
Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында гыйлем алуның 5 шарты турында яза.
Суфиян Әс-Сәүри рахимәһуллаһи болай дип әйткән:
«Гыйлем алган вакытта
- иң беренче эш – ул дәшмәү;
- икенчесе – гыйлем бирүчене игътибар белән тыңлау;
- өченчесе – гыйлемне истә калдыру;
- дүртенчесе – алган гыйлем нигезендә гамәл кылу;
- бишенчесе – ул гыйлемне башка кешеләргә өйрәтү.
Әгәр берәү шушы 5 шартны үтәсә, камил гыйлем иясенә әверелер», – дигән.