Хәерле эш сорау өчен нинди дога укырга кирәк?
Әлеге сорауга ТР Диния Нәзарәтенең “Хәләл” комитеты җитәкчесе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирә.
- Пәйгамбәребез (с.г.в.)дан: “Иң олы дога нинди дога?” дип сораганнар. Пәйгамбәребез: “Раббәнә әтинә фид-дуньйә хасәнәтән үә филь-ахирати хасәнәтән үә кына азабән-нәәр. Бирахмәтикә йә әрхамир-рахимиин” дип җавап биргән.
Хәерле гамәлләр, хәләл эш сорап, әлеге доганы укырга була.
Әгәр кеше Коръән укый белә икән, Коръән укып, хәерле гамәлләр сораса да, иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә аны кабул итәр.