлаган. Укытучы бу кыланышка юл куймады. Малайның телефонын алып, «сенсорлы дустын» әти-әнисе белән килеп алырга кушып, үзенең «сейф» ына бикләде.

Ул арада арткы партадагы кызлар белән малайлар да «чыш-пыш» лашып алды. «Укучыларны тынычландырып „факультатив“ ның яртысы узып та киткән икән. Әйтәм тагын бернигә дә өлгерә алмадык», — дип уфтанды кыз. «Факультатив» бетүне хәбәр итеп кыңгырау шалтырауга укучылар авыр сумкаларын бер як җилкәләренә асып, шапы-шопы, мыш-мыш килеп, этешә-төртешә кабинет ишегеннән коридорга атылды. Кием элгеч янында да бер-берсен үртәшеп, озак кына матавыкландылар.

Гадәттә иң беренче чыгып чабучы Тимур гына әкренәйде бүген. Телефонсыз калуына нык ачуы килгән малай ишеккә иң ахыргы булып атлады. Жәлләтәсе килеп, күзләрен сыта-сыта ялган яшь тамчылары чыгарырга тырышты. «Кытай телегез шул китаянкаларыгызга гына кирәк булса инде» — дип мыгырданып, ишекне тибеп кенә япты да, ташбака кебек өстерәлеп кенә чыгып китте.

***

Чираттагы дәрес башлануны хәбәр итеп кыңгырау шалтырады. Галия кирпеч кебек авыр тоелган башын чак күтәрде. Үз башы баш, менә монда тагын егерме ике баш кереп тулган. Тезелешеп бишенчеләр утыра. Исенә төште кызның — класс сәгате бар бит! Мәктәп күләмендә уздырылучы «Нәүрүз» гә әзерләнәчәкләр. Бөтенләй онытылган. Тиз арада үзен рәткә китерде кыз, сыйныфны җыйды. Чарада катнашасы бишенче сыйныф «Нәүрүзбикә» се сайланды. Парлы бию биисе егетне дә билгеләделәр. Сыйныфның «рәссам» нары стена газетасы ясарга алынды. Галия калганнарга күмәк концерт номерында башкарылачак җырны өйрәтте. Кырыйдан карап торсаң, бал кортларының бал җыюын хәтерләтә иде кабинеттагы әзерлек.

***

Класс сәгате беткәндә күз аллары караңгылана, башы гөҗли иде кызның. Әйтерсең лә башына меңләгән бал корты ябышкан. Ардырган. Күзләре дә йокымсырый. Аз булса да башымны төртеп алыйм диеп, өстәлгә капланды. Шул арада берәү кабинет ишегенә шакый. Төз буй-сынлы, коңгырт чәчле таныш түгел бер егет ишектән кереп килә. Һади Такташның үзе диярсең. Ул акыллы күзләр, тулышкан иреннәр, бөдрәләнеп төшкән калын коңгырт чәчләр…

— Сез кем? — ди аптырап калган кыз таныш түгел егеткә.

— Хи-хи-хи, мин инде, Галия, җаным, ми-и-ин. Әллә юри кыланасың. Кем юсын синең класс идәнеңне?! Өченче каттагы кабинетлар ел башыннан минем өстә ич. Тор, әйдә, тор. Әнә, идәнең тутырык кәнфит чүбе. И-и-и, бу бала чаганы. Тор, тор, чүпләреңне җый, әле тагын җиде кабинет юасым бар, — дип сөйли егет.

Хатын-кыз тавышлы егет күрүеннән сискәнеп башын күтәрде кыз. Төш күргән икән бит ул. Мизгел эчендә йоклап кителгән. Кабинетка идән юучы Розалия апа кергән. Тавык төшенә тары керә дигәндәй, Галия егет белән саташа. Керер, ди, бар, мәктәп кабинетына шундый чибәр егет. Бала-чагадан, ата-анадан, тулы гәүдәле, кызыл иренле шушы Розалия ападан башка кем йөрсен монда.

«Супер-контик», соктан бушаган каплар, кәнфит кәгазьләренең күплегеннән, менә-менә түгелергә тора иде чүп чиләге. «Тагын дежур тормаганнар. Һич рәткә кертеп булмый бу балаларны. Кай арада чыгып чапканнар. Иртәнгә бу килеш калдырып булмас, йә тикшерү килеп керер», — дия-дия урамга чүп түгәргә чыгып китте кыз. «Балетки» гына кигән нәзек аяклары белән чүп савытына илтә торган сукмактагы бозларга курка-курка гына басты. Егылмасам гына ярый, дип уйлап кына бетергән иде, шапылдап боз өстенә килеп тә утырды. Кыз белән бергәләп чүп тулы пакет та егылды. Соктан бушаган тартмалар, чүп пакетын тишеп чыгып, елтыраган боз өстенә — иреккә чәчелделәр. Нәкъ укытучы авырса мәктәптән кайтып «сызарга» торган укучылар кебек. Кыз үзен сүкте, үртәлде, елыйсы килде. Балаларның чүп тә түкмәвенә бер ачуы килсә, аларга шул гадәти эшне дә тиешенчә үтәтә алмаганы өчен үзенә ачуы килде.

Өенә кайтыр юлда кибеткә кереп чыккач, кызу-кызу атлады Галия. Бүген бигрәк алҗыды. Тамагы ач, башы авырта, чүп вакыйгасын исенә төшертеп, биле сызлый. Кайткач тагын дәфтәр тикшерәсе, иртәгә укытачак дәресләренә план язасы бар. Тау кадәр икән бу укытучының эше. Әле бөтенләй исеннән чыккан, киләсе атнада «Яшьлегем-хөрриятем» бәйгесенең зона туры. Аңа әзерлеге дә чамалы гына. Кайсына гына өлгерсен соң кыз, бәйгегә әзерләнсенме, дәфтәр тикшерсенме, Алмаз, Тимур кебек тыңлаусыз, киребеткән укучылар белән «көрәш» сенме?! Мәктәп көне-көне белән чыннан да көрәш кырына әйләнә. Дәрес барган мизгелдә дә, сугыш чукмары малайларның сикереп тора якалаша башлауларын көт тә тор. Хөсетле картлар кебек бигрәк ачу саклый торганнары да бар балаларның. Кая килә диген син шулкадәр үзсүзлелек.

***

Галия кайтып кергәндә энесе Алимас, ипи өстенә юан гына казылык кисәге куеп, аягүрә чәй чөмереп йөри иде. Малай хоккей түгәрәгенә ашыга. Кыз энесенә артык игътибар биреп тормый гына үз эшләрен карады. Чәйләп алгач, аш куеп җибәрде, коймак болгатты. Әнисе белән энесен тәмле әйберләр белән сыйларга ярата кыз. Син пешергән тәмлерәк була, дип мактап ашагач, тагын да күңеле була. Әтиләре Хәлил Галия белән Алимас кечкенә чакта ук башка гаиләгә киткән, шуннан соң күрешкәннәре юк. Өчәүләшеп яшәп яткан көннәре Сафиннарның.

Кичке ашны бергәләп ашау кебек, тагын бер матур гадәтләре бар. Һәр кичне бергәләшеп зал якка чыгып утыралар да кемнең көне ничек узуы турында сөйләшәләр. Алимас кына аз сүзле, әллә ни ачылып китми. Галия үзенең хәлләрен ара-тирә дәфтәр тикшереп сөйли.

«Дүртенчегә» иптәш итеп телевизорны да кабызалар. Гадәттәгечә, аларны уздыра-уздыра «Җөмһүрият ТВ» каналыннан «Көндәлек күзәтү» тапшыруын алып баручы диктор сөйли. Кичә иртәгә укытучыларның хезмәт хакларын арттыру турында сюжет күрсәтеләчәк дип «анонс» ясаганнар иде. Бу сюжетны сүзгә мавыгып күрми калмыйк, дип ара-тирә телевизорга текәлеп үк карап көтәләр. «Наконец-то! Моны карамасаң, йоклый алмассың дип борчылган идем инде», — дип үчекләп алды апасын Алимас көтелгән сюжетның башлануын күргәч. Барысы да шым булып экранга текәлде. Галия сюжетны караса да берни аңламады. Корреспондент сөйләгән сүзләрне ишетмәде дә ул. Экранда көндез Галиянең төшенә кергән егет басып тора. Кыз аптырап, агарынып китте. Төштә йөзен аерамачык күрә алмаса да корреспондентның УЛ булуына ышанычы зур иде.

Йокларга яткач да күзенә тиз генә йокы кермәде. Серле егет турында уйланды. Әллә бер дә күрмәгән шул журналист егеткә гашыйк булдымы? Буй-сыны туры килә, чәче генә бераз башка төстә. Буяткандыр, журналистлар үзгәрешләр ярата бит алар, дип уйлады кыз.

Төшендәге егетнең кем булуында шикләре булса да, экрандагы егетне шушы көннән башлап уеннан чыгара алмады Галия. Икенче көнне дә, өченче көнне дә, атналар буе өенә йөгерә-йөгерә кайтты. Тиз генә эшләрен бетереп, һәр кич саен, телевизор каршына үзенчәлекле «свидание» га ашыкты. Дәфтәр тикшерү белән онытылып, тапшыруның сәгате узып китә күрмәсенгә, будильник та куйгалады. Тырышып-тырмашып дәрес темасы аңлатып, балалар белән мәш килеп кайтканнан соң, егет әзерләгән сюжетларны карап юанды.

***

— Соңгы кыңгырау бәйрәменә «Җөмһүрият ТВ» лылар безгә килә быел. «РОНО» дан тәкъдим иткәннәр. Әзерлек «на уровне» булсын. Һәрберегезгә дә ышанам. Йөзгә кызыллык китермик, тырышып әзерләник, –диде мәктәп директоры Исмегөл Әкрамовна коллективны тиз генә «пятиминутка» га җыеп.

Көтелмәгән хәбәрдән күбесенең кәефе кырылды.

— Иске блузкамны гына киярмен дигән идем быел, тагын каян акча аласы булыр инде, — дип уфтанды ике баласын үзе генә үстерүче татар теле укытучысы.

— Егерме бишенә көн аласы идем, җибәрми болай булгач, — дип кәефсезләнде «физкультурник».

Иң борчылганы педагог-оештыручы булгандыр.

— Быелгы унберләр җүнләп көйгә дә баса белми, ничекләр генә вальс биеп чыгарлар, — дип зарландылар. Аңа кушылып, «хоровик» җырлый белмәүләрен дә өстәде. Чыгаралышларның җитәкчеләре генә сыйныфын якларга, аларның җырлый да, бии дә беләләр икәнен чын күңеленнән исбатларга тырышты.

Галиянең генә шатлыгы эченә сыймый, чөнки «Җөмһүрият ТВ» дан киләләр! Ул киләчәк. Галия, әйтмәсәләр дә, сизә. Ул булмаса, тагын кем килсен, ди? Уку-укытуга кагылышлы сюжетларны гел ул эшли бит.

Кыз «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә ныклап әзерләнде. Әйтерсең лә, унберенче сыйныфны үзе тәмамлый. Кичәгә дип өр-яңа костюм-итәк сатып алды. Яңа блузка сатып аласы була, дип борчылган укытучы алдында гаепле дә хис итте әле үзен. Киемнең яңа яки иске булуы экран аша күренми. Телевизор бит ул төсле, якты күрсәтә. Галия дә бер киеп ияләнгән киемен генә кияр иде дә, булдыра алмый. Журналист егет алдында бик матур булып күренергә тиеш ул. Бер дә телевизорда балкыйсы килүдән түгел кызның да яңа кием алуының сәбәбе…

***

Егерме бишенче май. Бәйрәм көне. Күпертелгән шарлар, биюләр, җырлар, мәктәпнең ирешелгән уңышлары турында «сөйләүче» стенд бәйрәм рухы өсти. Барысы да әзер. Рәт-рәт тезелеп баскан укытучылар коллективы, җырга-биюгә «оста» унберләр барысы да «Җөмһүрит ТВ» дан килүчеләрне көтә.

Менә алар директор белән бергәләп мәктәп капкасыннан керәләр. Һәркем дулкынлана. Кемдә нинди дулкынлану, кем кая төбәлгән. Галия дә бик нык борчыла, йөрәге дөп-дөп тибә, кунаклар килгән якка борыла, таныш йөзне эзли. Күптән көтелгән күрешү менә-менә хәзер була…

…Тик, УЛ килмәгән…

***

Өенә бик кәефсез генә атлады кыз, хыяллары чәлпәрәмә килде. Чынга ашмас хисләр белән үзен алгысытып йөргәненә үзен жәлләде дә, тиргәде дә. Аның белән беркайчан да юллары кисешмәсен аңлады. Телевизорны бөтенләй карамас булды, бар игътибарын әнисе-энесенә, эшенә, укучыларына бирде.

