news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гвардиядә һәлак булучылар күп» – Согуд Гарәбстанында тәхет варисын үтермәкче булганнар

news_top

Төркиянең «Yeni Şafak» газетасы хәбәр иткәнчә, Согуд Гарәбстанында тәхеткә утырасы принц Мөхәммәт бен Салман әс-Саудка һөҗүм иткәннәр.

Бу вакыйга Джеддада булган, дип язалар. Согуд Гарәбстаны Короле Салманның варисын Согуд принцларының берсе үтерергә тырышкан, дип хәбәр итте «МК».

«Мөхәммәт бен Салман үзе исән, ул зыян күрмәгән. Патша гвардиясендә һәлак булучылар күп», – диелә хәбәрдә.

Һөҗүм итүчене сак астына алганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар