Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гыйлем белән мәгариф милләтнең мәгънәви терәге булса, мал – милләтнең матди терәге ул»

news_top_970_100
«Гыйлем белән мәгариф милләтнең мәгънәви терәге булса, мал – милләтнең матди терәге ул»

Татар милли мәгарифен үстерүгә зур өлеш керткән педагог-галим, тарихчы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Һади Атласиның (1876-1938) чирек гасырга якын гомере Бөгелмә белән бәйле. Нәкъ менә шуңа күрә, Бөгелмәлеләр ел саен бу олуг затка багышлап төрле чаралар уздырып торалар, аның тормышын, күпкырлы эшчәнлеген өйрәнү, пропагандалау юнәлешендә игелекле гамәлләр кылалар. Халыкара туган тел көнендә, мәсәлән, Бөгелмәдә Һади Атласиның якты истәлегенә багышлап зур чара үткәрелде. Шул уңайдан, тарих фәннәре кандидаты, Һади Атласи исемендәге иҗтимагый фонд җитәкчесе Алсу Мөхәммәтдинова белән кыска гына интервью эшләргә дә җитештек.

Алсу Ханнановна, безне бераз Һади Атласи фонды белән таныштырып үтегез әле.

Һади Атласи фонды Бөгелмә шәһәрендә 1996 елдан бирле эшләп килә. Бу фондның төп оештыручысы Һади Атласиның улы Угыз абый Атласов була. Фонд, беренчедән, татар халкының телен, мәдәниятен үстерү, татар тарихы турындагы белемнәрне барлау, туплау һәм шул тарихи белемне балаларга тапшыру, киң җәмәгатьчелеккә таратуны максат итеп куя, икенчедән, шул өлкәләрдә иҗтиһатлык күрсәткән шәхесләребезне ачыклап, аларны хөрмәтли, шәрәфле исемнәр бирә. Без әле дә шушы максатларны тормышка ашырып эшләп киләбез.

Димәк, бүгенге көндә сезнең төп максат милли мәгарифне саклап калуга юнәлтелгән?

Әлбәттә. Ягъни татар мәктәпләренә, балалар бакчаларына һәрьяклап ярдәм итәргә тырышабыз. 2023 елда шамаил остасы, әдәбият галиме, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Нәҗип ага Нәккашның Бөгелмәдәге Татар мәдәнияте үзәгендә иҗат күргәзмәсен оештырып, 1 ай дәвамында мәктәп укучыларына, студент яшьләребезгә татар тарихын сөйләдек. Быел исә балалар өчен иҗади мәйданчыкларда төрле өлкәдә эшләүче белгечләр белән осталык дәресләре, кызыклы очрашулар уздырылды.

Күптән түгел, зурлап, Һади Атласи җыены да үткәрдегез дип беләм.

Әйе. Быелгы Һади Атласи җыенында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгы, Татарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татарстан Язучылар берлеге, «Татар китабы йорты» һәм Шәриф Камал музее йортыннан мәртәбәле вәкилләр катнашты. Көн дәвамында башлангыч һәм урта сыйныфта укучы балаларга Татар дәүләт Курчак театры артистлары Туфан Миңнуллинның «Авыл эте Акбай» әкиятен күрсәтте.

Бер мәйданчыкта Бөтендөнья татар яшьләре Форумының «Акыл фабрикасы» иҗат төркеме ясалма фәһем, ягъни ясалма интеллект мөмкинлекләрен ачтылар. Өлкән сыйныфта укучылар өчен «Татнефть» акционерлык җәмгыятеннән килгән кунакларыбыз Татарстанның нефть чыгару өлкәсендәге фәнни-техник казанышлары турында сөйләде. Шулай итеп, быелгы программабыз да үзенчәлекле булды дип әйтәсем килә.

Олылар өчен генә түгел, ә балалар өчен дә иҗат лабораторияләре булдыруыгыз хөрмәткә лаек.

Беләсезме, балаларыбызга Татар дөньясының никадәр киңкырлы, заман таләпләренә җавап бирүче, кызыклы, файдалы булуын аңлатасыбыз килде.

Һади Атласи хәйрия фонды гамәлгә куйган премия ияләренең саны бүгенге көндә ничәгә җитте?

