Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәерлегә булсын, алда тагын ни көтәдер?» - үзизоляцияләүдә кыланулар дәвам итә

Үзизоляция чорында халык үзенең кәефен күтәрү өчен ниләр генә кыланмый.

news_top_970_100
«Хәерлегә  булсын, алда тагын ни көтәдер?» - үзизоляцияләүдә кыланулар дәвам итә
https://pixabay.com/ru

Үзизоляция чорында интернет челтәрләрендә кызыклы видеолар таралып кына тора. Мисал өчен, чираттагы видеода авыл халкы бар эшен ташлап, гаиләсе белән трактор өстенә менеп бии башлаган. Алар Россиянең популяр төркеме, «Евровидение — 2020» конкурсында катнашырга тиеш булган Little Big төркеменә пародия ясаганнар. Барысы бергә бер дулкында биюләре, хәрәкәтләре күңелле аптырашта калдыра.

«Уф, үләм! Әлеге видеода кызыклы моментлар күп. Игътибар белән карагыз. Илнар өстә качып тора, имеш, ул күренми. Төрле якка ташланган аяк киемнәре. Илшат соңыннан бөтенләй трактор өстенә ятты, Зәлинә һәм сыерлар аптырашта. Миңа калса, без Little Big төркеменнән дә шәбрәк», — дип яза кызыклы видеолар белән уртаклашучы блогер Резидә.

Инстачылар карантинның халыкны шул дәрәҗәгә җиткерүенә басым ясыйлар.

«Афәрин, булдырасыз, кәефне күтәрдегез», «Раушания, нишләвең бу?», «Юләрләр көтүе», «Карантин интернет юләрләнүләргә юл ачты», «Менә үзизоляция кешеләрне нишләтә, хәерлегә булсын, алда тагын ниләр көтәдер?» — дип яза алар.

 Берсе исә, авыл эшчеләре темасын күтәреп алган: «Авылда эт кебек эшләсәң дә хәерчелек, эшләгән кешенең акчасы да, кадере дә юк».

Икенче видеода Шыгырданнан дүрт бала анасы өздерә. Әлеге хатын бию көенә оста итеп бии, чәчләрен туздырып, гаҗәеп хәрәкәтләр ясап сөендәрә тамашачыларны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100