Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрләр сайтының баш редакторын вәхшиләрчә үтергәннәр

33 яшьлек хатынга ире берничә тапкыр пычак кадаган дип фаразлыйлар.

news_top_970_100
Хәбәрләр сайтының баш редакторын вәхшиләрчә үтергәннәр

Рязань өлкәсенең «Рязань.Лайф» хәбәрләр порталының баш редакторын үтергәннәр. 33 яшьлек Жанна Шеплякова мәете Рязаньның Гоголь урамында урнашкан йортта 15 гыйнварда кичке якта табыла. Аны ире үтергән дип фаразлыйлар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетына сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Тикшерү версиясе буенча, ир белән хатын талашкан һәм ире хатынга берничә тапкыр пычак белән суккан. Аннары ул балаларын алып, күрше төбәккә китеп барган. 

Бераздан 38 яшьлек бу ир-атны хокук саклаучылар тоткарлаган. Балигъ булмаган балаларны әтиләреннән алып, туганнарына тапшырганнар. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

Жанна һәм аның Алексей исемле ире аерылышу процессында була. Бу гаиләдә 10 һәм 13 яшьлек ике малай үсеп килә. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр ите. 

«Аның ире белән борчулары 2020 ел көзендә башланды. Бергә эшли, аралаша идек. Ире бик көнләште, гел талашып тордылар», — ди мәрхүмәнең дусты Елена.

2019 ел көзендә Сочига командировкага баргач, аны ире номерда утырырга мәҗбүр итә. Аннары командировкадан Мәскәүгә кайткач, Жаннаны ире Рязаньнан ук каршы алырга килә. Алар машинага утырып китеп бара. Көнче ир хатынын урманга алып китеп, машинадан сөйрәп чыгара һәм үтерү белән яный. «Хыянәт иттеңме, юкмы? Мин сине шушында ук үтерәм. Син әле өйгә дә кайтмадың, беркем дә белми», — ди ире. Ул чакта Жанна ирен тынычландыра алган, алар тагын бер ел бергә яшәгән. 

«Жанна миңа бу очракны сөйләде. Мин аңа полициягә мөрәҗәгать итәргә әйттем. Ул аерылышу өчен гариза бирде. Мин аңа электрошокер алырга киңәш иттем. Чөнки ире аерылышырга теләмәде. Алар ныграк талаша башлады», — ди Елена.

Бераздан Жаннаның яңа сөйгәне барлыкка килә, ире Алексей да тынычлана һәм аерылышырга ризалаша. Былтыр ноябрьдә ул әйберләрен җыеп, фатирдан чыгып китә. Аннары Алексей баланы мәктәптән алып, үзенең туган ягына Тверьга илтә. Ләкин соңрак ул баланы анасына кайтара.

15 гыйнварда кич белән Алексей көтмәгәндә генә Жанна фатирына килә, улларын алып китәргә теләвен әйтә. Жанна каршы килә, алар талаша башлый. Жанна дус кызына һәм абыйсына смс язып, ярдәм сорый. Абыйсы — аның бердәнбер туганы, әти-әниләре күптән вафат булган. Шул чакта Алексей пычак ала һәм берничә тапкыр хатынга кадый, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100