***

Җәйге каникуллар җитте. Эштән бушаган Галия иптәш кызына кунакка шәһәргә барып кайтырга булды. Калага килүгә, иң беренче «Кольцо» сәүдә үзәгенә керде. Үзе генә уйланып, хыялланып кибетләрдә йөрисе килде аның. Әле бер, әле икенче кибеткә кереп күлмәкләр, күзлекләр, сумкалар карады.

Ахырдан «Книжный мир» үзенә тартты. Китаплар арасында күзләре йөгереште. Һәрбер китап кызны, тәмле әйбер шикелле, үзенә чакырып кына тора. Китап битләрен ачып-ачып иснәде. Китапларның хуш исе башын әйләндерде. Һәрберсен җыйнап өенә алып кайтасы. Шул китаплар эченә кереп югаласы, китаплардагы матур тормыш белән яшисе килде. Хыялларына бирелеп, «Психология» бүлегенә борылды кыз.

Ни күрсең — аның каршында таныш «буй-сын» тора. Шул инде, шул! Шундый ук коңгырт, куе Такташныкыдай дулкынлы чәчләр. Исенә төшерде кыз. Ничек исенә төшмәсен, ди. Телевизорны сүндереп куя алса да, уй-хисләрен бәйләп куя алмады бит ул. Ә менә китап кибетендә очратырмын диеп һич кенә дә уйламады. Галия үзен бик тиз кулга алды, егет йөзе белән аңа борылганчы диеп, ашыга-кабалана сумкасына көзге эзләргә кереп «чумды». Ул арада каушаудан сумка эчендәге бар «байлык» кибет идәненә чәчелде.

Каршысында торган «буй-сын» бу тавышка борылды. Кызның сумкасыннан коелган әйберләрне җыя башлады. Кызның башында җилләр уйнады, йөрәгендә күбәләкләр очты. Шул арада бөтен ачу-үпкәләре онытылды. Менә-менә хәзер аларның күзләре очрашачак. Кирәк-яраклары чәчелгәнгә бераз оялса да, сөенеп тә куйды кыз. Менә бит ничек туры килде очрашу! Кызның йөрәге шартлар дәрәҗәгә җитте. Күпме хыялланган очрашу бит! Менә алар бик якын, кара-каршы торалар. Шулай булса да, кыз һаман да егеткә күтәрелеп карамаган. «Ә ул булмаса», дигән шикләндергеч уй куркыта кызны егеткә күтәрелеп карарга.

Менә егет җыешкан әйберләрен Галиягә таба сузды. Ниһаять, Галия аңа карарга батырчылык итте. Тик… бу кеше УЛ түгел иде. Кыз бер агарды, бер кызарды. Таныш түгел егетне рәхмәт әйтеп уздырып җибәрде. Күңеленең тагын бер кат алданганын аңлап күз яшьләре чыга башлады. Тик, үзен кулга алды кыз. Моннан соң елыйсы, җебеп торасы килми иде аның.

Дөньяда аның да барлыгын исенә төшерде бу очрашу. Үзалдына максат куйды. Кайда, нинди хәлдә булса да аның белән күрешәчәкмен дип, теләк теләде. Яшь күңелнең хыялларына чик юк иде. Бу теләген күңеленә «беркетеп» куйды. «Ничек, кайда күрешсәк тә риза. Бер генә булса да очрашсак иде», — дип пышылдады үз-үзенә.

***

Беренче сентябрь дә килеп җитте. Янә мәктәп шаукымы башлана. Галия Хәлилевнаны да «стаж» лы укытучылар рәтенә кертергә була быел. Өченче елын укыта бит. «Безнең мәктәптә ярты ел укыту, башка мәктәпләрдә бер ел укытуга тиң», — дигән иде кызга шаяртып мәктәп директоры эшкә алганда. Алай санасак, «стаж» ы тагын да арта. Укыту тәҗрибәсе арта барса да, үзен башка хезмәттә сынап карау хыялы да уянды кызның. Бу уку елыннан соң шәһәргә күченергә уйлады. Киләчәктә тәрҗемәче булып эшләп карарга тели. Аннары, УЛ да калада. Дөнья түгәрәк бит. Бер күрешәселәренә дә ышана кыз.

***

Яңа уку елының дүрт ае йөгерттереп узды. Кар-буранлы декабрь ае да килеп җиткән. Быел эшендә җаваплылыгы тагын да артты Галиянең. Һәр сишәмбе, укучыларны инглиз теленнән олимпиадага әзерләү бурычын йөкләделәр. Бүген дә тырышып, кагыйдәләргә басым ясап шөгыльләнделәр. Арып-талып өенә кайтырга чыкканда сәгать биш тулып киткән иде. Озак эшләнгән бүген. Кайчан да булса аның белән очрашасы минутларын күз алдына китереп, тагын да ялкынланып эшли хәзер Галия.

Гадәттәгечә, кайтыр юлда кибеткә сугылды. Өйдәгеләрен сөендерәсе килеп, мандариннар сатып алды. Кибеттән чыгып өч-дүрт адым гына атлаган иде, әнисе шалтыратты. «Кич белән рәхәтләнеп чәй эчәрбез, бер-ике шоколад ала кайт әле», — диде кызына. Аш бүлмәсендәге тонык ут астында чөкердәшеп чәйлиселәрен күз алдына китереп, сөенә-сөенә кире кибеткә керде Галия. Озак сайланып тормыйча, чикләвекле ике шоколад алып чыкты. Чыгуга ни күрсен — 7 «В «дагы Тимур колакчыннар кигән килеш, әкрен генә кибет каршындагы «зебра» дан чыгып бара. Идарәне югалтып, юлның әле бер ягына әле икенче ягына чыгып, ыжгырып өстенә килгән машинаны да күрми малай. «Тиму-у-ур», кызның тавышы бөтен урамга яңгырады. Малайны юл кырыена этеп чыгарып өлгерде кыз. Укучысын фаҗигадан саклады. Менә үзенең дә аягы таймаса икән Галиянең… Кыз үзе дә «зебра» дан чыгып җитә язган иде, ләкин тайгак боз аның йөгереп баручы аяклары белән «шаярырга» булды.

Галия ялтырап яткан боз өстенә барып төште. Мандариннар дә төрлесе-төрле якка бозлы юл буйлап тәгәреште. Галиянең аяклары машина тәгәрмәче астына эләкте.Берни уйларлык, сүз әйтерлек хәле дә, көче дә бетте шул мизгелдә…

***

Һәлакәт булганга дүртенче ай китеп бара. Теге чакны машина йөртүченең рульдә барганда йөрәк өянәге кузгалган булган. Йөртүче ир-атны үлгән, диделәр. Ә Галиянең яшьлеге «арба» га беркетелгән хәзер.

Кыз укучысын коткаруына үкенми. Ул үзе теләп ярдәмгә ашыкты. Беркем дә аңа Тимурны коткарырга кушмады. Укучысының гомерен саклап кала алуына горурлана яшь мөгаллимә. Әле ярый исән калдым, аякларым да бәлки йөреп китәрләр, дип өметләндерә әнисен. Тик, үзе генә калган чакларда үртәлеп елый.

Озакламый янә Соңгы кыңгырау бәйрәме җитә, узган ел шул чарага әзерләнүләрен исенә төшерә кыз. Аның турындагы якты хыяллары да кабат бөреләнеп ала. Күңелен алгысытып егет турында уйлый да, янә үртәлеп елый. Аякка бәлки, басармын, дип уйласа да, бик нык икеләнә. Аннары, кире үз аягында атлап йөри башласа да, егет белән күрешә алмасын яхшы аңлый. Күрешүнең кирәге дә юк аңа хәзер. Галиянең тормышы икегә бүленде чөнки. Һәлакәткә кадәрге һәм аннан соңгы тормыш. Ә журналист егет һәлакәткә кадәрге тормышының бер яктылыгы.

***

Ямьле майның бер көнендә өй телефоны шалтырады. Әнисә апа йөгереп барып телефон трубкасын алды.

