Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гвинея хәрбиләре, ил президентын бәреп төшереп, кулга алган - видео

Социаль челтәрләрдә кулга алынган президент Альфа Конде видеосы таралды.

news_top_970_100
Гвинея хәрбиләре, ил президентын бәреп төшереп, кулга алган - видео

Гвинеяда спецназ ил президентын бәреп төшергән, дип хәбәр итәGuinee News. Полковник Мамади Думбуя 2018 елда спецназ белән идарә итәргә куелган була. Спецназ ил президенты сакчыларына һөҗүм итүен һәм президент Альфе Кондены кулга алуын хәбәр итә. Моны дәлилләп, видео да чыкты. Ролик президентны кулга алган мизгелдә төшерелгән булса кирәк. Альфе Конде диванда утыра, аның янәшәсендә автоматлы, битләрен каплаган кешеләр.

Шул ук вакытта илнең Саклану министрлыгы фетнә уңышсыз булды, президент резиденциясен спецназ кулга төшерә алмады дип хәбәр итте.

Спецназ җитәкчесе Мамади Думбуя халыкка мөрәҗәгать белән чыкты. Анда илдәге социаль, сәяси, икътисади хәлнең начар булуы сәбәпле, хәрбиләрнең хакимиятне үз кулларына алулары хәбәр ителә. Мамади Думбуя ил конституциясен туктатуын, парламентны куып таратуын һәм ил чикләрен ябуын хәбәр итә. Мамади Думбуя үзен илне берләштерү һәм үсеш комитеты лидеры дип белдергән.

Гвинея - Африканың көнбатышында урнашкан дәүләт. Халкы - 13 миллион. Гвинея - дөньның иң ярлы илләренең берсе. Дөньядагы боксит запасларның (алюминий рудасы) яртысы диярлек бу ил территориясендә булуга карамастан, Гвинея бер кешегә җитештерелгән продукция күләме буенча дөньяда иң соңгы урыннарның берсне били.

1958 елда Франциядән бәйсезлек ала. Беренче президент 1984 елга кадәр идарә итә, шуннан соң бу илдә фетнәләр булып тора. Альфа Конде 2010 елда сайлана, әмма ул оппозиция белән уртак тел таба алмый. Ил президентын икътисади хәлне яхшыртмауда гаеплиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100