Бүгенге көндә кадәр фонд барлыгы 36 шәхесебезгә «Мәгърифәтче» премиясен тапшырды.

Шулар арасында күренекле тарихчы-галимнәребез Равил Фәхретдинев, Миркасыйм Госманов, Индус Таһиров, Альберт Борһанов, Җәүдәт Миңнуллин кебек шәхесләребез бар. Танылган язучы Һәм җәмәгать эшлеклеләреннән Айдар Хәлим, Фәүзия апа Бәйрәмова, Туфан Миңнуллин, Разил Вәлиев, Вахит Имамов кебек зыялыларыбыз Һади Атласи фондының әлеге гыйззәт билгесенә лаек булды. Сәнгать әһелләреннән Әзһәр Шакиров, Нәҗип Нәккаш кебек шәхесләребезгә дә бу шәрәфле исем бирелде. Фонд тарафыннан барлыгы 24 шәхесебезгә «Милләтпәрвәр» исеме тапшырылды. 80 укытучыбыз «Фидакарь укытучы» исемен йөртә. Мәктәп укучыларына исә «Иҗтиһатлы бала» дигән мактаулы исемнәр бирәбез.

2024 елның Һади Атласи бүләге – «Мәгърифәтче» дигән шәрәфле исем күп еллар дәвамында «Шәхесләр» сериясе китапларын чыгарып, халкыбыз хозурына тапшырып игелекле гамәл кылганы өчен, Татар телен һәм мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча «Җыен» фондының директоры Фуат Магафур улы Рафиковка тапшырылды.

Алсу Ханнановна, фонд чараларын оештырганда төп юнәлеш итеп нинди мәсьәләләрне билгелисез?

Тарихчы-галим, мәгърифәтче, дин эшлеклесе Һади Атласиның шәхесе һәм иҗади мирасы безне халкыбызның бүгенгесе, киләчәге турында тирәнтен уйланырга мәҗбүр итә. Милләт тормышының җитди мәсьәләләре хакында хакыйкатьнең күзенә карап фикер йөртергә, конкрет эшләргә этәрә, чөнки Һади Атласи үзе бик тә принципиаль шәхес булган, һәрчак үз сүзен, үз фикерен әйтә алган һәм милләте өчен кыю эш-гамәлләр кылган.

Ул XX йөз башында ук татарның кем булуын, тарихта нинди эз калдыруын, татарның тирән тарихи тамырлары булуын беренчеләрдән булып аңлатып биргән. Шул хакта фәнни хезмәтләр, дәреслекләр язган шәхесебез. Һади Атласи, җәдитче-мөгаллим буларак, мәктәп-мәдрәсәләрдә татар тарихын өйрәтү аша балаларда милли горурлык хисен тәрбияләүгә зур әһәмият биргән. «Без татар балаларын юкка чыгарырга теләмәсәк, мөмкин кадәр әдәбиятыбызны, бөек бабаларыбызның нурлы эшләре язылган якты тарихларымызны белергә тиешлебез», – дип яза ул 1910 елда «Шура» журналында.

Балаларда туган телгә хөрмәт тәрбияләү турында «кеше өчен авызындагы теле ничаклы кадерле булса, үз милләтенең теле дә шулчаклы кадерле булырга тиеш» дип ассызыклый.

Һади Атласи укытучыларны, остаз-мөгаллимнәрне «балаларга рух бирүчеләр» дип атый. Габденнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Фатыйх Кәримиләрне әнә шундый остазлар дип атый. Шуңа күрә дә, Һади Атласи әйткән бу асыл фикерләрне эшебезгә нигез итеп алып, фонд чараларын оештырганда нәкъ менә шушы мәсьәләләрне төп юнәлешләр итеп билгелибез.

«Гыйлем белән мәгариф милләтнең мәгънәви терәге булса, мал – милләтнең матди терәге ул», – ди Һади Атласи «Гани бай кем иде?» исемле 1913 елда язылган мәкаләсендә. Ул бу хезмәтендә Оренбургтагы сәүдәгәрләр Әхмәт һәм Гани бай Хөсәеновлар турында яза. Аларны «маллары белән милләт файдасына иҗтиһад итүчеләр» дип атый. Тарихи чыганакларда сәүдәгәр Хөсәеновларның 40ка якын җәдит мәктәбен, «Хөсәения» мәдрәсәсен финанслаулары теркәлгән. Шулай ук аларның 70ләп мәчет салдырганы билгеле. Әле бит алар җәй айларында, үз хисапларына Россия төбәкләреннән татар мөгаллимнәрен җыеп, яңача укытучы итеп тә әзерләгәннәр. Менә шул рәвешчә, XX йөз башында промышленниклар, сәүдәгәрләр үз милләтенең киләчәген милли мәгариф аша кайгырткан. Һади Атласи «милләтнең яшәеше гыйлемдә, мәгарифтә, һөнәрдә, җитештерүдә» дип искәртә.

Белүебезчә, сез Һади Атласига багышлап ел саен зур җыен үткәрәсез. Фондның эшчәнлегенә, гомумән, шушы җыенны оештыруга эшмәкәрләр җәлеп ителәме?

Әйе. Аларсыз кыенгарак туры килер иде. Быелгы Атласи җыенына зур матди ярдәм күрсәткәне өчен, Һади Атласиның авылдашы, тумышы белән Чүпрәле районы Түбән Чәке авылыннан булган мөхтәрәм шәхесебез, ТАИФ җәмгыятенең генераль директоры Альберт Кашафович Шиһабетдиновка ихлас рәхмәтләремне җиткерәм. Бөгелмәгә Атласи җыенына быел Чүпрәле районы администрациясеннән мәгариф идарәсе башлыгы Халиуллов Газинур Фиалитович, мәдәният идарәсе башлыгы Сәгдиев Зөлфәт Филоридович, Түбән Чәке төп гомум белем бирү мәктәбенең директоры Айсылу Ринатовна да килде. Чүпрәле һәм Бөгелмә арасындагы дуслык күпере, хезмәттәшлек күпере тагын да ныгыр, дигән ышанычымны белдерәм.

Һади Атласи фонды башлангычларын хуплап, безнең белән даими тыгыз хезмәттәшлек иткән Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетына, шәхсән Данис Фәнис улы Шакировка, Татарстан Фән һәм министрлыгының милли мәгариф идарәсенә, шәхсән Илгиз Илдар улы Халиковка да без бик рәхмәтле!

Җыеп әйткәндә, Һади Атласи мирасы татарның бүгенге һәм киләчәк эшләренә ныклы рухи таяныч булып тора. Фәкать шул мирасны өйрәнеп, тиешенчә кулланып, бүгенге көндә милләт файдасына конкрет эш-гамәл кылуыбыз кирәк!

Күптән түгел «Балачакның яңа җырлары» бәйге-фестиваленә старт бирдегез дип беләм. Әлеге фестивальнең, шулай ук, Һади Атласи исемендәге татар мәдәниятенә ярдәм итү һәм үстерү иҗтимагый фонды белән берлектә оештырылганлыгын да искәртеп үтү кирәктер.

Әйе. 15 гыйнвардан 31 мартка кадәр «Балачакның яңа җырлары» («Новые песни детства») бәйге-фестиваленә гаризалар кабул ителде. Проект татар, рус, чуваш, мари, удмурт, мордва телләрендә балалар һәм үсмерләр өчен заманча яңа җырлар иҗат итүгә, сыйфатлы аранжировкалар булдыруга, талантлы балалар һәм профессиональ җырчылар тарафыннан балалар өчен яңа җырларны тәүге тапкыр дөньяга чыгаруга юнәлдерелгән. Әлеге проектның җитәкчесе – Җәмил Мингалиев.

Әлеге бәйгедә кемнәр катнаша ала?

Композиторлар, шагыйрьләр, аранжировщиклар, 8дән 18 яшькә кадәрге балалар (җыр башкаручы) һәм профессиональ җырчылар (18дән 35 яшькә кадәрге) катнашырга мөмкин. Җыр 8-18 яшькә кадәрге балалар өчен, теләсә кайсы жанрда, татар, рус, чуваш, мари, мордва, удмурт телләрендә язылырга мөмкин.

Димәк, җырлар тупланылып беткәч, зур фестиваль итеп үткәрәчәксез?

Әйе, Алла бирсә, Казанда үткәрербез, дигән нияттә торабыз.

Әңгәмәбез өчен зур рәхмәт. Фестиваль ачылышында очрашырга насыйп булсын!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100