— Хәерле көн, гафу итегез. «Җөмһүрият ТВ» каналыннан борчыйбыз сезне. Мин хәбәрче Ләйлә Зәйниева. Галия Сафиналарга дөрес шалтыратаммы? Сөйләшеп булырмы аның белән? — ягымлы гына хатын-кыз тавышы сорау арты сорау яудырды. Әнисә апа йөгереп кызы янына керде. Баласының аягы сызлаудан бераз басылган чагы, ул йоклый. Нишләргә белмәгән ана сөйләшүне үзе дәвам итте.

— Әнисә апа, сез менә дигән кыз үстергәнсез, рәхмәт сезгә. Эшеннән тыш вакытта да укучылары турында уйлаган… Галия эшләгән батырлыкны башкаларга үрнәк итеп күрсәтмәсәк, безнең тарафтан ялгышлык булыр. Әйдәгез, безнең телеканалга Галия белән сюжет эшлик әле. Сюжет ярдәмендә, аякларына операциягә акча җыюга да ирешә алырбыз, — дип тәмамлады тәкъдимен «Җөмһүрият ТВ» каналыннан элемтәгә чыгучы.

Әнисә апа ризалашты. Кызының рәхмәт әйтмәячәген белсә дә ризалашты. Баласын янәдән тормыш агымына кертеп җибәрәсе килә иде ананың.

Галия тәкъдимне әнисе уйлаганга караганда күпкә авыррак кабул итте. Акча җыю турындагы фикер бигрәк тә ошамады кызга. Галиянең монысына ук беркайчан да ризалашмыйсы билгеле иде. Шунда ук кырт кисеп, юк, диде. «Кемнеңдер ашарына да юк, мин бит әле, үз аңымда, тамагым тук, нинди акча җыю ди ул», — дип ярсыды кыз.

Килеште ана. Баласының анысына риза булмасын баштан ук сизенде. Галия әллә кире әйтеп арды, әллә барыбер була башлады. Сюжетка төшәргә ризалашты. Ярый, килсеннәр, барыбер ул түгел бит. Ул булса да, аны күрүдән берни дә үзгәрмәс. «Элеккеге» тормышындагы уй-хыялларны хәзерге тормышына күчерә алмый шул кыз, кирәксенми.

Көтелгән көн килеп җитте. Егерме бишенче май иртәсе. Тәрәзәдән ургылып кергән шомырт чәчәге исләре Галиянең борынын кытыклый. Кояш та күңелен күтәрергә тели кызның. «Мәш киләләрдер инде безнекеләр», — диде чәйләп утырганда кыз әнисенә. Мәктәптә эшләп йөргән «аяклы» чакларын исенә төшерде ул. Кызына күз яшьләрен күрсәтмәскә тырышып, чәй өстәргә торды Әнисә апа. Булган хәл өчен үзен дә гаепле хис итә. Каян гына кире кереп шоколад алырга кушкандыр кызына. Ашап карамаган әйбермени, кибеттә бетеп торса ярар иде! Күрәчәкне алдан белсә, әллә ниләр эшләр иде адәм баласы.

Әнисә апа да кич Алимасы, Галиясе белән чөкердәшеп сөйләшә-сөйләшә, түгәрәкләнеп чәй эчәргә генә теләгән иде шул. Күрәчәктер инде. Улы белән ана хастаханәдә кунды ул төндә… Әнисенең күз яшьләрен күреп алган кыз, аны юатырга тырышты. «А, ну-ка, әни, елама әле. Хәзер килеп җитәләрдер дә инде, елап торырсыңмыни кеше каршында», — дип юатып сөендерде кыз әнисен. Мәктәптә генә түгел, Сафиннарда да «вакыйга» бүген. Сюжет төшерү көне бүгенгә билгеләнелгән.

Ишектә кыңгырау шалтырады. Галия зал якта, кунакларның кергәнен шунда көтә. Әнисә апа йөгереп барып ишекне ачты. Менә керделәр. Сөйләшә-сөйләшә киемнәрен салалар, ахрысы. Ләйлә Зәйниева да килгәндер, арттарак калдымы икәнни. Бер дә хатын-кыз тавышы ишетелми, дип уйлады кыз.

— Апа, гафу итегез, бүген соңгы кыңгырау бәйрәме булганлыктан, сезгә Ләйлә килә алмады. Иртә белән генә барасы урыннарыбызны алмаштырдылар. Аны башка мәктәпкә сюжет эшләргә җибәрделәр. Ләйләнең үзенең дә бик нык киләсе килде сезгә, тик, кушканны үтәмичә булмый шул. Мин, Райнур булам. Хәбәрче Райнур Хафизов. Сезнең белән танышуыма бик шатмын. Галия турында күп ишеттем соңгы арада. Сюжет төшерергә мине җибәрүләренә дә, кызыгыз белән таныша алачагыма сөендем. Үзе кая соң әле Галия? — диде хәбәрче егет.

Галиягә бу сөйләшү өзек-өзек булып кына барып җитте. Аның исемен ишетүгә кыз каушады, дулкынланды, уйларын бер күчкә җыя алмый изаланды. Әллә үз бүлмәсенең ишеген эчтән бикләп кертмәскәме, чыгып китегез дип кычкырыргамы, дип арлы-бирле коляскасын тәгәрәтте.

— Исәнмесез, Галия, — диде елмаеп зал бүлмәсенә керә-керешли Райнур.

— Хәерле көн-н-нәр, исәнмесез-з, — диде агарынган Галия.

Беренче тапкыр күрешү… Шул төз буй-сын, чәч төсе дә нәкъ төштәгечә. Такташ үзе килеп баскан диярсең. Зәңгәр экран үзгәртебрәк бирә икән бит чәч төсен. Буятмаган, ахрысы. Кайчан, ничек, ләкин аның белән «арбада» килеш күрешермен дип уйламады кыз. Нәрсә диде әле егет? Галия белән танышачагыма сөендем, диме? Ник иртәрәк күрешмәделәр алай булгач? Галия «аяклы» чакта юллары нигә кисешмәде?

«Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк», — дигән мәкаль бар. Ничек, кайда күрешсәк тә риза, бер генә булса да күрәсе иде, дип теләде шул кыз. Теләге чынга ашты. Теләкләрне дә тели белергә кирәк. Ничек тә ярый, булсын гына, дип түгел, хәерлесен насыйп ит, дип сорарга кирәк икән бит.

«Тели белсәң — теләк, тели белмәсәң — имгәк», — дигән мәкаль бар. Ничек, кайда күрешсәк тә риза, бер генә булса да күрәсе иде, дип теләде шул кыз. Теләге чынга ашты. Теләкләрне дә тели белергә кирәк. Ничек тә ярый, булсын гына, дип түгел, хәерлесен насыйп ит, дип сорарга кирәк икән бит.

Хәзер Галия теләкләрне дөрес «инструкция» буенча теләр инде. Беренче очрашу чынга ашты, калганы ничек хәерле, шулай булсын…

Райнур да әллә нишләп дулкынланып калды кызны күргәч. Ярый әле киеренкелекне бозып ишектә кемдер янә кыңгырау чыңлатты. Әнисә апа йөгереп барып ишекне ачты. Ишекләрне тибеп кенә ачып-яба, зебра аша чыкканда да колакчыннар гына киеп йөри торган «текә» Тимур килеп керде. «Кер, кер, улым», — дип каршылады аны Әнисә апа. Тимурны тиргәмәскә, Галия янына килсә, өйгә кертергә, дип сүз куешканнар иде алар кызы белән.

— Галия Хәлилевна, исәнмесез. «Последний звонок» иде бүген. Мәгез, — үсмер малай, тирләп-кызарып, Галиягә сирень чәчәкләре бәйләмен сузды.

— Хәлләрегез ничек соң? — укытучысының җавап биргәнен дә көтмичә ашыга-ашыга дәвам итте Тимур.

— Ни бит әле Галия Хәлилевна, мин үзем кытай телен өйрәнә башладым. Ошап китте кәкре-бөкре хәрефләрне язу. Җәйге каникулларда шөгыльләнә алмассызмы икән минем белән? Бераз гына булса да. Әни белән дә киңәштек, унбердән соң тәрҗемәчегә укырга китәргә дә исәп бар.

Сиреньнең хуш исе, язгы саф һава йорттагы һәркемнең йөрәгендә шатлыклы өмет уятты. Һәркемнең үз өметен. Хәерлесен генә насыйп ит, Раббым.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100