Гыйнвар пенсияләре кайчан биреләчәк?
РФ Пенсия фонда ел азагына кадәр 2020 елның гыйнварына пенсияләрне күчереп бетерәчәк. Пенсионерларның кайберләренә гыйнвар пенсиясе быел ук килеп ирешәчәк.
РИА Новости хәбәр итүенчә, Пенсия фонды 25 декабрьдән пенсияләрне почтага күчерә башлый. Сбербанкка пенсияләр 27 декабрьдә күчереләчәк.
Сбербанк аша алганнарга пенсия 30 декабрьдән бирелә башлый. Почта аша алганнарга - 3 гыйнвардан.