Гыйнвар яңалыгы: Түбән Новгород урманнарында гөмбәләр чыккан, үлән чәчәк аткан
Түбән Новгород янындагы урманнарда гөмбәләр күренә башлаган. Бу турыда «ВКонтакте»да Түбән Новгород төркеме яза һәм фотолар да урнаштырганнар. Искәртеп үтик, бүген 13 гыйнвар.
«Болар – кышкы баллы гөмбә (опенок-фламмулина). Ул кыш буе җылыда үсә»;
«3 фотода – каен гөмбәсе»;
«Бернинди куркыныч та юк, тиздән яз»;
«Безнең өй янында да үсәләр», – дип язып калдырганнар бу фотолар янына.
Соңрак Түбән Новгородның «Без цензуры» телеграм-каналында чәчәк аткан үсемлек фотосы да чыкты.
«Быел кыш – шундый яз, гыйнварда үсемлекләр чәчәк ата башлады. Фотография Вачск районында төшерелгән», – дип язалар каналда.
«Бер дә кызык түгел. Болардан соң киләчәк катаклизмнарны күз алдына да китерергә куркам».
«Җәй урынына салкын, яңгырлы көз киләчәк», – дип язучылар бар.