news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гыйрак кунакларына Казан кулъязма Коръәнен бүләк иттеләр

news_top

12 майда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Нәзарәттә «Россия-Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» XVII халыкара икътисади форумы кунаклары: Гыйрактан танылган сәясәт эшлеклесе Адил Абдубл-Мәхди Шүббар, Гыйрак Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Габдел-Кәрим Хашим Мостафа һәм Россия Федерациясенең Гыйрак Республикасындагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Эльбрус Кутрашев белән очрашты. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итә.

Аларны ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Терентьев озата йөрде. Очрашуда шулай ук Нәзарәтнең кулъязма Коръән әзерләү буенча комиссиясе башлыгы, Мөхәммәд пәйгамбәрнең салләллаһү галәйһи вә сәлләм нәсел дәвамчысы шәех Мәъмүн ар-Рави катнашты.

Мөфти беренче чиратта кунаклар өчен Диния нәзарәте тарихи комплексы буйлап экскурсия үткәрде, Галиев мәчетен һәм «Мөхәммәдия» мәдрәсәсен күрсәтте һәм аларның күренекле татар мәгърифәтчесе һәм дин галиме Галмҗан Баруди исеме белән бәйле бай тарихы, төзекләндерү эшләре турында сөйләде.

Нәзарәт бинасында кунакларны Татарстан мөселман җәмгыяте тормышы, мөфтиятнең киң кырлы эшчәнлеге һәм татар дини мирасы белән таныштырды. Камил хәзрәт шулай ук Нәзарәтнең аерым проектларына – «Хозур ТВ» мөселман телеканалына һәм «Даруль-кутуб» түләүсез электрон китапханәсенә тукталды.

Очрашуда шулай ук Россиянең яңа тарихында беренче Казан кулъязма Коръәне тәкъдим ителде. Аның турында шәех Мәъмүн ар-Рави сөйләде.

Кунаклар Диния нәзарәтенең күпкырлы эшчәнлегенә, Татарстанда исламның үсеш тарихына һәм татар халкының бай рухи мирасына сокланды. Камил хәзрәт һәм шәех Мәъмүн ар-Рави аларга очрашу истәлеге итеп кулъязма мүсхәф нөсхәләрен бүләк итте. Алар бу бүләкне «Россия – Ислам дөньясы: КазанФорум 2026» халыкара икътисади форумы кысаларында беренчеләрдән булып алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар