«Хәерчелектә яшәгәнче, икенче хатын булам»
Хуҗасы - тырыш, җаваплы, терәк булырлык ир. Хәзер бу хакта әти-әнисенә һәм туганнарына гына хәбәр итәсе калды.
Наилә гаиләдә төпчек өченче бала булып үсте. Ул үзен белгәннән бирле әтисе эчте, өйгә акча алып кайтмады диярлек. Әнисе берүзе гаиләне ашатырга һәм тормышны алып барырга тырышты. Наилә әтисенең исерек килеш әнисенә авыр сүз әйтүен, әнисенең изелеп яшәвен, барысына үзе йөгереп, хәлдән таеп үксеп елаганын, акчасызлыктан тилмергәнен күреп, әнисен кызганып, әтисенә нәфрәтләнеп үсте.
Наиләнең тизрәк мәктәпне бетереп, шәһәргә укырга китәсе һәм эшкә урнашасы килә иде. Мәктәпне тәмамлауга түгел, туган йортындагы тавыш-гаугадан, җитмәүчелектән качып шәһәргә чыгып китүенә куана иде ул.
Наилә шәһәрдә кооператив техникумына укырга керде. Уку белән бергә ул акча эшләү уе белән яна башлады, ничек тә әнисеннән акча алмаска, үз акчасына яшәргә теләде. Ул төркемдәшләре йоклаганда, иртүк торып, ике подъезд идәнен юып кайтты, дуслары укудан соң ял иткәндә, ул листовкалар таратты, официант та булды, бала да карады.
Укуын тәмамлап кулына диплом алганга да куанды, дус кызының тәкъдиме белән аның туганының кибетенә сатучы булып урнашты. Кибет хуҗасы кызның тырышлыгын күреп, аңа кәгазь эшләрен тапшырды һәм акчасын да яхшы түләде. Наилә яхшы хезмәт хакына куанды, әнисенә ярдәм итә алуы белән үзен бәхетле тоя иде. Ул әнисенә кирәк әйберен алып бирде, кунакларга барганда да бүләкне үзе алды, акчалата ярдәм итте.
Наиләнең егетләр турында уйларга да вакыты юк иде, ул соңга кадәр эшкә чумып утырды. Аның эштә тоткарланганын белеп алган кибет хуҗасы аны яллап торган фатирына кайтарып куярга тәкъдим итте. Бер утырып кайтудан ни булсын дип, Наилә хуҗасына каршы килмәде. Әмма Кәрим кызга игътибарын арттырды, әле төшке ашка чакыра, әле кич кайтарып куя. Наилә Кәримнең бу игътибарыннан уңайсызлана башлады. Кыз Кәримне якын кешесе итеп тоя, күңеле аңа тартыла, әмма хисләргә иркенлек бирергә ярамый дип, үзен кулга алырга тырышты.
Өйләнгән, ике балалы Кәрим тәки кызның башын әйләндерде. Ике арада мәхәббәт кабынды, алар бер-берсен күрмичә тора алмый башладылар. Наилә аңа гаиләле икәнен гел исенә төшереп торды, ә ул балалар бераз үссен дә, мин аерылам дип ышандырып килде. Ел арты ел узды…
Наилә бу билгесезлектән туйды, чөнки аның да кияүгә чыгып, бала табасы килә иде. Наиләнең 27 яшьлек туган көнен алар икәү генә билгеләп үтте. Кибет хуҗасы, хәзер инде үзен Наиләнең хуҗасы итеп тойган ир-ат беренче хатыныннан аерыла, балаларын калдырырга җөрьят итә алмады. Бу кичтә Наилә аңа гаилә корырга теләвен әйтте. Ул өйләнгән кеше булгач, бу мөмкин түгеллеген аңлаган кыз мөнәсәбәтләрне туктатырга, аерым юлдан китәргә тәкъдим итте.
Кәрим бәйрәмнең мондый юнәлеш алуына әзер түгел иде. Наиләне ярата, хатынына да битараф түгел, балаларны да әтисез итәсе килми. Бу сөйләшүдән соң ул озак уйланды һәм мәчеткә килде, хәзрәт белән сөйләште.
Наиләне сабыр булырга өндәде, тиздән барысы да хәл ителәчәк, дип ышандырды Кәрим. Алар өчәүләп ислам нигезләрен өйрәнделәр, намазга бастылар, кыска күлмәкне озынга, озын чәчне яулык астына яшерделәр. Әйе, өчәүләп — Кәрим, аның хатыны һәм Наилә.
Наилә икенче хатын булырга риза иде. Хуҗасы - тырыш, җаваплы, терәк булырлык ир. Хәзер бу хакта әти-әнисенә һәм туганнарына гына хәбәр итәсе калды. Әнисе ни әйтергә белмичә, алай да була икән дип аптырап калды, әтисе авыз эченнән быр-быр килеп канәгатьсезлек белдермәкче иде. «Хәерчелектә, тормыш ямен күрмичә, исерек көйләп яшәгәнче икенче хатын булам», - дип бер генә әйтте Наилә. Бу сүзләре белән ул әтисенә балачактан булган ачуын чыгарды да салды. Наиләнең әнисенең туганнары бу никахка ризалык бирмәскә кушты. Авылда булмаган хәл, кеше көлдермәгез, диеште алар.
Монда Наилә хәл иткән иде инде, артка юл юк иде. Ул яраткан ир-атны югалтырга теләми, Кәримнән балалар алып кайтасы килә, ул бу көнне 7 ел көтте.
Никахтан соң Кәрим Наилә белән икесенә фатир яллады, ә беренче хатын белән балалар үз фатирында яши. Җиде ел бергә яшәү дәверендә аларның кызы һәм улы туды. Кәрим йорт төзеде, яңа йортка күчкәч, аларның өченче балалары туды. Наилә үзен бик бәхетле тоя, иренә уртак бизнесларын алып барырга ярдәм итә, бергәләп үз куышларын тәртипкә китерәләр, балалар белән бакча эшендә мәш киләләр. Аларның олы балалары мөселман бакчасына, мөселман мәктәбенә йөри.
Наилә иренең беренче хатыны һәм балалары янында үткәрергә тиешле көннәрен «шулай тиеш» дип кабул итә.