news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган дип саналган 15 яшьлек кыз Мәскәүдә бала тудыру йортында табылган

Кыз таксига утырып, бала табарга үзе килгән.

news_top
Хәбәрсез югалган  дип саналган 15 яшьлек кыз Мәскәүдә бала тудыру йортында табылган

Элиста шәһәрендә балигъ булмаган 15 яшьлек кыз хәбәрсез югалган. 9 гыйнварда ул Мәскәүдәге балалар тудыру йортына үзе килгән һәм бала тапкан. Бу турыда «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгы хәбәр итте.

Әлеге вакыйга турында агентлыкка хокук саклау органнарындагы үз чыганагы хәбәр иткән.

«9 гыйнварда иртән Мәскәүдәге балалар тудыру йортына 15 яшьлек кыз килде. Ул Павловский Посад шәһәрендә яши. Кыз бала таксида үзе килде. Полиция тикшерүе вакытында аның хәбәрсез югалган буларак эзләнгән балигъ булмаган кыз булуы ачыкланды», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.

Яшүсмернең кайда булуын Россия Эчке эшләр министрлыгының Элиста шәһәре буенча идарәсенә хәбәр ителгән.

Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре бу кыз белән интим мөнәсәбәткә кергән ир-атның кем булуын ачыклый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар